Фигуристларыбызның Сочидагы җиңүләре эйфориясеннән әлегәчә хушларына килеп бетмәгән тама- шачыны бу атнада бәйрәмнең дәвамы көтә. Япониянең Сайтама каласында фигуралы шуу буенча дөнья чемпионаты башланды.
Гадәти елларда дөнья чемпионаты сезонның иң мөһим старты саналса, Олимпия уеннары белән бер үк елда уза торганының миссиясе башкачарак. Кагыйдә буларак, ул елны Олимпия чемпионнарының күбесе...
Фигуристларыбызның Россия, дөнья ареналарындагы уңышларын күрү, бер яктан, бик сөенечле. Икенче яктан, бераз моңсу да. Дөньяның фигуралы шуу элитасына кергән спортчылар арасында 47 еллык тарихы булган Казан фигуралы шуу мәктәбе вәкилләрен дә бик күрәсе килә. Моңа кадәр Казан мәктәбенең дөньякүләм танылган иң «йолдызлы» укучысы Александр Фадеев булды. 16 яшенә кадәр Казанда Россиянең атказанган тренеры Геннадий Тарасовта шөгыльләнгән якташыбыз, 1985 елда юниорлар арасында дөнья чемпионы булганнан соң, Мәскәүнең ЦСКА клубына чакырыла. Талантлы фигурист мәшһүр тренер Станислав Жук төркеменә эләгә. Александр - биш тапкыр Европа чемпионы, ике Олимпиадада катнашучы. Шуннан соң, 30 елга якын, фигуралы шуу күгендә үзебезнең егет-кызларыбызның балкуын күрә алганыбыз юк иде. Ниһаять, көтүебез бушка китмәгән икән. Быел 10-16 март көннәрендә София шәһәрендә юниорлар арасында узган дөнья беренчелегендә Казан кызы Евгения Тарасова Владимир Морозов белән бер парда көмеш медаль яулады. Ә 2013 елгы Россия чемпионатында бу өметле, спорт пары чемпион булган иде. Бүген Мәскәүдә шөгыльләнүче Евгениянең, «йолдызлы» якташы Александр Фадеев кебек, зурлар чемпионатында да дөнья ареналарында танылуын бик теләр идек. Өстәвенә, Тарасова-Морозов пары Олимпия чемпионнары Татьяна Волосожар-Максим Траньковны әзерләгән тренер Нина Мозер төркемендә шөгыльләнә.
Евгения Тарасова фигуралы шууда беренче адымнарын атлаган, аны өметле фигурист ясаган урынга - Казан Спорт сараена юл алырга булдым. Фигуралы шуу буенча республика олимпия резервы балалар-үсмерләр спорт мәктәбенең базасы нәкъ менә биредә урнашкан. Тренер-мөгаллим, хореограф Людмила Гафарова, ялгыз шууда перспективалы саналган Евгения Тарасова, парлы шууда да өметләрне аклар, дип ышана.
- Евгения 1994 елгы, безнең мәктәпкә 5 яшендә килгән иде. Башта ул да, Александр Фадеев кебек, Россиянең атказанган тренеры Геннадий Тарасовта шөгыльләнде. Аннан Вячеслав Головлевка күчте. Аларга тренер Татьяна Александрова белән хореограф Алина Кәнәфиева (Рыбакова) ярдәм итте. Евгения перспективалы ялгыз шуучы иде, төрле ярышларда Казанны тәкъдим итеп, яхшы нәтиҗәләр күрсәтеп килде. 16 яшендә карьерасын спорт парында дәвам итәсе килгәнне җиткерде һәм Мәскәүгә китте. Инде менә дүрт ел ул башкалада шөгыльләнә, уңышлары белән сөендерә. Безнең тагын Илья Спиридонов дигән егетебез дә, парлы шууда үзен сынап карау өчен, Мәскәүгә күчте. Аның да тора-бара үзен күрсәтәчәгенә өметләнәбез.
- Казан мәктәбендә парлы шуучыларны бөтенләй әзерләмиләрме?
- Безнең мәктәп спорт парлары белән шөгыльләнми, ә бию парлары, тимераякта ялгыз шуучылар һәм синхрон шуу буенча махсуслашкан. Балаларның күбесе башта ялгыз шууга дип килә. Организм формалашу чорын аларның кайберләре авыр кичереп, тиешле нәтиҗә күрсәтә алмагач, парлы биюләргә яки синхрон шууга күчә.
- Соңгы елларда мәктәбегезнең исеме күбрәк синхрон шуучылар белән ассоциацияләшә кебек. Аларның уңышлы чыгышлары турында күп сөйләнде.
- Мин үзем, хореограф сыйфатында, синхрон шуучыларның «Идел» командасы белән эшлим. Безнең новислар (15 яшькә кадәр), юниорлар (18 яшькә кадәр) һәм сениорлар (18 һәм аннан өлкәнрәк яшьтә) категорияләрендәге барлык өч команда да ел саен Россия чемпионатларында катнашып, призлы урыннар яулап килә. Юниорлар белән сениорлар командалары дөнья чемпионатларына да бара. Швейцариядә узган быелгы дөнья беренчелегендә «Идел» юниорлар командасы 19 команда арасында 8 нче урын яулады. Сениорлар командасы хәзер Италиядә узачак дөнья чемпионатына әзерләнә. Безнең 20 синхрончыбыз Татарстан җыелма командасы, бер үк вакытта Россия җыелма командасы әгъзалары да санала. Алар 2009 елда Харбинда узган кышкы Универсиаданың бронза призеры булды.
- Бу уңышларның сере фигуристларның Олимпия резервы мәктәбендә хәзер төп игътибарның синхрон шуучыларны әзерләүгә бирелүендә дип аңларгамы?
- Юк, алай түгел. Синхрон шуу үстерелсә дә, игътибар күбрәк барыбер ялгыз шууга бирелә. Аеруча өметле укучылар арасыннан үсмерләрдән Евгений Ильин белән Константин Милюковны, кызлардан Ясминә Кадыйрова белән Аделина Баһаветдиноваларны аерып әйтер идем.
- Гомер-гомергә, илебездә фигуристлар әзерләүдә иң көчле мәктәпләр Мәскәү белән Санкт-Петербургта булды. Башка төбәкләрдән Пермь мәктәбе игътибарга лаек. Соңгы елларда күрше Саранск мәктәбе турында күп сөйлиләр. Шулар фонында, фигуристлар әзерләүдә Казан мәктәбенең урынын ничек бәялисез?
- Мәскәү белән Санкт-Петербург дәрәҗәсенә җитеп үк булмый инде, анысы аңлашыладыр. Үземнең озак еллардан бирле чит төбәкләргә ярышларга йөрүемнән чыгып шуны гына әйтә алам: ике башкаланы санамаганда, фигуралы шууда төбәкләрдәге көчле мәктәпләр дип Пермь, Екатеринбург һәм Казан мәктәпләрен саныйм.
- Россия фигуристларның Сочидагы уңышы сезнең фигуралы шуу мәктәбе тормышын да җанландырмый калмагандыр?
- Спорт мәктәбенә балалар 1 сентябрьдән, ягъни уку елы башыннан кабул ителә. Шуңа күрә, Олимпиададан соң теләк белдерүчеләр артса да, мәктәп яңа укучылар белән тулыланмады. Әмма бу Олимпиада бездә шөгыльләнә торган балаларны бик үзгәртте. Алардагы эмоциональ күтәрелешне күрсәгез иде сез! Тренировкаларга мөнәсәбәтләренә кадәр үзгәрде. Тырышлык, үҗәтлек, теләк бермә-бер артты. Һәркайсының Липницкая кебек танылу аласы килә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар