16+

Татарстан тагын рекорд куярга җыена

Казанда җәйге Универсиаданы уздыру тәҗрибәсе 2015 елда башкалабызда үтәчәк спортның су төрләре буенча XVI дөнья чемпионатын югары дәрәҗәдә оештырырга ярдәм итәчәк.

Татарстан тагын рекорд куярга җыена

Казанда җәйге Универсиаданы уздыру тәҗрибәсе 2015 елда башкалабызда үтәчәк спортның су төрләре буенча XVI дөнья чемпионатын югары дәрәҗәдә оештырырга ярдәм итәчәк.

Видеоконференция режимында 2015 елда Казанда узачак спортның су төрләре буенча XVI дөнья чемпионатына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитеты утырышында аны Виталий Мутко шулай дип белдерде. Чарада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатының төп күрсәткечләре турында «Казан-2013» Башкарма дирекциясе җитәкчесе Владимир Леонов чыгыш ясады. Ул хәбәр иткәнчә, мондый чемпионат Россиядә беренче тапкыр узачак. «Бу бик зур җаваплылык», - дип ассызыклады В.Леонов. Казанда спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты 2015 елның 24 июленнән алып 9 августына кадәр дәвам итәчәк. Ярышларда дөньяның 180-185 иленнән 2,5 мең спортчы һәм 2 мең рәсми зат катнашыр, дип көтелә. Алар спортның 6 төре буенча уза: йөзү, ачык һавада йөзү, суга сикерү, синхрон йөзү, су тубы, хай-дайвинг.
2015 елда Казанда бүләкләрнең 70 комплекты уйнатыла, бу спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатлары тарихында рекордлы сан булачак. Ярышларны уздыру кысаларында, FINA таләпләрен исәпкә алып, булган инфраструктура кулланылачак. Шул исәптән «Kazan-Arena» һәм Спортның су төрләре сарае да файдаланылыр. Хай-дайвинг буенча ярышларны уздыру урыны буларак, Казан Кремле янындагы урын сайланган. В.Леонов хәбәр иткәнчә, FINA (Халыкара йөзү федерациясе) вәкилләре Казанга ике инспекция сәфәре белән килгән инде. Сәфәр кысаларында, белгечләр барлык ярышлар һәм тренировкалар уза торган объектларда булганнар. Чемпионатта катнашучылар Универсиада авылына урнаштырылыр дип уйланыла.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading