16+

Россия Евро-2020 матчларын кабул итә?

Россия футбол буенча 2018 елгы дөнья беренчелеген генә түгел, 2020 елгы Европа чемпионаты матчларын да кабул итмәгәе әле. Шушы көннәрдә генә УЕФА президенты Мишель Платининың 2020 елда Европа беренчелегенең 60 нчы юбилей уеннарын гадәти булмаган форматта уздыру тәкъдимен кертүе мәгълүм булды. Аннан аңлашылганча, юбилей чемпионатын кыйтганың төрле илләрендәге 13 шәһәр...

Россия футбол буенча 2018 елгы дөнья беренчелеген генә түгел, 2020 елгы Европа чемпионаты матчларын да кабул итмәгәе әле. Шушы көннәрдә генә УЕФА президенты Мишель Платининың 2020 елда Европа беренчелегенең 60 нчы юбилей уеннарын гадәти булмаган форматта уздыру тәкъдимен кертүе мәгълүм булды. Аннан аңлашылганча, юбилей чемпионатын кыйтганың төрле илләрендәге 13 шәһәр кабул итәргә мөмкин. Кандидат шәһәрләр исемлегендә Мәскәү, Берлин, Мадрид, Лиссабон, Рим, Лондон, Амстердам, Загреб, Афина, Базель, Париж, Брюссель бар. Ә финал матчы Истанбулда узарга мөмкин. Дөрес, әгәр Төркия 2020 елгы Олимпиаданы кабул итү хокукын яулый алмаса.
Шулай да әле бу ахыргы карар түгел. Платининың әлеге проекты УЕФАның 7 декабрьдә узачак башкарма комитеты утырышында каралырга тиеш. Евро-2020нең форматы турындагы ахыргы карар киләсе елның гыйнварында кабул ителәчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading