16+

Соравына – җавабы

«Газетаның узган саннарының берсендә Сочи Олимпиадасына НХЛдан хоккейчылар килмәскә мөмкин дигән хәбәрне укыдым. Бик кызганыч булачак, әлбәттә. Шулай да өметне өзмибез әле. Бер соравым бар иде, НХЛ уенчылары тагын кайсы елларда Олимпия уеннарына бара алмаган? Мирзанур Фәтхиев, Бөгелмә районы».

Милли хоккей лигасы (НХЛ) АКШ һәм Канада хоккей командаларын берләштергән профессиональ спорт оешмасы санала. Лиганың бер гасырлык тарихы бар. Чишмә башын 1917 елдан алган НХЛ бүген АКШ һәм Канаданың 29 шәһәреннән 30 команданы берләштерә.
1920 елда җәйге Олимпия уеннары кысаларында алкалы хоккей буенча беренче зур турнирның узуы мәгълүм. 1924 елдан бирле хоккей кышкы Олимпиада программасында урын ала. Шулай булуга да карамастан, 1998 елга кадәр океан арты лигасында чыгыш ясаучы хоккейчылар бер тапкыр да Олимпиадаларда катнашмаган. НХЛ җитәкчелеге моннан 15 ел элек кенә, уенчыларына Олимпиадаларда катнашу мөмкинлеге бирү өчен, регуляр чемпионатта тәнәфес ясый башлый. Шул рәвешле, 1998 елда Япониянең Нагано шәһәрендә узган ак Олимпиада, бик күп матур җиңүләр белән беррәттән, НХЛ профессионалларының тәүге тапкыр уеннарда катнашуы белән дә тарихка кереп калды.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading