16+

Татарның легендар көрәшчесе вафат

Легендар көрәшчеләребезнең берсе - Раббани ага Шәрипов вафат. Мәрхүм белән хушлашу чарасы бүген Тукай районы Иске Абдул авылында булачак. Раббани агага 87 яшь иде.

Татарның легендар көрәшчесе вафат

Легендар көрәшчеләребезнең берсе - Раббани ага Шәрипов вафат. Мәрхүм белән хушлашу чарасы бүген Тукай районы Иске Абдул авылында булачак. Раббани агага 87 яшь иде.

Бу хакта безгә Тукай районыннан хәбәр иттеләр. Билгеле булганча, әле узган елның ноябрендә генә Иске Абдул авылында Раббани Шәриповның бюстын ачкан иделәр.

Википедиядән:

Раббани Шәрип улы Шәрипов 1935 елның 8 октябрендә Тукай районы Торнаташ авылында туа. Милли көрәш буенча РСФСР (1969, 1971, 1972), Татарстан АССР (1973, 1974) чемпионы. РСФСР спорт мастеры, Татарстанның атказанган спорт мастеры (1997).

Кечкенәдән әти-әнисез кала, абыйсы гаиләсендә тәрбияләнә. Колхозда эшли. Совет Армиясендә хәрби хезмәт үткән. Чаллыда шоферлар курсын тәмамлагач, туган авылында гомере буе (47 ел) гади машина йөртүче – шофер булып эшләгән. Колхоз йөк машинасы руленә утырып, ерак рейсларга чыгып китә. Лаеклы ялга чыкканда, үзе эшләгән «ГАЗ» йөк машинасын бүләк итәләр. Намуслы хезмәте өчен, «Хезмәт ветераны», «Хезмәттәге батырлык өчен», 3 мәртәбә Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсе медалльләре белән бүләкләнгән.

Раббани көрәшче буларак тиз үсә. «Минем бер генә тренерым да булмады. Шофер чагымда йөкле капчыкларны төяп-бушату ― тренерым шул булгандыр. Әзерлек күнегүләрем дә төп хезмәтем иде. Авыр хезмәт мине җиңүче итте», - дип искә ала Раббани Шәрипов.

1957 елда авыл Сабан туенда беренче тапкыр батыр кала. 1958 елда – Яңа Юл районы (үзәге Теләнче-Тамак авылы) Сабан туе батыры, 1959 елда – Казанда Сабан туе батыры. 1970-1980 елларда Минзәлә һәм Яр Чаллы районнарының абсолют батыры. Дистәләрчә калаларның (Минзәлә, Чаллы, Казан, Түбән Кама, Ижау һәм башка шәһәрләр) Сабан туе батыры. «Урожай» җәмгыяте чемпионы, «Ватаным Татарстан» газетасы тарафыннан каһарман-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә уздырылучы Татар-башкорт көрәше буенча республика ярышларының дүрт тапкыр җиңүчесе.

1970-еллардан башлап, Раббани Шәриповка республика данын якларга туры килә, ул Россия ярышларында катнаша. 1971-1973 елларда, Россиянең иң көчле көрәшчеләрен җиңгәннән соң, аның җилкәсенә «Россия чемпионы» дип язылган тасма эленә. Көрәшче карьерасын 38 яшендә тәмамлый. Үз авырлыгыннан шактый авыр булганнарны да җиңә.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading