Шәһри Казан

Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатына күп калмады

Талисманнар Талисман ике барстан гыйбарәт - Итил (малай) һәм Алсу (кыз). Чемпионат контекстында алар осталык, җитезлек һәм егәрлекне аңлата. Итил исеме - Иделнең урта гасырдагы атамасы, ул әле хәзер дә казах, чуваш, татар, башкорт, калмык һәм монгол телләрендә шулай дип аталып йөртелә. Алсу исә - киң таралган татар исеме, аны...

Талисманнар
Талисман ике барстан гыйбарәт - Итил (малай) һәм Алсу (кыз). Чемпионат контекстында алар осталык, җитезлек һәм егәрлекне аңлата.
Итил исеме - Иделнең урта гасырдагы атамасы, ул әле хәзер дә казах, чуваш, татар, башкорт, калмык һәм монгол телләрендә шулай дип аталып йөртелә. Алсу исә - киң таралган татар исеме, аны ал төстәге су дип тә әйтергә була. Шуңа да ул су һәм су спорт төрләре белән ассоциацияләнә.
Канатлы барс - Татарстан символларының берсе. Канатлы барс малае Юни 2013 елда Казанда узган XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада талисманы булды һәм республикабыз кунаклары һәм Универсиадада катнашучыларның мәхәббәтен яулады. Шуңа күрә барс Татарстан һәм аның башкаласы Казанның спортта ирешкән югары уңышларын да ассоциацияли.
Илчеләр
Танылган совет чоры йөзүчесе Владимир Сальников, Россиянең танылган хай-дайверы Артем Сильченко, Россиянең суга сикерүчесе Глеб Гальперин, Олимпия чемпионы Дмитрий Саутин, Россия ватерполчысы Ирек Зиннуров, Катинка Хоссу Венгрия йөзүчесе, Россиянең күренекле синхрончысы Мария Киселева, данлыклы Колумбия хай-дайверы Орландо Дуке, Россиянең күренекле синхрончысы Светлана Ромашина, сынаучы-космонавт Александр Самокутяев, Казандагы «Большой Куш» рок-төркеме лидеры Рөстәм Чанышев, җырчы Эльмира Кәлимуллина, комедия жанры актеры Тимур Батрутдинов, Россия журналисты Максим Шәрәфетдинов, Pop/R&b башкаручы Егор Крид, «Волга-Волга» төркеменең сәнгать җитәкчесе Антон Салакаев, «Нәүрүз гүзәле» республика конкурсы җиңүчесе Алинә Гыйззәтуллина.
Кызыклы фактлар
27 метрлы каланчадан сикерүне башкарганда, суга хәтле соңгы 19 метрны спортчы ярым секунд эчендә үтә.
Су полосының беренче варианты дип салам мичкәләрдә уйнала торган япон уены санала. Тупны кабартылган тире кисәге алыштырган, уенчылар аны озын таяклар ярдәмендә куып уйнаганнар.
Суда кеше үзен 90 процентка җиңелрәк хис итә.
Синхрончылар суда аякларын төрле юнәлешләрдә әйләндерү ярдә­мендә тора алалар.
Спортчының суга сикергәндә тизлеге сәгатенә 35‑50 чакрымны тәшкил итә.
Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: