16+

Россиядә ул иң яхшысы

Спорт журналистларының халыкара ассоциациясе 2013 ел йомгаклары буенча дөньяның иң яхшы спортчыларын, спорт командасын һәм вакыйгасын игълан итте. Аннан күренгәнчә, узган елда дөньяның иң яхшы командасы исеменә «Бавария» (Германия) футбол командасы лаек булган, ә август аенда җиңел атлетика буенча Мәскәүдә узган дөнья чемпионаты 2013 елның иң яхшы спорт вакыйгасы дип...

Спорт журналистларының халыкара ассоциациясе 2013 ел йомгаклары буенча дөньяның иң яхшы спортчыларын, спорт командасын һәм вакыйгасын игълан итте. Аннан күренгәнчә, узган елда дөньяның иң яхшы командасы исеменә «Бавария» (Германия) футбол командасы лаек булган, ә август аенда җиңел атлетика буенча Мәскәүдә узган дөнья чемпионаты 2013 елның иң яхшы спорт вакыйгасы дип табылган. Хатын-кыз спортчылар арасында ел спортчысы исеменә дөнья теннисы йолдызларының берсе Серена Уильямс, ә ир-атлар арасында җиңел атлетика буенча алты тапкыр Олимпия чемпионы Усейн Болт лаек булган.
Хатын-кызлар арасында дөньяның иң яхшы спортчысы исеменә ике тапкыр Олимпия чемпионы Елена Исинбаева да дәгъва иткән иде. Нәтиҗәдә, ул, Уильямстан калышып, икенче урын белән чикләнгән. Әмма Еленаны бу һич кенә дә борчымагандыр дип уйлыйк. Россиянең спорт журналистлары федерациясе аны хатын-кызлар арасында 2013 ел нәтиҗәләре буенча илнең иң яхшы спортчысы дип тапты.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading