16+

«Рубин» төсен алыштыра

Казанның «Рубин» футбол клубы яңа эмблемалы булды. Клуб 1994 елда кабул ителгән эмблемадан баш тартып, бер җанатары ясап бүләк иткәнен алды. Хәзер аның формасы алты почмаклы якут ташына охшаш.

«Рубин» төсен алыштыра

Казанның «Рубин» футбол клубы яңа эмблемалы булды. Клуб 1994 елда кабул ителгән эмблемадан баш тартып, бер җанатары ясап бүләк иткәнен алды. Хәзер аның формасы алты почмаклы якут ташына охшаш.

Яңа эмблема искесен хәтерләтсә дә, үзенчәлекләре шактый. Беренчедән, формасы бөтенләй башка төрле. Икенчедән, хәзер «Рубин», «Казан» сүзләре латин хәрефләре белән язылган. Эмблема кырыйларын Татарстан байрагы төсләре бизәп тора. Казан шәһәре тамгасы булган зилант аз гына үзгәреш кичереп, гадәттәгечә, уртада калган.
Җанатарлар һәм белгечләр арасында яңа туграны өнәп бетермәүчеләр дә, хуплаучылар да бар. Берәүләр заманча дизайнлы инглиз хәрефләре белән язуны ошатса, икенчеләрне артык гадилек һәм Лондонның «Арсенал» клубы эмблемасы белән форма охшашлыгы чыгырларыннан чыгара.
Яңа эмблема ясауның төп сәбәбе узган елгы уңышсыз чемпионат булгандыр, мөгаен. Соңгы интервьюларның берсендә, Россия кубогын отуга карамастан, баш тренер Корбан Бердыевның сезонны уңышсыз дип бәяләве дә моны раслый кебек. Әгәр команда уңышсызрак чыгыш ясаса, гадәттә, аның йә исемен, йә эмблемасын үзгәртәләр. Башкалабызның «Итиль» хоккей командасы исемен «Ак Барс»ка үзгәрткәч, ничек уйный башлавын шәрехләп торырга кирәкмидер. «Рубин»ыбызның да якут ташы кебек нык булып, Европа кубокларында да ялтырап торуын күрәсе килә.
Яңа эмблема белән «Рубин» 14 июль көнне Самарада Санкт-Петербург «Зенит»ына каршы чыгачак. Бу матчта «Рубин» үз тарихында икенче мәртәбә Россия Суперкубогын яуларга мөмкин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading