16+

Төзелеш акчалары тикшерелә

Шәһәр башкарма комитетында оештырылачак махсус эшче төркем муниципаль берәмлек җаваплылыгындагы Универсиада корылмалары төзелешенә һәм әзерлек чараларына тотылучы финанс әйләнешен тикшерергә керешәчәк.

Төзелеш акчалары тикшерелә

Шәһәр башкарма комитетында оештырылачак махсус эшче төркем муниципаль берәмлек җаваплылыгындагы Универсиада корылмалары төзелешенә һәм әзерлек чараларына тотылучы финанс әйләнешен тикшерергә керешәчәк.

«Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә Мэр Илсур Метшин: «Әгәр финанс чыганакларын файдалануда урлашулар ачыкланса, эш прокуратурага тапшырылачак», - дип кисәтте. Казан мэрының коррупциягә каршы сәясәт буенча киңәшчесе Ратмир Шәйдуллин үзенең чыгышында башта торак-коммуналь хуҗалык тармагына тукталды. «Тикшерү барышында гомум йорт ихтыяҗлары (ОДН) зур булган, исәп-хисап дөрес ясалмаган, фатирларда чит кешеләр яшәгән фактлар ачыклана тора. Мәгълүмат хокук саклау органнарына җиткерелә, исәп-хисаплар кабаттан ясаттырыла. Идарәче компанияләрне тикшерү график буенча дәвам итәчәк», - диде ул. Шәһәр башкарма комитетының җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр комитеты, архитектура, торак сәясәте, шәһәр төзелеше рөхсәтләре идарәләре эшчәнлекләре дә игътибар үзәгенә алыначак. «Бу структураларга халык аеруча еш мөрәҗәгать итә. Документларны әзерләп бирү ел буена сузыла. Регламент сакланмау гражданнарның хакимияткә карата ышанычын киметә», - диде Ратмир Шәйдуллин. Гражданнар белән эшләүне яхшырту максатында, җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре комитеты белән архитектура идарәсе базасында күпфункцияле бердәм үзәк оештыру планлаштырыла. Илсур Метшин: «Эшчәнлеге үтә күренмәле үзәк оештыру безнең күптәнге ният. Бу - халыкара стандарт. Гариза бирүче чиновникка бәйле түгел», - дип, әлеге тәкъдимне хуплады.
Ратмир Шәйдуллин Универсиада корылмалары төзүдә, юл-урам челтәрен, йортларны һәм диварларны төзекләндерүдә закон таләпләре үтәлешен тикшерүче тагын бер эшче төркем оештыру зарурлыгын ассызыклады. Бу фикергә дә теләктәшлек күрсәтеп мэр: «Универсиадага әзерләнү - бер эш, аны үткәрү - икенче мәсьәлә һәм өченчесе - мундирга тап төшермәү», - диде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading