Шәһри Казан

Су торбасы уен язмышын хәл иткән?

Континенталь хоккей лигасы лидеры Мәскәү «Динамо»сының Түбән Новгородка сәфәре бу юлы уңышсыз тәмамланган. Күңелсезлекләрнең башы хоккейчылар тукталган кунакханә номерына барып тоташа. Александр Овечкин белән Михаил Анисин яшәгән номерда җылылык торбасы тишелә. Овечкинның батучыларны коткару аларның үз эше дигән кинаяле шәрехләүләре белән телефонга төшергән видеосын интернет кулланучылар бәяләргә өлгерде инде. Овечкинның...

Реклама

Континенталь хоккей лигасы лидеры Мәскәү «Динамо»сының Түбән Новгородка сәфәре бу юлы уңышсыз тәмамланган. Күңелсезлекләрнең башы хоккейчылар тукталган кунакханә номерына барып тоташа. Александр Овечкин белән Михаил Анисин яшәгән номерда җылылык торбасы тишелә. Овечкинның батучыларны коткару аларның үз эше дигән кинаяле шәрехләүләре белән телефонга төшергән видеосын интернет кулланучылар бәяләргә өлгерде инде. Овечкинның кинаяләрен Анисинның бертуктаусыз көлүе тулыландырып тора. Команда лидерлары матчка әзерләнү өчен кирәкле кадерле минутларын көнкүреш проблемаларын чишүгә сарыф иткән булса кирәк, «Динамо» «Торпедо»га 0:4 исәбенә оттыра.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: