16+

Сергей Павлик: "Көрәштән туйган идем..."

Ульянда узган Сабан туйда көрәш ярышларының төп фавориты Сергей Павлик иде. Үз тамашачысы каршында Сергей беркем дә бернинди мөмкинлек калдырмыйча, ышанычлы җиңү яулады.

Сергей Павлик: "Көрәштән туйган идем..."

Ульянда узган Сабан туйда көрәш ярышларының төп фавориты Сергей Павлик иде. Үз тамашачысы каршында Сергей беркем дә бернинди мөмкинлек калдырмыйча, ышанычлы җиңү яулады.

Федераль Сабантуйның бер мөһиме үзенчәлеге бар иде быел. Биредәге көрәш ярышлары мастерлык турниры булып саналды. Бу исә көрәш ярышларын да, Сабантуйның үзен дә бер башка дәрәҗәлерәк итә. Алга таба шулай булса, анда катнашучылар саны тагын да күбрәк булырһәм көрәш ярышлары тагын кызыграк, мавыктыргычрак булыр сыман.

Көрәш мәйданына төшүгә, Сергей Павликны эзли башладым. Монда икән, кояшлы эссе көн булуга карамастан, җылы формасын киеп куйган, "җылына". Быел әле аны беренче күрүем.

- Ничек соң хәлләр, Сергей?
- Нәрсә дип әйтим инде... Федераль Сабантуй – минем өчен быелгы сезонда беренче ярышым. Беркайда да көрәшмәдем быел. Хәтта Сабан туйларына да чыкмадым.

- Кая югалдың соң шулай?
- Шулай булып чыкты инде. Муса Җәлил турнирына килмәдем, аннан соң ял итәргә уйладым. Көрәштән арыдым, бераз туйдым да. Тренировкаларны туктатмадым үзем, даими рәвештә шөгыльләндем. Канган сеңгән инде анысы. Ульянда яшим, монда ук шөгыльләнәм дә.

- Тәнәфес вакытында тормышыңда үзгәрешләр булмадымы соң? Өйләнмәдеңме?
- Бар да элеккечә. Өйләнмәдем әле...

- Тазарып киткәнсең шикелле?
- Юк инде, бар да элеккечә. 198 килограмм. 

- Син монда – үз туган ягыңда төп фавориттыр инде, мөгаен...
- Көрәш күрсәтер. Карарбыз. Машина отасы килә, яшермим. Үземнеке ватылган иде әле. 

Павлик кайтты, Павлик җиңде. Югалма, Сергей, күренгәлә!

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading