16+

Россиянең спорт башкаласы Казан халыкларны “йөгертеп” берләштерә

Казанда 15-21 июньнәрдә “Динамо спорт уеннары” уза. Ул Россиянең “Динамо” физкультура-спорт җәмгыятенең 100 еллыгына багышланды.

Россиянең спорт башкаласы Казан халыкларны “йөгертеп” берләштерә

Казанда 15-21 июньнәрдә “Динамо спорт уеннары” уза. Ул Россиянең “Динамо” физкультура-спорт җәмгыятенең 100 еллыгына багышланды.

Уеннарны ачу тантанасы Россия һәм Татарстан гимннары белән башланды. Гимннарны Казан танк училищесы, Казан Суворов училищесы, Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы һәм Росгвардиянең оркестрлары бергә башкарды. Россиянең спорт министры Олег Матыцин видеоэлемтә аша мөрәҗәгать итте. “Татарстан башкаласының яхшы спорт биналары теләсә-кайсы дәрәҗәдәге бәйгеләрне кабул итәргә әзер. Динамо уеннары грандиоз чара ул”,-диде Олег Матыцин.

 — Россиянең спорт башкаласы Казан тарихта тәүге “Динамо спорт уеннары” кабул итә. Татарстан 2 мең спортчыны берләштерде, бу-юбилей елында рекорд. Белорусь, Үзбәкстан, Таҗикстан, Казахстан динамочы-туганнарыбыз, сезгә рәхмәт шушы уеннарга килгәнегез өчен! Татарстанда спортка Татарстан Рәисе югарылыгында игътибар бирелә. Татарстан “Динамо”сы рәисе Әсгать Сәфаров та спортны үстерү өчен нык тырыша. Динамо уеннарында бәйге чиста булсын, — диде Казанга килгән Россиянең “Динамо” физкультура-спорт җәмгыяте рәисе Анатолий Гулевский.

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның сәламен Татарстан Рәисе Аппараты җитәкчесе, Татарстанның “Динамо” җәмгыяте рәисе Әсгать Сәфаров ирештерде. Ул татарча һәм русча чыгыш ясады.

 — Россиянең 70 тән артык төбәге һәм Белорусь, Үзбәкстан, Таҗикстан, Казахстан вәкилләрен Казанда күрүебезгә шатбыз. Татарстанда машина төзелеше, нефть-химия сәнәгате көчле. Казан меңьеллык тарихка ия. Казан үзендә Универсиада, халыкара чемпионатлар кабул итте. Татарстан “Динамо”сы 26 коллективны һәм 30 мең спортчыны берләштерә. Татарстаннан 21 Олимпия чемпионы, 200дән артык спорт остасы һәм тренер чыкты. Динамочылар, алга! Уеннар матур булсын, — дип, спортчыларны җилкендерде Әсгать Сәфаров.

Эльмира Кәлимуллина белән Михаил Урецкий “Динамо”ның 100 еллыгына багышлап иҗат ителгән җыр башкарды.

Уеннарда 2 меңнән артык спортчы катнаша, алар спортның 11 төрендә көч сынаша. Бәйгеләрне Тынычлык бистәсендәге “Динамо” спорт үзәгендә, Аккош күлендәге “Динамо” чаңгы базасында, “Ак Барс” көрәш сараенда, “Динамо” спортның пляж төрләре үзәгендә, “Акчарлак” бассейнында , “Санкт-Петербург” волейбол үзәгендә карарга мөмкин.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading