16+

Уңышлар гына түгел, сәер хәлләр дә Олимпиадаларның бизәге була ала

Олимпия уеннары, батырлык, чыдамлык, көч һәм рух ныклыгы белән сокландырып кына калмыйча, кайвакыт көтелмәгән хәлләре белән дә таң калдыра. Спортчылар катнашындагы курьезлар ак Олимпиадалар тарихында да җитәрлек.

Уңышлар гына түгел, сәер хәлләр дә Олимпиадаларның бизәге була ала

Олимпия уеннары, батырлык, чыдамлык, көч һәм рух ныклыгы белән сокландырып кына калмыйча, кайвакыт көтелмәгән хәлләре белән дә таң калдыра. Спортчылар катнашындагы курьезлар ак Олимпиадалар тарихында да җитәрлек.

Тимераякта узышучыларның дистанциядә егылуы - әлеге спорт төренә хас күренеш. Әмма 2002 елгы Солт-Лейк-Сити Олимпиадасындагы егылу бөтенләй башка характерда. 1000 метр арага финал узышларында Австралия спортчысы Стивен Брэдбери көндәшләреннән зур аерма белән булмаса да, артта бара. Ни гаҗәп, аннан алда баручы дүрт спортчының барысы да соңгы борылышта егыла һәм Стивен Олимпия чемпионы була. Алай гына да түгел, әлеге курьез аны кышкы Олимпия уеннарында беренче алтын медаль яулаган Австралия спортчысы итеп тарихка кертеп калдыра. Кирәкле вакытта кирәкле урында булырга дигән хакыйкать менә шулдыр инде.
Шул ук Олимпиадада чаңгычылар ярышында да кызыклы хәл килеп чыга. Камерун спортчысы 10 км арага узышта финишка көндәшләреннән бик күп вакытка калышып, зур авырлык белән килеп җитә. Шуңа карамастан, чаңгычылар, шул исәптән ярышның җиңүчесе дә аны көчле алкышлар белән каршылый. Камерун спортчысы менә шул чагында иң мөһиме җиңү түгел, ә катнашу дигән гыйбарәнең асылын яхшы аңлагандыр инде.
2002 елгы бу Олимпиада тау чаңгысы ярышларындагы курьез белән дә истәлекле. Француз спортчысы Дальсен таудан төшкәндә финишка 30 метр кала бер чаңгысын югалта. Сыңар чаңгысында килеш ул финиш сызыгын уңышлы һәм иң мөһиме - имгәнүләрсез уза. Спортчының тырышлыгы бушка китми, дистанцияне бер чаңгы белән тәмамласа да, аның нәтиҗәләрен гамәлдән чыгармыйлар.
Ямайка белән бобслейны, беренче карашка, бөтенләй янәшә куеп булмый. Әмма әлеге илнең бобслей осталары кышкы Олимпиадаларда 1998 елдан бирле катнашып килә. Беренче Олимпиада вакытында бобның техник проблемалары чыгып, Ямайка командасы трассаны азагына кадәр үтә алмый. Шулай да спортчылар аптырап калмый, алар калган юлны бобны кулларына күтәреп җәяүләп үтә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading