16+

«Тәнкыйтьләү, ярсыту мине бары югары нәтиҗәләр күрсәтүгә генә этәрә»

2010 елгы Ванкувер Олимпиадасында тимераякта узышуда Россиягә көмеш һәм бронза медаль алып биргән кояш кебек балкып торган аксыл чәчле көләч егетне күпләр хәтерли булыр. Иван Скобрев тамашачылар күңелен подиумдагы урыннары белән генә түгел, ә һәр медальгә ихластан сөенә белүе белән дә яулады бугай. Спортчы хәзер дүртьеллыкның мөһим стартына - Сочи...

«Тәнкыйтьләү, ярсыту мине бары югары нәтиҗәләр күрсәтүгә генә этәрә»

2010 елгы Ванкувер Олимпиадасында тимераякта узышуда Россиягә көмеш һәм бронза медаль алып биргән кояш кебек балкып торган аксыл чәчле көләч егетне күпләр хәтерли булыр. Иван Скобрев тамашачылар күңелен подиумдагы урыннары белән генә түгел, ә һәр медальгә ихластан сөенә белүе белән дә яулады бугай. Спортчы хәзер дүртьеллыкның мөһим стартына - Сочи...

Шушы көннәрдә генә федераль интернет-порталларның берсендә тимераякчы спортчы белән шул хактагы кызыклы гына әңгәмә дөнья күргән иде. Аның кыскартылган вариантын «ШК» укучылары игътибарына да тәкъдим итәбез.
- Иван, Олимпиадага әзерлек ничек бара, серләрен бераз ачарга теләмисезме?
- Барысы да уңай, стандарт режимда бара. Әлегә бер кыенлык та күрмим.
- Сез Сочидагы Олимпия объектлары белән таныш инде, тәэсирләрегез нинди?
- Башкарылган эш масштабын бары уңай яктан гына бәяләргә була. Олимпиада өчен махсус төзелгән объектлар югары дәрәҗәдә эшләнгән, алардагы заманча инфраструктура күңелне аеруча җылыта. Тимераякта узышучылар өчен каралган арена исә искитмәле, төзүчеләргә, белгечләргә спортчылар исеменнән зур рәхмәт әйтәсе килә.
- Үзебездә узачак Олимпиадага әзерләнү кайсы яктан аерыла, басым сизеләме?
- Мин дөнья тимераяк спорты лидерлары сафында беренче елымны гына уздырмыйм инде. Олимпиада алдыннан үз-үземне махсус әзерләмим. Алдыма максималь мөмкин булган бурычларны гына куям. Ярышларда минем өчен подиумга менү яхшы нәтиҗә булачак. Әмма үз илебездә үз тамашачыларыбызны алтын медаль белән сөендерәсем килә. Шул ук вакытта лаеклы көндәшләрем булуын да онытырга ярамый. Шуңа да җанатарларны, остазларны, гаиләмне шатландыру өчен, барлык көчемне куячакмын.
Старт алдыннан иңнәргә төшә торган басымга килгәндә шуны гына әйтә алам: мин - пресса тарафыннан игътибар ярата торган кеше. Тәнкыйтьләү, ярсыту, фикер каршылыгы мине бары югары нәтиҗәләр күрсәтүгә генә этәрә.
- Сочида, Сезнең белән беррәттән, алтынга дәгъва итә алучы көндәшләрегез кем?
- Иң төп көндәшем, әлбәттә, үзем. Һәм секундомер. Ә болай, Голландия спортчылары - көчле көндәшләр. Алар өчен тимераяк спорты, футболдан кала, икенче урында тора. Америкалылар белән алманлылар да бик көчле.
- Олимпиада өчен Сочида төзелгән тимераякта узышу үзәгенең ярышлардан соң да сакланып, илнең тимераяк спорты үзәгенә әйләнүен телисезме?
- Үзәк, ничек бар - шулай сакланып калырмы - анысын төгәл белмим. Олимпиададан соң аны күргәзмәләр үзәге итеп үзгәртеп корачаклар, дигән сүзләр дә булды, ул очракта, үзәк безнең өчен югалачак.
- Иван, Сез тренировкаларга, спорт җыеннарына күп вакытыгыз һәм көчегезне сарыф итәсез. Һәрвакыт көләч йөзле, күтәренке кәефтә булырга нәрсә ярдәм итә?
- Монда зур рольне генетика уйныйдыр дип саныйм. Шул ук вакытта сәламәтлегеңә тиешле игътибар бирү дә кирәк. Мин дөрес туклануга зур игътибар бирәм, әлбәттә инде, фитнес белән даими шөгыльләнәм. Авыр ярышлардан соң тернәкләнү өчен бу бик мөһим. Тормыш иптәшем дә фитнес фанаты.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading