16+

"Шул елаклардан чыга да инде чын көрәшчеләр..."

Әй күңелле дә инде ул 25 килограммга кадәр авырлыкта бил алышучы “орчык” кадәрле балаларны карап утыруы. Җиңеп чыкканда шатланганнарын күрсәң, үзең дә сөенеп туя алмыйсын. Әле кайбер җиңелгәннәренең елап җибәргәнен дә күреп алсаң, үзеңнең дә күңелләр  тулып куя. Хәер, сөенергә генә кирәк инде, бу очракта. Әнә шул елаклардан чыга да инде чын көрәшчеләр.

"Шул елаклардан чыга да инде чын көрәшчеләр..."

Әй күңелле дә инде ул 25 килограммга кадәр авырлыкта бил алышучы “орчык” кадәрле балаларны карап утыруы. Җиңеп чыкканда шатланганнарын күрсәң, үзең дә сөенеп туя алмыйсын. Әле кайбер җиңелгәннәренең елап җибәргәнен дә күреп алсаң, үзеңнең дә күңелләр  тулып куя. Хәер, сөенергә генә кирәк инде, бу очракта. Әнә шул елаклардан чыга да инде чын көрәшчеләр.

Яңгул иле - көрәшчеләр иле...
“Горурланып киләм мин бу  авылга”, - дип башлады үз чыгышын, районыбызның спорт бүлеге башлыгы Рөстәм Заһидуллин. Горурланырлык та шул. Районыбызның икенче көрәш башкаласы, дисәк тә, һич ялгыш булмас, Яңгул авылын. Халкыбыз телендә дә ул тикмәгә генә “көрәшчеләр иле” дип йөртелми инде. Әле бу авылдан чыккан көрәшчеләрне саный китсәң дә , санарга бармаклар гына җитмәс иде. Аннан бит әле ул безгә бертуган Әхмәдиевлар, Рәфыйковлар династиясен биргән авыл буларак та даны еракларга таралган  авыл. Бу урында инде, арабызда күптән булмаган чын көрәшчеләрне тәрбияләүдә үзенең бар булган көчен биреп хезмәт куйган  Газизҗан Газыймовны искә алу бик урынлы булыр. Авыр туфрагы җиңел булсын, мәрхүмнең! 

Габделфәрт Рәфыйков истәлегенә оештырылган турнирны башлап җибәрүчеләрнең дә берсе булды ул. Мәрхүм Габделфәрт үзе исән булса, әле Рәфыйковлар даны тагын да еракларга киткән булыр иде. Бик матур, чиста алым белән көрәшә иде мәрхүм. Рәхмәт инде энеләре Илдар белән Илһамга. Шушы көнгә кадәр алар абыйларын онытмыйча, аның исемен мәңгеләштереп, балалар арасында көрәш турниры оештырып киләләр. Рәхмәт, “Яңа тормыш” җәмгыяте рәисе Мәгьсүмҗан Сәйфетдиновка, мәктәп директоры Илнур Җиһаншинга. Ел да аларның зур булышлыгы белән уза бу турнир. Быелгы турнир да зур оешканлыгы белән узып китте, диясе килә. 2009 елда һәм аннан соңгы елларда туган балалар арасында узучы турнирыбызга 12 мәктәптән 68 бала җыйналган иде. Әй куңелле дә инде ул 25 килограммга кадәр авырлыкта бил алышучы “орчык” кадәрле балаларны карап утыруы. Чын күңелләрен биреп, ихластан көрәшәләр инде алар. Җиңеп чыкканда шатланганнарын күрсән, үзең дә сөенеп туя алмыйсын. Әле кайбер җиңелгәннәренең елап җибәргәнен дә күреп алсаң, үзеңнең дә күңеллэр  тулып куя. Хәер , сөенергә генә кирәк инде, бу очракта. Әнә шул елаклардан чыга да инде чын көрәшчеләр.

Хәйран гына яңа батырлар барлыкка килде бу ярышта. 28 килограммга кадәр авырлыкта Кече Лызидан тәүге тапкыр Чушкин Тимофей чемпион булуга иреште. 31 килограммдагы  Балтач мәктәбеннән Ислам Галиев  белән дә шулай булды. Кыскасы, яңа исемнәр  дә хәйран булды ярышта. 34 килограмм үлчәү авырлыгында бил алышкан Яңгулдан  Ильяс Галиев әле иң чиста бил алышкан көрәшче буларак та танылырга өлгерде. Аңа заманында үзе дә бил алышкан Наил Нургалиев үз бүләген тапшырды. Татарстанның атказанган  спорт остасы, хәзерге вакытта Яңгул авыл җирлеге башлыгы Ранил Габдрахманов та бүләкләр белән килгән иде. Рәхмәт аларга! Инде җиңүчеләр белән дә танышып узыйк.
25 кг.кадәр - Камил Дәүләтшин/Балтач/, Артем Копеев/Балтач/,Камил Гыйләҗев/. 
28 кг.да - Тимофей Чушкин/Кече Лызи/, Азат Галимов/Арбор/,Рәис Галиев/Яңгул/. 
31 кг.да - Ислам Галиев/Яңгул/, Солтан Хакназаров/Яңгул/,Рүзәл Галимуллин/Смәел/.
34 кг.да - Ильяс Галиев/Яңгул/, Билал Галимуллин/Бөрбаш/, Рәсүл Шәйхиев/Арбор/.
37 кг.да - Әдел Морадыймов/Бөрбаш/, Йосыф Ризванов/гимназия/, Даниил Константинов/Чепья/.
40 кг.да - Илназ Гарифуллин/Нөнәгәр/, Әхәт Әскәров/Арбор/, Данияр Маннапов/Салавыч/.
45 кг.да - Җәлил Сәйфетдинов/Бөрбаш/, Илдан Батыршин/Шеңшеңәр/, Тимур Конкин/Чепья/.
50 кг.да - Сәйдәш Мостафин/Арбор/, Мөхәммәт Гыйбадуллин/Бөрбаш/, Нургиз Нәҗипов/Салавыч/. 
55 кг.да- Рәсим Вәлиев/Нөнәгәр/, Алмаз Хәйретдинов/Балтач/, Әсхәт Габделхәев/гимназия/. 
60 кг.да - Нурсил Шаһиәхмәтов/Смәел/, Әнәс Мифтахов/Арбор/, Раян Гарифуллин/Бөрбаш/.
Авыр үлчәүдә - Рамил Фәйзрахманов/Куныр/, Кирилл Константинов/Чепья/, Гадел Галимбәков/Бөрбаш/.

Алда тагын ярыш. Анысы исә Субаш җирлегендә узачак. Очрашканга кадәр.

Нурзада Сәмигуллин.Балтач.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading