16+

Сочига юл 34 ел һәм 16 Олимпиада аша

2013 ел Россия спорты тарихына Казанда узган 27 нче җәйге Универсиада белән кереп калса, 2014 ел, һичшиксез, Сочидагы 22 нче кышкы Олимпия уеннары белән истә калачак.

Сочига юл 34 ел һәм 16 Олимпиада аша

2013 ел Россия спорты тарихына Казанда узган 27 нче җәйге Универсиада белән кереп калса, 2014 ел, һичшиксез, Сочидагы 22 нче кышкы Олимпия уеннары белән истә калачак.

Универсиада кебек үк, Олимпиаданы да кабат кабул итү мөмкинлеге илебезгә өч дистә елдан артык вакыттан соң гына да насыйп булды. 1980 елгы Мәскәү Олимпиадасының җәйге спорт төрләре буенча оештырылуын искә төшерсәк, Сочидагысы Россия территориясендә узучы тәүге кышкы Олимпиада булачак.
Кышкы Олимпиадалар Ат елын ярата бугай. 2002 елда Американың Солт-Лейк-Сити каласында узганы да Ат елына туры килде бит. Тик аны Россия спорты өчен бик үк уңышлы диеп булмый. Безнекеләр анда 13 медаль - 5 алтын, 4әр көмеш һәм бронза гына яулый алды. Медальләрне бары 3 спорт төре (хоккейны санамаганда) - чаңгы ярышлары, фигуралы шуу һәм биатлон тәэмин итте ул чакта. Ә хоккейда күптән көтелгән алтынга өметләнгән булсак та, бронзадан артыкка көч җитмәде. Солт-Лейк-Ситида медальләр янчыгын тулыландыруга безнең спортчылар белән бәйле допинг җәнҗаллары да комачаулык итте. Гомумән, әлеге уеннар аларга иң бае булгандыр, мөгаен. Фигуралы шууда Олимпия алтынын берьюлы ике парга тапшыру моңарчы төшкә дә кергән әйбер түгел иде бит.
Сочи Олимпиадасының җылы, дустанә мохиттә узуын һәм илебез спортчылары триумфы белән тәмамлануын бик теләр идек. Бу уеннарда медальләрнең 98 комплекты уйнатылачак. Ил халкы, беренче чиратта, хоккейчыларыбыздан алтын медаль көтә. Яңа Россия тарихында хоккей буенча ил җыелма командасының әле һаман да Олимпия чемпионы исемен яулый алганы юк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading