16+

Сан арта, сыйфат та артырмы?

«Газпром» акчалары Норвегия хоккеен үстерүгә алыначак. Скандинавия чемпионатында түгел, ә Континенталь хоккей лигасы составында. Әлеге төньяк иле командасының КХЛ составына керергә җыенуы турында соңгы елларда сүзләр шактый йөрде. Киләсе сезонда моның чынбарлыкка әйләнәчәге шик уятмый. «Газпром» юкка гына хыяллар тормышка аша, дигән шигарь белән эш йөртмидер. КХЛ президенты Александр Медведевның...

Үзәк басмалар хәбәрләренә караганда, яңа клубны Норвегия чемпионатының әйдәп баручы уенчыларыннан тупларга җыеналар. Аның бюджеты 15-10 млн доллардан да ким булмаска тиеш дигән шарт куела, яртыдан артык өлеше буенча җаваплылыкны Россия компаниясе алачак. Бу хакта ахыргы карар ноябрь башларында кабул ителергә тиеш.
Норвегия клублары үзләре бу яңалыкка төрле карашта. «Идея кызыклы булса да, Норвегиядә КХЛ дәрәҗәсендә уйный алырлык клублар төзергә әле иртәрәк», - дигән фикерләр дә очрый. Ә менә Финляндиядән «Йокерит» клубының киләсе сезонда КХЛга кушылачагы инде бәхәссез.
Континенталь хоккей лигасының бүгенге интернациональ составы Россия, Беларусь, Латвия, Украина, Чехия, Словакия, Казахстан һәм Хорватия командаларын берләштерә. Лиганың чит илләргә таба киңәюе сөендерә, билгеле. Әмма киләсе сезонда безне үз командаларыбыз белән бәйле тагын да куанычлырак вакыйгалар көтә: Тольятти «Лада»сы, ниһаять, КХЛга әйләнеп кайтачак һәм лига Сочи командасы белән тулыланачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading