16+

Сәламәт яшәү хәзер модада!

«Милләтләр кроссы - 2014» Ел саен сентябрь аеның якшәмбесендә Казан халкы йөгерергә чыга. Олысын да, кечесен дә берләштерүче «Милләтләр кроссы»на быел 20 меңнән артык кеше җыелган.

«Милләтләр кроссы - 2014» Ел саен сентябрь аеның якшәмбесендә Казан халкы йөгерергә чыга. Олысын да, кечесен дә берләштерүче «Милләтләр кроссы»на быел 20 меңнән артык кеше җыелган.

Иртәләрен йокы симертергә яратучылар бу атнада күп нәрсә югалтты. Марафонда чабудан кала әле төрле мәдәни чаралар да оештырылды. Җырлап биеп чаптык быел кросста.

«Милләтләр кроссы» ачылу тантанасына Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин, республиканың яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, Олимпия чемпионы Юлия Зарипова килгән иде.

- Спорт белән шөгыльләнү хәзер модада. Стадионда иң модалы кешеләр җыелган. Бүген һава торышына кадәр безне чабарга өнди. Шуңа күрә бары алга омтылыгыз! - дип катнашучыларга уңышлар теләде Олимпия чемпионы.

Кросс барышын барлыгы 60 хөкемдар күзәтте, аларга оештыру эшләрендә 200гә якын волонтер ярдәм итте. Алар «финиш» линиясенә беренче килгән кешеләрне билгеләп барды.

Стадионда күпчелек халыкны мәктәпләрдән, югары уку йортларыннан килгән яшьләр тәшкил итте. Уку йортлары символикасы төшерелгән әләмнәр ерактан ук күзгә бәрелеп җилфердәп торды. Гадәттә, мондый төр чараларга студентларны мәҗбүри рәвештә чакыралар. Ләкин кайсына гына мөрәҗәгать итсәм дә, «Мин үзем килдем», - дип җавап кайтардылар миңа. Яшьләрнең шатлыклы елмаюларына, сәхнәдән яңгыраган музыкага биюләренә карап, моның чыннан да шулай икәненә инандым.

Алтынчы сыйныф укучысы Алексей Андреевның марафонга шул кадәр барасы килгән ки, хәтта кулы гипста булуга да карап тормаган. Аны башка чабышчылар арасында гипс белән күрү гаҗәп тоелды миңа.

- Мин спортны бик яратам. Мәктәптә тизрәк дәресләр бетүен көтеп кенә торам. Тәнәфес җитүгә, шунда ук спортзалдагы тупларга ябышам, - диде 9 нчы гимназия укучысы Алексей.

Татарстанның ЮХИДИ башлыгы Рифкать Миңнеханов та, сул кулына гипс салынган булуга карамастан, марафонда катнашты.
VIP-затлар арасында беренчелекне Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин алды. Икенче урынга - Тышкы икътисади эшчәнлек буенча Татарстан Премьер-министры ярдәмчесе Назил Насыйбуллин, өченче урын узган атнада гына яшьләр эшләре һәм спорт министры итеп куелган Владимир Леоновка ия булды.

- Кәефләр искиткеч! - дип белдерде Владимир Леонов чабыштан соң. - «Kazan-Arena» стадионы янында спорт белән шөгыльләнү өчен уңайлы инфраструктура булдырылган. Чарада олысы да, кечесе дә, өлкән яшьтәгеләр дә катнашуы сөендерә. Спорт белән шөгыльләнергә кирәк, - дип белдерде ул. Министр үзе дә ел саен диярлек кросста катнаша икән. Шуңа өстәп чабу һәм йөзү белән шөгыльләнә. Бу чарада катнашып, үз мисалында халыкта спортка мәхәббәт уятмакчы ул.

Күбесе ял көне дип тормаган, гаиләсе, балалары белән марафонга килгән. Гаилә командалары арасында беренчелекне Совет районыннан Кәримовлар гаиләсе алды. Марафонда катнашырга ата-анасын балалары өндәгән икән.

Бәйгедә катнашмыйча читтән күзәтеп, якыннары өчен җан атып утыручылар да шактый иде.

- Бу - гаилә өчен бик кызыклы чара. Ел саен кросста катнашабыз, быел гына булдыра алмадык. Әлеге төр чаралар җәмгыятебезне берләштерә, - дип сөйләде ике кызы һәм җәмәгате белән килгән Марат Гатин.

Сания ханым Зыятдинова исә улы өчен җан атып торды. Ул махсус шушы марафонда катнашу өчен Мәскәүдән кайткан. Сания ханым үзе дә яшь вакытында спорт белән даими шөгыльләнгән. Менә әле дә стартта басып торган чабышчыларга карап аяклары тыпырдый аның.

Мөдәрис Галимҗанов, яше 75тә булса да, 21 км марафонда бер тында чабып, икенче урынга лаек була.

- Без яшь вакытта гел урамда, хәрәкәттә идек. Олыгайган көнемдә дә даруларга караганда спортка өстенлек бирәм. Хәрәкәттә - бәрәкәт. Йөгерү сәламәтлек чыганагы бит әле. Хәзер яшьләргә спорт белән шөгыльләнү мәйданчыклары җитми. Без яшь вакытта спорт комплекслар бушка эшли иде. Хәзер барысы да түләүле бит, - дип сөйләде Мөдәрис Галимҗанов.

Мөдәрис абый шулай ук күп кеше марафон уздырыласын белми калуы турында да ассызыклап китте.

- Кросс башланыр алдыннан бер-ике көн кала түгел, ә ярты ел алдан хәбәр итәргә кирәк. Кеше чабышка әзерләнергә дә тиеш бит әле, - диде ул.

Дүрт яшьлек Камил Исламов кросста иң яшь чабучы дип билгеләнде. Ул чапкан өчен аңа биргән бүләкне дә оялып, авырыксынып кына алды. Берничә елдан бәлки кече яшьтән шулай спортка өйрәнгән бала, Юлия Зарипова кебек, үзе дә Олимпия чемпионы булып куяр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading