16+

Уңышсыз турне

«Ак Барс»ның Урал төбәгендә уздырган соңгы ике матчы да 0:1 исәбенә тәмамланды. Казан хоккейчылары Уфада да, Магнитогорскида да бер генә алка да кертә алмады.

Уңышсыз турне

«Ак Барс»ның Урал төбәгендә уздырган соңгы ике матчы да 0:1 исәбенә тәмамланды. Казан хоккейчылары Уфада да, Магнитогорскида да бер генә алка да кертә алмады.

«Салават Юлаев» белән очрашуның язмышы өченче периодта гына хәл ителгән булса, «Металлург»ның беренче периодта ук «барс»лар капкасына ташлаган бердәнбер алкасы бу матчта ахыргы нәтиҗәне ясаган булып чыкты.
Рәттән ике коры җиңелүдән соң, Валерий Белов шәкертләре Көнчыгыш конференциядә беренче урынга чыгу шансын югалтты. Конференция лидеры «Металлург»тан безне 7 очко аера хәзер.
Бүген Казан хоккейчылары даими чемпионаттагы ахыргы уенын Чиләбедә «Трактор»га каршы уздыра. Очрашу Мәскәү вакыты белән 17.00 сәгатьтә башлана.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading