Радик Камалов өч ел рәттән армрестлинг буенча Россиянең иң яхшы тренеры булып таныла.
Чистайның «Батыр» спорт мәктәбе укытучысы дистәләгән Дөнья һәм Европа чемпионнарын тәрбияләгән. Радик Камалов белән кул көрәшенең нечкәлекләре турында сөйләштек. Ул укучыларын үзенчәлекле методика белән тәрбияли икән.
– Армрестлинг башка спорт төрләре белән чагыштырганда икенче планда калып бара кебек. Ни өчен? – Беренчедән, армрестлинг Олимпия спорт төре түгел, шуңа күрә без ничектер читтә калып барабыз. Югыйсә, кул көрәше - массакүләм спорт төре. Һәр Сабан туенда кул көрәше оештыралар, моңа өстәп районнарда да армрестлинг белән шөгыльләнүче яшьләр күп. Татарстан армспорт буенча Россиядә икенче урында. Без бары тик Төньяк Осетиядән генә калышабыз. Ике ел рәттән 14-15 яшьлек балалар арасында беренчелекне саклыйбыз. Россия чемпионатында 3 яшь категориясе буенча егет-кызлардан иң яхшы спортсменнар сайлана. Шул алты кеше арасында дүртесе Татарстаннан. Бу күрсәткечләр белән горурлана алабыз. Дөресен генә әйткәндә, армрестлингны кыйммәтле спорт төре дип атап булмый. Безгә бары тик өстәл, спортзал, ярышларга бару өчен бер төрле форма гына кирәк.
– Радик, армспорт белән ничек шөгыльләнә башладыгыз? – Балачакта “камыр батыр” идем. Скакалкада сикерү дә кыен бирелде. Аннан 6нчы сыйныфтан дус егетләр белән грек-рим көрәшенә йөри башладым. Ярты еллап шөгыльләндем, тик умрау сөяген сындырдым. Шуннан соң әти-әниләр: “Булмый инде, улым. Ташла”, - диде. Көрәштән киттем. Җәй көнне егетләр белән турникта тартылып “баскыч” уйнарга җыела идек. Башкаларның тартылганын читтән генә карап тордым, үзем берне дә ясый алмадым. Оят бит инде, шул хәлдән соң егетләр белән спортзалга йөри башладым. Әкрен генә гер күтәрергә өйрәндем. Тренер: “Сиңа гер спорты килешә. Буең да кечкенә, кулларың кыска”, - дия иде. Шөгыльләнүләрнең нәтиҗәсе сизелде. 9нчы сыйныфны тәмамлаганда үзем 50 килограмм идем, ике 32 килограммлы герне дүртешәр тапкыр күтәрә башладым. Менә шуннан көч керде, спорт белән кызыксынуым да артты. Армспортка кереп китүем кызык кына килеп чыкты. Сабан туенда ир-атлар белән кул көрәшенә чыктым, шунда өченче урынны яулап алдым. Дипломны “Батыр” спорт мәктәбеннән алырга куштылар (Радик хәзер үзе шушы спорт мәктәбендә балалар белән эшли). Килдем, ә анда армрестлинг буенча түгәрәк ачыла иде. Менә шулай очраклы гына армспортка кереп киттем. “Көненә 200 мл су гына эчә идем”
– Армрестлингта уңышларыгыз да күп, ни өчен карьерагызны туктатырга булдыгыз? – Ир-атлар арасында Европада 2 нче урында калдым, Дөнья Чемпионатында 3 нче урынны алдым, Россиядә күп тапкыр чемпион калдым. Төп максатым - спорт остасы исемен алу иде. Бу исемгә мин 10 ел бардым. Армспортка килгәч, 3 ел бер ярышта да җиңә алмадым. Ярышларда дулкынлану хисе өстен чыга иде. Бу психологик киртәне җиңү җиңел булмады. Спортка миннән соңрак килгән егетләр дә спорт остасы булып беткән иде. Күпләр: “Булмый бит инде, ташла”, - дип әйтте. Әмма сүземдә нык тордым. Дөресен генә әйткәндә, шул 10 ел эчендә җитәрлек тәҗрибә тупланды, белемемне башкаларга тапшырасы килде. 2010 елда спорт остасы, ә 2012 елда халыкара класслы спорт остасы исемен алдым. Максатыма ирешкәч, ярышларда чыгыш ясауны киметтем. Атказанган спорт остасына тырышып була инде, әмма аның өчен яңа авырлык категориясенә күчәргә кирәк. Ә кайбер спортсменнар, кызганыч, допинг куллана. Алар белән көрәшү кыен.
– Кул көрәшендә авырлык һәм яшь буенча бүленеш бармы? – Төп 4 яшь категориясе бар: өчесе яшьләр арасында һәм ир-атлар, хатын-кызлар. Яшь категорияләреннән тыш авырлык буенча бүленеш тә бар. Ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында көрәшү 16 яшьтән рөхсәт ителә. Кыскасы, спортсмен яшьләр белән дә, зурлар белән дә кул көрәштерә ала. Үзем гел 55 килограмм авырлыкта көрәштем. Башта авырлыкны 63 килограммнан кудым. Соңгы тапкыр авырлык киметүем 71 килограммнан 55 килограммга иде.
– Һәр ярыш алдыннан шулай "авырлык кугансыз", димәк? Бу организм өчен эзсез калмыйдыр? – "Авырлык куу" җиңел эш түгел. Кешенең максатына ирешү теләге, мотивациясе көчле булырга тиеш. Гади сүзләр белән авырлык куу - физик күнегүләр, мунча һәм ашамыйча тору инде ул. Соңгы тапкыр авырлык киметкәндә көненә 200 мл су гына эчә идем. Шундый режимда бер атна. Елына ким дигәндә 3 тапкыр авырлык куарга туры килде. Әлбәттә, мондый диета организм өчен эзсез калмыйдыр. Әмма шәхсән үземдә тискәре үзгәрешләр сизмәдем. Мин, гомумән, балалар арасында авырлык кууга уңай карамыйм. Хәзер минем түгәрәккә 70кә якын бала йөри. Алар арасында 7 тапкыр Дөнья чемпионы калганнары да бар. “Авырлык киметәсегез килә икән, 2-3 килограмм гына. Авырлыкны куарга туры килмәслек итеп шөгыльләнергә тырыш”, - дип әйтәм.
“Балалар белән эшләгәндә әти-әниләргә бик сирәк мөрәҗәгать итәм” – Сезнең укучыларга карата үзенчәлекле тәрбия системасы да бар дип ишеткән идем. – Дөрес. Һәр яңа килгән укучыга: “Минем командада сүгенергә, сугышырга, тартырга һәм спиртлы эчемлекләр белән мавыгырга ярамый”, – дип әйтәм. Укучыларның сүгенгәнен ишетсәм, йә башкалар аларның тәмәке тартканын күрсә, кисәтү ясыйм йә командадан куып чыгарам. Командага кергән һәркем безнең йөзебез. Дөнья чемпионымы, яңа гына шөгыльләнә башлаган кешеме - мөһим түгел. Минем өчен барысы да тигез. Күнегүләр ясаганда телефонны карарга рөхсәт итмим. Әгәр күрәм икән, кулларына унбишенче, унынчы “телефоннар” тоттырам. Бер тапкыр тренировка буе 15 килограммлы блин тотып йөрү җитә. Башка телефон турында уйламыйлар.
– Бу кагыйдәне кулланырга туры килгәне булдымы соң? Әти-әниләр белән каршылыклар килеп чыкмыймы? – Бер егетнең тәмәке тартканын белдем. “Әгәр әниеңә әйтсәң, ул синең өчен командада калдырырга сораса, каласың”, – дидем. Беренчедән, әти-әни баласының тәмәке тартканын белә, икенчедән, ул ялгыш гамәлен танып, аның турында әйтергә курыкмый икән, димәк коллективта калу теләге көчле. Әнисе белән сөйләштек: “Мин аның тәмәке тартканын белмәгән идем”, – ди. Укытучылар балаларны мәктәптән куып чыгара алмый шулай бит. Ә тренерның андый хокукы бар, чөнки балалар тренировкага үз теләге белән килә. Дөресен әйткәндә, балалар белән эшләгәндә әти-әниләргә бик сирәк мөрәҗәгать итәм. Яшүсмерләрнең гел тизрәк үсәсе, олы буласы килә. Мин аларга үзләре өчен җаваплылык тоярга мөмкинлек бирәм.
“Ике тапкыр җиңелсәң, бөтенләй ярыштан төшеп каласың” – Армспортта куллар көчле булырга тиеш. Физик күнегүләргә килгәндә күбрәк кулларга басым ясыйсызмы? – Кулларга гына түгел, бөтен тәнгә физик күнегүләр ясарга кирәк. Кайбер балалар беренче вакытта, хәтта туп та тибә белмиләр. Координация, тәнне контрольдә тоту юк, шуңа күрә зур спортка күчкәнче башта физик әзерлек өстендә эшлибез. Кайбер балаларның психологик каршылыклары була. Бер укучыма: “Балачакта уенчыгыңны күкрәгеңә кысып беркемгә дә бирмәгәнсең, ахры”, - дигән идем. Чыннан да, шулай дип әйтеп куйды. “Балачакта булган хәлләр балачакта кала, үз эчеңә бикләнмә, сиңа ачылырга кирәк”, - дидем. Менә шуннан соң, ул да үзгәрде, күнегүләрнең нәтиҗәсе дә сизелә башлады. Тренер эше физик күнегүләр ясату гына түгел. Кешенең психологиясен дә яхшы аңларга кирәк.
– Сез кызларны да, егетләрне дә ярышларга әзерлисез. Кемнәр җаваплырак? – Безнең тормыш – матриархатка таба бара. Кызлар максат куйсалар, бар көчләрен куялар. Ә егетләр яшүсмер чакта яхшы гына шөгыльләнәләр, аннан 18 яшьләре тулып машиналары барлыкка килгәч төрле эшләре килеп чыга, дуслары арта башлый. Еш кына вакытларын әрәм итәләр. Егетләр оешмаганрак, аларга мотивация бирү дә кыенрак. Бу шәхсән минем күзәтүләрем генә. Бәлки, егетләргә карата таләпләрем дә күбрәктер. Командада туган көнгә торт алып килү гадәте бар. Бәйрәм хуҗасын һәркем котларга тиеш. Беренче вакытта балаларга кыенрак, әмма 5-6 туган көннән соң ул инде шомарып бетә. Ә кызларга: “Тортны үзегез пешереп килсәгез, тагын да күңелле була”, – дип әйтәм. Тормыш армрестлинг белән генә чикләнми бит. Балалар бер-берсе белән аралаша белсен дип тырышам.
– Кул көрәшендә нечкәлекләр күпме? – Өч төп техника бар, әмма аларның башкарылуы бик төрле. Белмәгән кеше: “Нинди спорт соң ул? Кул белән тоттың да бетте”, – дип уйлыйдыр. Әмма кул көрәшендә бөтен тән эшли. Армспортта бер аякта басып торырга ярый, әгәр ике аяк та күтәрелсә, кисәтү ясала. Һәр спорт төрендә дә травма алу куркынычы бар. Спортсменнар кул көрәштергәндә сәламәтлеккә зыян китерә торган рәвешкә керә икән, хөкемдарлар ярышны туктата. Без балаларга мондый нечкәлекләрне алдан ук аңлатабыз. Гомумән, көрәш белән бәйле спорт төрләрендә психологик каршылыклар күп. Эмоцияләрне кулга ала белергә кирәк. Кул көрәше бик тиз бара. Мәсәлән, көрәштә бер баллны оттырсаң да җиңәргә була әле. Көрәш 4 минут дәвам итә. Ә армспортта стартны йоклап калсаң да, җиңү бик кыен булачак. Кул көрәше берничә секунд кына бара. Ике тапкыр җиңелсәң, бөтенләй ярыштан төшеп каласың дигән сүз. Армрестлинг белән шөгыльләнүчеләр карарны бик тиз кабул итә белергә тиеш. Бу сыйфатлар гади тормышта да кирәкле. Берьюлы Камада бер әфәндене очраттык. Үзе ясаган кечкенә генә агач көймәдә Вяткадан төшеп, Кама аша үтеп Казанга барырга чыккан. Аның белән озак кына сөйләшеп тордык. 60 яшьлек әфәнде, ничек курыкмаган икән? Көймәсе дә ышанычлы түгел. Аннан: “Сез миңа нинди киңәш бирер идегез?” – дип сорадым. “Эшләмичә гомер буе үкенеп йөргәнче эшләп карап үкенү хәерле. Мин менә эшләп карадым һәм үкенмим”, – диде. Үземнең укучыларыма да гел шушы сүзләрне кабатлыйм.
“Дөньякүләм ярышларда катнаша алмау бик кызганыч” – Сез допинг турында да әйтеп үткән идегез. Армспортта мондый очраклар күпме? – Тикшерү бар, әмма сайлап алып кына. Мәсәлән, 3 пар көрәшчеләрне җыялар, 6 кеше арасыннан жирәбә аша бер кешегә генә тыелган матдәләргә тикшерү үтү эләгергә мөмкин. Допинг кулланып та, тикшерүгә эләкмәскә мөмкин. Бу лотерея инде. Тыелган матдәләргә һәр спортсменны тикшерү федерациягә бик кыйммәткә чыга. Әгәр катнашучыны тыелган матдәләр куллануында шикләнәләр икән, тест ясарга мөмкиннәр.
– Россия санкцияләр астында яши. Билгеле, бу спортка да кагыла. Армспортта вәзгыять ничек? – Соңгы тапкыр дөнья чемпионатында 2021 елда катнаштык. Бу елны дөнья чемпионатында катнашу мөмкинлеге, бәлки, булыр диләр. Без өметләнеп яшибез. Дөньякүләм ярышларда катнаша алмау бик кызганыч. Укучыларның яше бара, чемпионатка юллар ачылганда ул инде башка авырлык категориясенә күчәргә мөмкин. Бәлки, бу кешенең гомерендә бер генә тапкыр булган мөмкинлегедер. Спортсменнар өчен мондый ярышлар бик кирәк. Укучыларны: “Россиядә беренче калсаң, Европа чемпионатына барачаксың”, – дип әйтеп канатландырып җибәрә идек. Ә ярышларга кертмәгәч, нишләргә? Аеруча көчле спортсменнарга үсеш алыр өчен көчле көндәшләр, зуррак күләмдәге ярышлар кирәк. Көтәргә, сабыр итәргә генә кала. Бу без генә хәл итә торган мәсьәлә түгел.
Радик Камалов (уртада) шәкертләре белән
Комментарийлар
2
0
Менә шушындый тренерлар күбрәк булсыннар иде
0
0