16+

Рөстәм Миңнеханов: “БРИКС Уеннары дуслык, бердәмлек һәм тынычлык атмосферасында узар дип ышанам”

“Казан-Экспо” халыкара күргәзмәләр үзәгендә БРИКС Уеннары ачылды.

“Казан-Экспо” халыкара күргәзмәләр үзәгендә БРИКС Уеннары ачылды.

Ачылыш тантанасында Россия Президенты ярдәмчесе Алексей Дюмин, Россия Президенты киңәшчесе Игорь Левитин, Россия спорт министры Михаил Дегтярев, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Казан мэры Илсур Метшин катнаша.
Рөстәм Миңнеханов, залдагыларга мөрәҗәгать итеп, дөньяның барлык почмакларыннан күп санлы спортчыларның килүе - спортның сәясәттән тыш булуы турында ышандырырлык дәлил булып тора, дип белдерде.  
- Кадерле дуслар! Сезне Россиядә, Татарстан Республикасы башкаласы Казан шәһәрендә БРИКС спорт уеннарын ачу тантанасында сәламләргә шатмын. Мөмкинлектән файдаланып, илебезнең төп дәүләт бәйрәме - Россия көне белән котлыйм. Республикада масштаблы спорт ярышларын кабул итүгә ышаныч күрсәткәне өчен Россия Президенты Владимир Путинга рәхмәт белдерәм. Дөньяның барлык почмакларыннан күп санлы спортчыларның килүе - спортның чикләре булмау, аның сәясәттән тыш булуы турында ачык һәм ышандырырлык дәлил булып тора. БРИСК Уеннары илләребез һәм халыклар арасында хезмәттәшлекне ныгыта. Уеннар дуслык, бердәмлек һәм тынычлык атмосферасында узар дип ышанам. Спортчыларга матур һәм гадел көрәш, югары нәтиҗәләргә ирешүләрен, ә җанатарларга күтәренке кәеф теләп калам, - диде республика җитәкчесе.

Исегезгә төшерәбез: 12-23 июнь көннәрендә Казанда БРИКС уеннары уза.
БРИКС уеннары – БРИКС икътисади төркемендә катнашучы илләр арасында ел саен берничә спорт төре буенча уздырыла торган ярышлар. БРИКС уеннарын, кагыйдә буларак, төркемдә ел дәвамында рәислек итүче ил оештыра. Россиянең БРИКС берләшмәсендәге рәислеге кысаларында, быел Уеннар безнең Казаныбызда үткәрелә. Татарстан башкаласының халыкара зур ярышларны уздыру тәҗрибәсе исә гаять зур. Турнирның төп максаты – тигезлек, дискриминациягә юл куймау һәм спортчыларга ярышларда катнашуга тигез хокук бирү принциплары нигезендә илләр арасындагы дустанә спорт мөнәсәбәтләрен ныгыту.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading