16+

УНИВЕРСИАДА ачылышы тантанасы һәр гаилә өчен бәйрәм булсын

Бөтендөнья студентлар уеннары ачылышы тантанасы репетициясе 15 февральдән башлана.

УНИВЕРСИАДА ачылышы тантанасы һәр гаилә өчен бәйрәм булсын

Бөтендөнья студентлар уеннары ачылышы тантанасы репетициясе 15 февральдән башлана.

Казан мэры Илсур Метшин рәислегендә XXVII Җәйге Универсиаданың ачылу һәм ябылу танатанасына әзерлек штабы утырышы булды. Очрашуда оештыру мәсьәләләре һәм әзерләнә торган грандиоз шоуның ничек булачагы каралды. Иҗади коллективлар - балет һәм цирк төркемнәре, күп халык катнаша торган чараларда сәхнә артистларын сайлап алу эшләре төгәлләнгән. Универсиада ачылышында күрергә мөмкин булган төп номерларның репетициясе инде февраль уртасыннан ук башланачак икән. «Казан-2013» башкарма дирекциясе» оешмасының генераль директор урынбасары Игорь Сивов әйтүенчә, сайлап алынган коллективлар Казанның спорт комплексларында әзерләнәчәк. Шоуда җиде меңләп кеше катнашачак, ә ачылу тантанасы үзе дүрт сәгатькә сузылыр дип көтелә. Илсур Метшин фикеренчә, атаклы спортчылар һәм артистлар белән бергә яшь казанлыларны да мөмкин кадәр күбрәк катнаштырырга кирәк. «Универсиада ачылышы тантанасы Татарстандагы һәр гаилә өчен бәйрәм булсын иде», - дип билгеләп үтте ул. Тамашачыларның туксан проценты нәкъ менә шул тантананы караячак. Аныңча, бу дөньяга Казан турында ишеттерүнең бер зур мөмкинлеге булып тора.
Исегезгә төшерәбез: Универсиада 6-17 июль көннәрендә узачак. Аны ачу тантанасы 45 мең тамашачыга исәпләнгән яңа стадионда булачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading