Радик Сәлахов: «Сабантуйлар башлана. Ике дөнья чемпионатында көрәшәсе бар әле»
Тамашачылар арасында: “Быел да Радик ота инде”, – дип әйтүчеләр күп булды. Кемдер көенәдер, ә мин сөенәм.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВРєРСвЂВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВРЎР‚

Тамашачылар арасында: “Быел да Радик ота инде”, – дип әйтүчеләр күп булды. Кемдер көенәдер, ә мин сөенәм.
Изге Болгар җыенында көрәш мәйданын күзәтү дә кызык. Бу ярыш көрәшчеләр өчен тест-драйв кебек. Кемнең никадәр яхшы формада булуы ачык күренә. Алда Сабантуйлар сезоны көтә бит. Халыкара статуска ия булган әлеге ярышлар 6 үлчәү авырлыгында узды. Бәйгедә унлап илдән көрәшчеләр катнашты. Бу ярышта республика данын Алексей Абрамов (60 кг), Ильяс Юсупов (65 кг), Илназ Димиев (70 кг), Рамил Синәкәев (80 кг), Раил Сәлахетдинов (100 кг), Радик Сәлахов (130 кгдан артык) яклады. Финалны без дә күзәттек. Алексей Абрамов, Раил Сәлахетдинов, Радик Сәлахов көндәшләрен чистага атты. Ә менә Илназ Димиев өчен бераз борчылырга туры килде. Башта уңыш аның яклы булмады. Шулай да Илназ тиз арада үзен кулга алды, шулай исәп тигезләнде. Аннан оттырмады инде. Һәр спорт төрендә кебек көрәштә дә тырышлык һәм сәләт кенә түгел, киеренке мизгелләрдә үзеңне кулга ала белү, югалып калмау кебек сыйфатлар да кирәк. Аеруча спортчыларның физик яктан мөмкинлекләре тигез булганда.
Радик Сәлаховның финал ярышында көндәше Әзербәйҗан чемпионы Турал Азимов иде. Узган елгы көндәшләр быел да келәмдә очрашты. Аларның да бил алышуы башта киеренке булды. Барысын да бер мизгел хәл итте.
– Бу егет белән күптән көрәшәбез, бер-беребезне яхшы беләбез, шуңа күрә сабыр итеп, мөмкинлектән файдаланып калырга кирәк иде. Аллаһка шөкер, быел да җиңеп булды. Ел дәвамында әзерләнәбез, спортзалдан чыккан юк. Сабантуйлар башлана. Ике дөнья чемпионатында көрәшәсе бар әле, – диде Радик.
Янәдән Турал Азимовның уч төбеннән машина ычкынды. Дөресен әйткәндә, без дә һәр елны Радик Сәлаховның баш батыр булуына күнектек шикелле. Тамашачылар арасында: “Быел да Радик ота инде”, – дип әйтүчеләр күп булды. Кемдер көенәдер, ә мин сөенәм. Гел беренче булу да җиңел түгел. Бу ярышларда үзен күрсәткән һәр көрәшчегә уңышлар. Дөрес, Татарстан көрәшчеләренең кайберләре Кырымда җыенда да булмаса, тагын да кызыграк көрәш карар идек.
Хәбәр иткәнебезчә, Изге Болгар җыенында Татарстан Рәисе Миңнеханов та катнашты. Радикка автомобиль ачкычын Миңнеханов тапшырды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Кыскача яңалыклар
Айдар Сәлимгәрәев «Замочи мошенника» акциясе турында
-
#Кыскача яңалыклар
Юрист Ленар Сираҗетдинов «Замочим мошенника» акциясе турында
-
#Спорт
Муса Галләмов: «Мин унбиш яшькә кадәр атта чаптым...»
-
#Шоу-бизнес
«Үләм дигәндә, табиблар кулына килеп егылдым...»: Марат Шәйбәков үлемнән калган
-
#Шоу-бизнес
Айдар Галимов : «Әнинең хәле авырайгач, Мәскәүдән хәбәр килде»
Комментарийлар