Шәһри Казан

Соңгы минутта котылды

Дөресен әйткәндә, Мәскәү ЦСКАсының Мадрид «Реал»ы белән Чемпионнар лигасының 1/8 финалында очрашуы турында гаҗәпләнеп сөйлиләр. 2009 елда Рубин «Барселона»ны җиңгәч тә, бу кадәр шауламаганнар иде. Матч башланганчы, һәр спорт сайтында әлеге уенга багышланган егермеләп язма булгандыр. «Король клубы»на каршы матчка «Лужники» стадионында алма төшәрлек тә урын калмаган. Әмма «гаскәри»ләрнең нинди...

Дөресен әйткәндә, Мәскәү ЦСКАсының Мадрид «Реал»ы белән Чемпионнар лигасының 1/8 финалында очрашуы турында гаҗәпләнеп сөйлиләр. 2009 елда Рубин «Барселона»ны җиңгәч тә, бу кадәр шауламаганнар иде. Матч башланганчы, һәр спорт сайтында әлеге уенга багышланган егермеләп язма булгандыр.
«Король клубы»на каршы матчка «Лужники» стадионында алма төшәрлек тә урын калмаган. Әмма «гаскәри»ләрнең нинди дә булса уңышка ирешәчәгенә иң тугры җанатарлары гына ышангандыр.
Дөрес, уен башлануга ЦСКА, көндәшеннән куркып, үз капкасына чигенмәде, чөнки армия командасы алай уйный белми. Бәлки, мадридлылар кызыллы-зәңгәрле төсне күргәч, бер мәлгә куркып та калгандыр. Ни дисәң дә, «Реал»ның гомерлек көндәше «Барселона»да да шундый ук форма. Моның өстенә ун градус салкын да үз эшен эшләгәндер. Әллә шуңа, әллә башка сәбәп белән, ЦСКА рәхәтләнеп үз уенын тотты. Һөҗүм вакытында францияле Кәрим Бенземаның 19 нчы минутта тупка уңайсыз тибү сәбәпле алган травмасы да «король клубын» көчсезләндерде бугай. Талантлы португалияле Криштиану Роналду авыр чакта «байрак күтәреп» алга йөгерде. Уенның 28 нче минутында ул типкән туп Сергей Чепчуговның кул астыннан кереп китте. Исәпне «Реал» уенчылары ачты. Уен барышында Чепчугов «гаскәриләр»не тагын берничә ачыктан-ачык голдан коткарып калды. Шул сәбәпле, уенның өстәмә минутында Мадрид «Реал»ы һәм Испания җыелма командасы капкачысы Икер Касильяс капкасы төбенә килеп төшкән тупны мәскәүлеләр баш белән бер-берсенә пас биреп, ахыр чиктә капкага озаттылар. ЦСКАда яңа гына уйный башлаган швецияле Понтус Вернблум типкән тупны дөнья чемпионы Касильяс та тотарлык хәлдә түгел иде.
Шулай итеп, ЦСКА - «Реал» (Мадрид) уены 1:1гә тәмамланды. Барысы да Мадридта узачак җавап уенында хәл ителәчәк.

Реклама

Ә Казан клубы...
Казан «Рубин»ы исә кичә Төркиянең Белек шәһәреннән туп-туры Грециягә очты. Бүген безнең егетләрне җирле «Олимпиакос» командасы белән җавап очрашуы көтә. Белүебезчә, Европа лигасының чираттагы турына үтәр өчен бу уенда командабызны җиңү генә канәгатьләндерә.
Шушы көннәрдә клуб Франциянең «Лион» командасы уенчысы Ким Чельстрём белән контракт төзергә җыена. Аны Россия чемпионатының чираттагы уеннарында күрербез дип өметләнәбез.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: