16+

"Рубин": “Без андый команда түгел”

“Рубин” Россия чемпионаты аутсайдерларының берсе булган “Химки” командасына оттырды: 8 ноябрьдә чит мәйданда узган матч хуҗалар файдасына төгәлләнде – 2:0.

"Рубин": “Без андый команда түгел”

“Рубин” Россия чемпионаты аутсайдерларының берсе булган “Химки” командасына оттырды: 8 ноябрьдә чит мәйданда узган матч хуҗалар файдасына төгәлләнде – 2:0.

Ни гаҗәп: “Рубин” бу сезонда көчле командаларга каршы ышанычлы уен күрсәтсә дә, турнир баскычында түбән урнашкан клублар белән очко югалта. “Химки” белән уенга кадәр, мәсәлән, ФНЛда чыгыш ясаучы “СКА-Хабаровск” командасына оттырып (0:1), Россия кубогы ярышларыннан төшеп калдык. Мактанырлык әйбер түгел. Чөнки Россия кубогының 1/8 финал раундына премьер-лигадан ике команда гына чыга алмады. Аның берсе “Ротор” булса, икенчесе – без.
Хабаровскига очыш үзенекен итте бугай – “Химки”га каршы “Рубин” үз уенын күрсәтә алмады.

Моның шулай буласын алдан ук чамалаган идем. Ерак арага очыш футболчыларның әзерлегенә йогынты ясады, – диде азактан баш тренер Леонид Слуцкий. – Футболчыларның аерым осталыклары уңышка китерер дип өметләндек. Кызганыч, голга китергән тупас ялгышлар җибәрдек. Әлегә без 0:2 исәбенә җиңелә барып уңышка ирешер дәрәҗәдәге команда түгел.

Баш тренер сүзләренчә, җиңелүнең сәбәбе көндәшне бәяләмәү белән бәйле түгел.
– Безнең өчен һәр команда җитди көндәш. Яхшы әзерлектә булганда – җиңәбез. Әмма отышлы булмаган матчларда да җиңә белергә кирәк. Бу зур командалар өчен иң мөһиме. Без әлегә алай эшли белмибез, – диде Слуцкий.

Шулай итеп, “Рубин” турнир таблицасында югары күтәрелү мөмкинлеген кулдан ычкындырды. Әлегә 14 уенда 21 очко туплаган Казан командасы 9нчы баскычта урнашты. Чагыштыру өчен бер факт: “Химки”ны җиңү “Рубин”ны 5нче баскычка күтәрер иде.

Белешмә
Чемпионатта тәнәфес. Россия футболчылары 12, 15 һәм 18 ноябрьдә Молдавия, Төркия, Сербия җыелмалары белән уйный. “Рубин”ның кайбер футболчылары ил җыелмаларына чакыру алды: Карл Старфельт – Швеция, Филип Уремович – Хорватия, Джордже Деспотович – Сербия, Хван Ин Бом – Көньяк Корея, Хвича Кварацхелия белән Зурико Давиташвили (“Ротор”да арендада) – Грузия, Солтмурад Бакаев, Денис Макаров һәм Данил Степанов Россия яшьләр җыелмасы өчен уйнаячак.

Фото: https://www.rubin-kazan.ru/

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading