Шәһри Казан

Сочида хоккей карыйсың килсә, 266 меңеңне жәлләмә

Сочи-2014нең рәсми партнеры булган Американың Jet Set Sports компаниясе Олимпия уеннарына Интернет аша туристик пакетлар сата башлаган. Мәсәлән, хоккей турнирының хәлиткеч этабына тур ике кешегә 445 476 мең сумга төшәчәк (бер кешегә 266 642 сум). Олимпия башкаласында 5 көн, 4 төн үткәрүгә исәпләнгән бу туристик продукт эченә өч йолдызлы «Зеленая...

Реклама

Сочи-2014нең рәсми партнеры булган Американың Jet Set Sports компаниясе Олимпия уеннарына Интернет аша туристик пакетлар сата башлаган. Мәсәлән, хоккей турнирының хәлиткеч этабына тур ике кешегә 445 476 мең сумга төшәчәк (бер кешегә 266 642 сум). Олимпия башкаласында 5 көн, 4 төн үткәрүгә исәпләнгән бу туристик продукт эченә өч йолдызлы «Зеленая Роща» кунакханәсендә яшәү һәм иртәнге ашлар, ике ярымфинал, өченче урын өчен матч һәм финал уенын карау керә (В,С категорияле трибуналарда).
Ә менә Сочига һава һәм тимер юл транспортында килү, аэропорттан кунакханәгә (һәм киресенчә) трансфер, шәһәр эчендә транспортта хәрәкәт итү чыгымнары турпакетка кагылмый.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: