16+

Сочи Россияне дөньяга яңа яктан ачты

Иң кыйммәтле, иң масштаблы, иң матур, иң җылы. Сочидагы кышкы Олимпия уеннары дөнья спорты тарихына әнә шулай кереп калачак. Ул, әзерләнүгә тотылган чыгымнары, катнашучы илләр һәм спортчылар саны, телевизион трансляцияләр, социаль челтәрләрдә яктыртылу күләме, уйнатылган медальләр комплекты буенча гына түгел, Россия спортчылары яулаган медальләр саны буенча да рекорд куйды: 13...

Сочи Россияне дөньяга яңа яктан ачты

Иң кыйммәтле, иң масштаблы, иң матур, иң җылы. Сочидагы кышкы Олимпия уеннары дөнья спорты тарихына әнә шулай кереп калачак. Ул, әзерләнүгә тотылган чыгымнары, катнашучы илләр һәм спортчылар саны, телевизион трансляцияләр, социаль челтәрләрдә яктыртылу күләме, уйнатылган медальләр комплекты буенча гына түгел, Россия спортчылары яулаган медальләр саны буенча да рекорд куйды: 13...

Яңа Россия тарихында ил җыелма командасы кышкы Олимпиаданы бары бер тапкыр гына - моннан 20 ел элек Лиллехаммерда беренче урында тәмамлаган иде. Сочида безнең спортчылар бу уңышны кабатлап кына калмады, алтын медальләр саны буенча да, яуланган медальләр саны буенча да Россия рекордын куйды. Моның кадәр алтын медальне 1976 елда Инсбург Олимпиадасында совет спортчылары гына яулаган иде. Ә медальләрнең гомуми саны буенча, мондый югарылыкка совет спорты тарихында да күтәрелгән булмады. Россия спортының триумфы белән тәмамланган Сочи уеннары алдагы җиңүләр өчен зур планка куйды.
3 атнага якын дәвам иткән бу Олимпиада барышында һәркем үзенчә нәтиҗәләр чыгаргандыр. Ә без үзебезчә ясарга булдык.
1. Субтропикларда да кышкы ярышлар оештырып була икән. Бик күп скептикларның борынына чиртеп, Сочи субтропикларда да кышкы уеннар уздырып булуын үз мисалында раслый алды. Ак Олимпиадалар тарихында тәүге тапкыр буларак, ярышлар язгы һава торышы хакимлек иткән диңгез буенда һәм карлы тау башында бер үк вакытта узды.
2. Сноуборд, скелетон, шорт-трек безнең өчен традицион спорт төрләренә әйләнде. Озак еллар зур җиңүләр китергән хоккей, биатлон, чаңгы һәм фигуралы шууны безнең спорт төрләре дип санап йөргән булсак, Сочи бу кысалардан инде чыкканыбызны аңлатты. Моңарчы авыз ачып әйтергә дә авыр булган әлеге төрләрдә тарихта тәүге тапкыр чемпион булганнан соң, хәзер берәү дә, нәрсә соң ул скелетон, шорт-трек, сноуборд, дип сорарга җөрьәт итмәс.
3. «Айсберг» күңелләрдәге бозны эретерлек җылылык бирә ала. Россия спортчылары алган медальләр саны буенча «Айсберг» боз сарае Олимпия объектлары арасында беренчелеккә чыкты. Фигуралы шуу һәм шорт-трек ярышларын кабул иткән аренада безнекеләр 10 медаль (шуның 6сы алтын) яулады.
4. Үзең турында уйлама, илең турында уйла. Моннан 4 ел элек юллары аерылган Александр Зубков белән Алексей Воевода, эчке каршылыклар һәм үпкәләрне читкә куеп, Сочи Олимпиадасы хакына янә бер экипажга берләште. Нәтиҗәсе нинди генә әле: безнең бобслей экипажы икеле дисциплинада 26 елдан соң Россияне алтын медальле итте. Ә дүртле дисциплинада тарихта тәүге тапкыр Олимпия чемпионы булдык.
5. Олимпиада ачылышында ил әләмен йөртүче чемпион була ала. Моңа кадәр яшәп килгән уйдырманы шул ук Зубков үз мисалында юкка чыгарды.
6. Өметне ахыргача өзәргә ярамый. Олимпиада дәвамында уңышлары белән әллә ни сөендерә алмаган Россия биатлончылары һәм чаңгычылары төп көчне соңгы стартка калдырган булып чыкты. Биатлончы ир-егетләребез, Олимпиадалар тарихында беренче тапкыр, эстафетада чемпион калып, медальләр зачеты өчен барган киеренке көрәштә Россияне беренче баскычка күтәрде. Аларның уңышы белән канатланган чаңгычы егетләребез 50 км га узышта, тарихта тәүге тапкыр, бөтен пьедесталны яулап, Россияне беренче урында ныгытып калдырды.
7. Виктор - җиңү китерүче. Сочида безгә биш алтын һәм бер бронзаны читтән килгән ике Виктор бүләк итте. Шорт-трекчы Виктор Анны Россиягә үзенең сынмас рухын раслау теләге китергән булса, сноубордчы Вик (Виктор) Уайлдны мәхәббәт уты тарткан иде. Ә Россия моннан ничек отты!
8. Сөенечләр булмый көенечсез. Үзебездә узган Олимпиаданың чемпионнары арасында хоккейчыларыбызны бик күрәсе килгән иде. Мондый өмет-хыял белән инде 22 ел яшибез. Бу юлы да барып чыкмады, бишенче урын - безнең дәрәҗә түгел. Чемпионлык өчен барлык шартлар тудырылган, уенчыларның теләкләре белән алга куелган бурычлар да тәңгәл килгән иде югыйсә.
23 яшьлек Мария Комиссарованың Сочидагы дебюты авыр җәрәхәтләнеп хастаханәгә эләгү белән тәмамланды. Фристайлчы кыз, катлаулы операциядән соң, хәзер Алманиядә тернәкләнү курсы уза. Яңадан аякка басуы спортчы кызның хәзер беренче зур җиңүе булачак.
9. Сочи үрләре Татарстан спортчылары өчен түгел. Сочида ил данын яклаган Татарстан спортчыларына республика Хөкүмәте алтын медаль өчен - 4 млн, көмеш өчен - 2,5 млн, бронза өчен 1,7 млн сум акча вәгъдә иткән иде. 8 спортчының берсе дә Олимпиадада призлы урынга эләгә алмады. Нәтиҗәләр сөендерми, нишлисең, казна акчалары янга калыр, дип канәгатьләнсәк кенә инде.
10. Чәйнәп-чәйнәп карадылар, йота алмадылар әле. Россия спортчыларының Сочидагы триумфын, ил спортының гына түгел, сәясәтчеләребезнең дә халыкара аренадагы җиңүе дип бәяләргә кирәк. Россия бу Олимпиаданы уздыру хокукын алганнан бирле, Көнбатыш илләре безгә каршы җан-фәрманга мәгълүмати сугыш алып барды. Илебезнең дөнья аренасындагы абруен какшату Олимпиада ачылышына кадәр дәвам итте. Башкаларга кичерелә торган гади кимчелекләр безгә кагылганда, катастрофа дәрәҗәсенә җиткерелеп кабартылды. Шуңа да безгә уеннарны оештыруда да, уздыруда да бик күп башка өстен булырга кирәк иде. Ил моны югары дәрәҗәдә башкарып чыкты. Җәнҗалларсыз, кышкы, җылы, чын мәгънәсендә безнеке булган бу Олимпиада, озак еллар хөкем сөргән стереотипларны җимереп, дөньяга
Россияне яңа яктан ачты.

Сочи триумфаторлары орденлы булды
РФ Президенты Владимир Путин Сочи Олимпиадасы җиңүчеләре һәм призерларына дәүләт бүләкләре тапшырды. Виктор Ан, Татьяна Волосожар, Максим Траньков, Виктор Уайлд, Алексей Воевода һәм Александр Зубков IV дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены алды. Максим Вылегжанин, Альберт Демченко, Евгений Плющенко һәм Евгений Устюгов Дан ордены белән бүләкләнде. Калган спортчыларга Дуслык орденнары һәм I-II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» орденының медальләре тапшырылды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading