16+

Виталий Мутко: «Спорт – Россиянең дөнья аренасында көндәшлек тудыра алырлык бердәнбер тармагы»

Россиянең җор телле, «утта янмый, суда батмый» торган спорт министры Виталий Мутконың 2014 елгы Сочи Олимпиадасы һәм 2018 елгы Мундиальгә әзерлек, министрлыктагы хезмәт хаклары һ.б. хакындагы кызыклы фикерләре:

Виталий Мутко: «Спорт – Россиянең дөнья аренасында көндәшлек тудыра алырлык бердәнбер тармагы»

Россиянең җор телле, «утта янмый, суда батмый» торган спорт министры Виталий Мутконың 2014 елгы Сочи Олимпиадасы һәм 2018 елгы Мундиальгә әзерлек, министрлыктагы хезмәт хаклары һ.б. хакындагы кызыклы фикерләре:

Сочига әзерлек турында
«Сочи Олимпиадасында 13 спорт төренең 98 дисциплинасы буенча медальләр комплекты уйнатылачак. Россия бобслей белән чанада уңышка өметләнә ала, биатлонда да уңыш китерерлек резерв бар. Һәм, әлбәттә, хоккей».
«Тагын бер кат аңлавыгызны телим: спорт - Россиянең дөнья аренасында конкурентлык тудыра алырлык бердәнбер тармагы».
«Күп эшләр башкарылды, матди базадагы проблемалар да чишелә. Фармакологиядә, спортчыларны әзерләү технологияләрендә дә алга адымнар ясалды. Әлегә бобларны гына үзебездә җитештерә алмыйбыз. Безнең BMW һәм Mercedes компанияләребез юк шул. Спортның техник төрләрендә бөтен проблема да шуңа барып тоташа».
«Олимпия объектлары декабрьгә әзер булып бетәчәкме? Үзәк стадионнан калганнары инде бүген үк әзер. Ярышларны ачу тантанасы узачак стадион да декабрьгә өлгерәчәк. Дөрес, кайбер урыннарда транспорт, коммуналь инфраструктура әзер түгел. Шулай да Олимпиадага кадәр өлгертеләчәк. Сез аңларга тиеш, мин бит спорт министры, төзелеш өчен җавап бирмим. Моның өчен «Олимпстрой», башка махсус ведомстволар бар. Минем бурыч - спорт объектларының тиешле таләпләргә җавап бирүен контрольдә тоту, аларның безнең федерацияләр һәм җыелма командалар өчен үтемлелеген тәэмин итү».
Футбол чемпионатына нәрсә әзер?
«2018 елгы чемпионатка әлегә бары бер стадион - «Казан-Арена» гына әзер. Стадионнарга хәзер яңа таләпләр куела. «Лужники» үз вакытында элиталы берничә йолдызлы санала иде, хәзер шуның берсе дә юк. Ни өчен Туринда иске стадионны сүтеп, яңасын төзеделәр дип уйлыйсыз? Таләпләр һәрвакыт үсеп-үзгәреп торганга.
Иң мөһиме - безнең стадионнардагы газоннар белән көлкегә калмаска. Казанда аны җәяләр инде. Аларга кат-кат әйтәм: Питерда газонны ничек җәйгәннәрен өйрәнегез, яңа технологияләр белән танышыгыз, дим. Бу эшне Россия футбол берлеге, Россиянең футбол буенча премьер-лигасы да үз карамагында тотарга тиеш, анда утыручылар зур хезмәт хаклары алып эшли».
«Спорт министрлыгында уртача хезмәт хакы 40 мең сум тәшкил итә. Россиянең Олимпия комитеты президентының кабул итү бүлмәсендә утыручы сәркатип спорт министрына караганда күбрәк хезмәт хакы ала».

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading