16+

Россия хоккеен ничек дәваларга?

«Җиңүне тудыручылар күп була, җиңелү генә үксез», - диләрме әле?! Россия хоккейчылары Сочи Олимпиадасында өметләрне акламагач, бары ялкаулар гына аларны тәнкыйтьләмәгәндер.

Россия хоккеен ничек дәваларга?

«Җиңүне тудыручылар күп була, җиңелү генә үксез», - диләрме әле?! Россия хоккейчылары Сочи Олимпиадасында өметләрне акламагач, бары ялкаулар гына аларны тәнкыйтьләмәгәндер.

Кемнәрдер җиңелүдә төп гаепне баш тренер Зиннәтулла Билалетдиновка ташлады, аны мөмкинлекләре була торып та көрәшә алырлык команда туплый алмауда тәнкыйтьләде. Икенчеләре хоккейчыларны уйныйсы килмәүдә гаепләде. Моннан берничә ел элек, ил командасын Олимпиадага әзерләү өчен Билалетдиновтан да кулайрак кандидат юк, дип тәкрарлаган кайбер күренекле хоккей экспертлары хәзер, без бит шулай тәмамлаячагын баштан ук кисәткән идек, дип сөрән сала. Хоккейчы Илья Ковальчук әйткәндәй, хәзер мәхәббәттән нәфрәткә, бер адым түгел, чирек адым да җитә. Зиннәтулла Билалетдинов белән килешүнең вакыты болай да 1 мартка кадәр генә иде. Шулай да барысы да уңышлы барганда, аны май аенда Беларусьта узачак дөнья чемпионатына кадәр озайту мөмкинлеге бар иде. Сочидагы хурлыклы җиңелүдән соң, билгеле инде, бу турыда сүз дә була алмады. Хәзер төп командага кабаттан баш тренер эзлиләр.
Ә бит ничек башланган иде!
Россия җыелма командасын 15 елдан соң дөнья чемпионы иткән, бер елдан шушы уңышны яңадан кабатлаган тренерлар Быков-Захаркин тандемына ничек кенә дан җырлаганнар иде үз вакытында. Моннан тыш, алар җиткчелегендә, команда бронза белән көмешле дә булды. 2010 елгы Ванкувер Олимпиадасында безнекеләр чирекфиналдан уза алмагач та тандемга ышаныч сакланган иде ул вакытта. Тагын бер елдан дөнья чемпионатында призерлар арасына эләкмәгәч, Хоккей федерациясе Быков-Захаркинны вазифаларыннан азат итте. Ул чакта тренерларның тиешле нәтиҗә ясамавының сәбәбен җыелма команда белән җитәкчелекне клубтагы эшчәнлек белән параллель алып баруда күрделәр. Шуңа да алмашка килүче яңа тренер алдына, ул КХЛ клубын җитәкләргә тиеш түгел, бары ил командасы белән генә шөгыльләнергә тиеш, дигән шарт куелды. Олимпиада белән бәйле зур бурычларны күздә тотканда, бу мантыйкка сыешлы иде кебек. Шуңа да 2011 елның җәендә Зиннәтулла Билалетдинов үзе 7 ел җитәкләгән, өч тапкыр чемпион иткән «Ак Барс»ны калдырырга мәҗбүр булды. Бу мәсьәлә хөкүмәт югарылыгында хәл ителгән иде. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов та бит: «Бу - федераль дәрәҗәдә хәл ителә торган мәсьәлә. Ил таләп итә икән, без аны җибәрергә тиеш булабыз. Федераль хөкүмәт безгә барлык мәсьәләләрдә ярдәм итә бит», - дигән иде. Билалетдинов җитәкчелегендә, Россия хоккейчылары 2012 елда дөнья чемпионнары булды, 2012/ 2013 сезонда Еврохоккей турда җиңү яулады. Ә узган елгы дөнья беренчелегендә безнең команда чирекфиналдан уза алмады. Соңгы дүрт еллыкның иң мөһим старты булган Олимпиадада да шушы ук киртәгә очрадык.
Бәхетсезлек очрагы булмаса, бәхет тә булмас иде, диләр. Бу хакыйкатьне бүген «Ак Барс»ның һәр җанатары кабатлый булыр. Ил командасыннан китүгә, Билалетдинов кабат Казан клубына кайтты. Бу юлы югарырак дәрәҗәдә - вице-президент һәм генераль менеджер вазифасында.
Хоккей гади спорт кына түгел бит әле
Сочи Олимпиадасында Россия спортчыларының триумфында чит илләрдән җәлеп ителгән тренерларның да өлеше зур булды. Бигрәк тә безнең өчен традицион булмаган спорт төрләрендә. Чана спорты, бобслей, тимераякта узышу, шорт-трек, фристайл, тау чаңгысы буенча Россия җыелма командаларын чит ил тренерлары җитәкли. «Хоккейда да чемпион калу өчен, бәлки җыелма командага чит ил белгечләрен җәлеп итеп караргадыр?» - дигән сорау туа кайчак. Ләкин хоккейның Россия өчен гади спорт төре генә булмыйча, сәясәт югарылында торуын барыбыз да аңлый. Милли спорт төре саналган хоккейга читтән белгечләр җәлеп итү үз хоккей традицияләребезгә хыянәт итү булыр иде. Моны ил җитәкчеләре дә, спорт функционерлары да яхшы аңлый. Шуңа күрә, бу юлы да күз уңында булган уңышлы үз тренерларыбыз арасыннан чираттагы кандидатны сайларга туры киләчәк. Хәзергә иң оптималь кандидат дип Мәскәү «Динамо»сының баш остазы Олег Знарок карала. Знарокны раслаган очракта, аңа яңа вазифасын клубтагысы белән параллель алып барырга мөмкинлек бирерләрме - монысы әлегә ачык кала.
Интеллигентны бунтарь алмаштыра
Олег Знарок кандидатурасына игътибар артуга аның үзе җитәкләгән «Динамо»дагы уңышлары сәбәпче. Ул, Зиннәтулла Билалетдиновтан соң, КХЛда бер үк команда белән ике тапкыр Гагарин Кубогы яулый алган икенче тренер булды. Әмма холкы белән зыялы һәм тыныч Билалетдиновның бөтенләй капма-каршысы. Уенчы вакытында ук аның, шул башбирмәс кызу холкы аркасында, ике елга дисквалификациягә эләгүе билгеле. Тренерлар арасында да бик эмоциональ булуы белән аерылып тора ул. Заманында Рига «Динамо»сы, Германиянең берничә командасы данын яклаган Знарокның НХЛга китү мөмкинлеге дә булган икән, тик тел белмәү бәласе аның океан арты карьерасына нокта куя. Язуларынча, Знарокның шәхси музеенда «Бостон» белән имзаланмый калган контракты саклана. Инглиз телен аңлап бетермәве сәбәпле, уенчы анда язылган айлык хезмәт хакын еллык дип аңлап, килешүне үз вакытында имзаламаган булган икән. СССР таркалгач, Латвия җыелма командасы өчен чыгыш ясаган Знарок, соңрак, шул илнең гражданлыгын ала. Ләкин Чиләбе хоккей мәктәбендә тәрбияләнгән үзебезнең егетне гражданлыгын үзгәрткән дип кенә чит ил белгече итеп санамабыз бит инде!
Тренерны үзгәртүдән нәтиҗә үзгәрсә...
Россия хоккейчыларының соңгы ике Олимпиадада медальләрсез калуы проблеманы тренерлар алмаштырып кына хәл итеп булмавын, сәбәпнең тирәндә ятуын ачты. Безнең мәңгелек көндәшләребез Канаданы гына алыйк. Аларның төрле дәрәҗәдәге халыкара турнирларда ил данын яклый алырлык берничә состав тупларлык мөмкинлекләре бар. Дөнья чемпионатларында илне бер состав, Олимпиадаларда исә бөтенләй икенче состав тәкъдим итә. Ике Олимпиада рәттән чемпион калулары бу тактиканың дөрес булуын раслый. Ә бездә тартып-сузып җыела торган шул бер үк состав. Сочидан соң, ниһаять, Россия хоккеендагы системалы кризис хакында ачыктан-ачык сүз кузгата башладылар. Боз бәлки кузгала башлагандыр, дип өметләник.
Россия хоккей федерациясе башкарма комитеты әгъзасы Юрий Карандин: «Без һәрвакыт гаеплене кемнәрдер арасыннан эзләргә өйрәнгән. Ә бит ныклабрак уйлап карасак, Олимпиадада җиңелүгә китергән процесслар инде күптәннән бара. Бүген бездә югары квалификацияле профессиональ тренерлар юк дәрәҗәсендә. Күп урыннарны чит ил белгечләре били. Яшь хоккейчыларыбызның урынын да читтән чакырылган легионерлар ала бара. Ә безнең ел саен 300ләп яшь егетебез чит ил командаларына китә. Барысына да безнең система гаепле - КХЛ да, федерация дә, бизнесменнар җитәкчелегендәге хоккей элитасы да. Беренче эш итеп, үзебезнең югары тренерлар мәктәбен торгызырга кирәк. Анда белгечләребез, бүгенге кебек 150 сәгать шөгыльләнү белән генә чикләнмичә, ике еллык курс узып, диплом яклап чыгарга тиеш!»
Ике тапкыр Олимпия чемпионы, легендар хоккейчы Владимир Петров: «Ел саен безнең уку йортларын балалар-үсмерләр хокеенда эшләргә тиешле 800 белгеч тәмамлый. Шуларның яртысы чит илләргә, нигездә, Казахстан һәм Беларуська эшкә китә, чөнки Россиядә аларга дигән урын чит ил тренерлары белән тутырылган. Безнең хоккейда, балалар спорт мәктәпләреннән алып, профессиональ командалар дәрәҗәсенә кадәр, белемле, лицензиясе булган Россия тренерлары эшләргә тиеш. Әгәр дә клуб баш остаз итеп чит ил белгечен чакыра икән, аның ассистенты, һичшиксез, Россия белгечләре булырга тиеш. Моннан тыш, илдә балалар хоккеен үстерү буенча реаль программа кирәк. Бары зур хезмәт һәм көч куеп кына, спортта югары үрләрне яулап була».

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading