Шәһри Казан

«Волга» дулкыны какты

Казанның «Рубин» футбол командасы Түбән Новгородта җирле «Волга»дан җиңелеп кайтты. Казанлылар капкасына туп беренче таймда ук керде. Матчта исәп 11 нче минутта ачылды. «Волга»ның беренче көчле һөҗүме үк безнекеләр капкасына туп керү белән тәмамланды. «Волга» уенчысы Даниленконың дебют матчындагы гол иде ул. Икенче таймда уен кыры хуҗалары өстенлекләрен икеләтә арттырдылар...

Реклама

Казанның «Рубин» футбол командасы Түбән Новгородта җирле «Волга»дан җиңелеп кайтты. Казанлылар капкасына туп беренче таймда ук керде.
Матчта исәп 11 нче минутта ачылды. «Волга»ның беренче көчле һөҗүме үк безнекеләр капкасына туп керү белән тәмамланды. «Волга» уенчысы Даниленконың дебют матчындагы гол иде ул. Икенче таймда уен кыры хуҗалары өстенлекләрен икеләтә арттырдылар - исәпне 2:0 иттеләр. «Рубин» да уенда коры калмады, билгеле. 92 нче минутта булса да каршы як капкасына бер туп кертә алдылар егетләр. Әмма бик аз аерма - 2:1 исәбе белән тәмамланган уен казанлыларның турнир таблицасындагы урыннарын начарландырырга җитте.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: