16+

Хөкемдарларга тел-теш тидерүче юк, җиңүчеләр тарихта булмаган бүләкләр алды...

Лаеш, Әлмәт, Чаллы, Теләче... – икенче ел рәттән көрәш буенча Татарстан чемпионатында беренче дүртлек шундый. Чистай командасы быел алтынчы урынга ук күтәрелде.

Хөкемдарларга тел-теш тидерүче юк, җиңүчеләр тарихта булмаган бүләкләр алды...

Лаеш, Әлмәт, Чаллы, Теләче... – икенче ел рәттән көрәш буенча Татарстан чемпионатында беренче дүртлек шундый. Чистай командасы быел алтынчы урынга ук күтәрелде.

Көрәш буенча республика чемпионатының артык мәгънәсе дә юк иде кебек быел. Чөнки Россия чемпионаты (Татарстанда җиңүчеләр Россия чемпионатына бара бит) декабрьдә үтми. Яз көне узачак ул. Шуңа күрә 2024 елда Татарстан чемпионаты тагын бер тапкыр, яз көне үтәчәк. Ә быелгы Россия чемпионаты урынына декабрьдә “Автодор” оешмасы Кубогына бәйге оештырыла. Татарстанның ноябрь чемпионнары шунда катнашачак. Көз айларында уза торган “минсельхоз” бәйгесе дә үтми хәзер. Мөгаен, Татарстан чемпионаты да вакытын үзгәртер. Шулай да быелгысын оештырды әле көрәш федерациясе. Әйтергә кирәк, матур оештырды. Хөкемдарларга артык тел-теш тидерүче булмады. Җиңүче көрәшчеләрне дә саллы бүләкләр көтте бу юлы. Татарстан чемпионатлары тарихында тәүге тапкыр чемпионнар – 100әр мең сум, көмеш медаль ияләре – 70шәр мең сум, ә өченче урында калучылар 50шәр мең сум күләмендә акчалата бүләккә ия булды.

Көчлеләр җиңде
Аерым үлчәү категорияләрендә, әлбәттә, көчлеләр җиңде. Шушы көндә, шушы көрәштә көчлеләр. 60 кг.га кадәрге егетләр арасында барысы да Лаештан Алексей Абрамовка “куйган” иде. Ә ул оттырды. Финалда Абрамов икенче яшьлеген кичерүче Кукмара егете Илсур Гыймадетдиновка җиңелде. Моннан берничә ел элек чемпион кала башлагач, Илсур аягына операция ясатты. Авырлык белән генә көрәшә башлады, янәдән призерлар арасына керде, иң матур техник алым өчен Ильяс Галимов истәлегенә куелган премия белән бүләкләнде һәм менә быел 32 яшендә янәдән Татарстан чемпионы булып танылды. Ярымфиналда ул үзеннән ун яшькә яшьрәк, ләкин соңгы бер-ике елда “йолдыз”га әверелгән Илфат Миңнегалиевны очколар буенча чистага җиңде. Афәрин, Илсур!

65 кг.га кадәр авырлыкта Чистай егете Илнар Закиров барлык тамашачыларның, көрәш җанатарларының өметен аклап, алтын медаль яулады. Узган елгы чемпион Илназ Димиев (Лаеш) – икенче урында.

70 килолылар арасында Илназ Рамазановка Лаешка күчү килеште булса кирәк. Баштарак Илназ инде берничә ярыш дәвамында үзен отып килгән көндәше Айназ Тимеровны җиңде. Ярымфиналда Ислам Фәлаховка оттырыр инде дип өметләнделәр. Анысын да җиңеп чыкты. Финалда исә Балтач егете Илнар Муллахмәтовны бирелдерде.

75 килограммга кадәр үлчәүдә дә фаворит өметләрне аклады. “Грегор”, ягъни мәсәлән Динар Кәримуллин (Лаеш) артык каударланмыйча, бәреп ата торган алымнар кулланмыйча, тыныч кына бөтен көндәшләрен җиңеп чыкты. Икенче урында калган Рафаэль Бильдановка (Әлмәт) өметләр зурдан. Берничә ел элек кенә яшьләр арасында ел саен чемпион калган егет икенче ел рәттән зурлар арасында да призерлар арасына эләгә. 80 килолылар арасында исә Әлмәттән икенче Рафаэль – Кәлимуллинга тиңнәр табылмады. 85 килограммга кадәр үлчәүдә эмоцияләре бөтен залны уятып җибәрүче Илшат Идиатовның шәкерте Фаяз Зарипов (Арча) җиңү яулады.

Иң “кайнар” финал, әлбәттә, 90 килода узды. Лаеш егете Раил Сәлахетдиновны барысы да эмоцияләре ташып торган, әллә нинди алымнар, кул хәрәкәтләре, мимика күрсәткән көрәшче буларак белә. Бу юлы да көлдерде ул башта. Отып та барды. Инде чемпион булам дигәндә, көндәше Айрат Сәмигуллин (Бильданов кебек үк, Оренбургтан Әлмәткә килеп эләккән егет) барыбер өстенлеккә иреште һәм чемпион булып танылды. Раилгә бераз сабыррак булыргадыр бәлки?

100 һәм 115 килограммга кадәр авырлыкларда Илмир Төхвәтуллин (Лаеш) белән Раил Нургалиевларның (Теләче) җиңүе турында яздык инде. Финалда алар Илнар Галимов һәм Айнур Сыртаевны бирелдерделәр. Сыртаев дигәннән, берничә ел дәвамында ул Башкортстаннан килеп, Чистай районы өчен бил алыша. Ике як өчен дә файдалы. Айнур даими практикага ия булса, Чистай командалар беренчелегендә югары урыннарга күтәрелү мөмкинлегенә ия. Бу юлы күрше республика егетләре чистайлылар составында тагын да күбрәк иде. Җитмәсә, Булат Мусин да шул ук команда өчен көрәшә. Нәтиҗәдә, Чистай районы бу юлы алтынчы урынга ук күтәрелде. Афәрин!

Иң авыр үлчәүләрдә дә җиңүчеләр алдан ук “билгеле” иде. Бу юлы туган ягы – Зәй командасы өчен чыгыш ясаган Радик Сәлахов 130 килолылар арасында чемпион калса, Чаллы егете Ранис Гыйләҗетдинов баһадирлар арасында ышанычлы җиңүгә иреште.

“Лаеш шулпасы”ның файдасы
Күрәсез, язмада иң күп телгә алынган егетләр – Лаеш батырлары. Быелгы җиңүләре тагын ышанычлырак булмадымы икән әле. Чын мәгънәсендә дрим-тим – хыял командасы лаешлыларда. Тегеннән-моннан батырларны тарткалап, ярышларга гына алып килү белән шөгыльләнми алар. Чакыра, сыный, эшкә урнаштыра, тораклы итә, Лаешта торып кала алмаганнары кире кайтып китә. “Йолдыз”ларга карап, акрынлап балалары, яшьләре дә үсә башлады. Кайчандыр башка районнардан үзләренә танылган көрәшчеләрне чакырып, легионерлар командасы дип тәнкыйтьләнгән Әлмәттә дә әнә хәзер үз көрәшчеләре бил алыша. Өлкәннәргә, танылганнарга карап, алардан үрнәк алып, көрәшкә мәхәббәтләре уянган яшьләр көрәшә...

Чемпионнар һәм призерлар

60 кг үлчәү авырлыгы:
1 урын – Илсур Гыймадетдинов (Кукмара)
2 урын – Алексей Абрамов (Лаеш)
3 урын – Илфат Миңнегалиев (Лаеш), Алмаз Җиһангәрәев (Түбән Кама)

65 кг үлчәү авырлыгы:
1 урын – Илнар Закиров (Чистай)
2 урын – Илназ Димиев (Лаеш)
3 урын – Салават Әхмәтгалиев (Арча), Алмаз Миңнехуҗин (Әлмәт)

70 кг үлчәү авырлыгы:
1 урын – Илназ Рамазанов (Лаеш)
2 урын – Илнар Муллахмәтов (Балтач)
3 урын – Артур Хәкимов (Тукай), Ислам Фәләхов (Алабуга)

75 кг үлчәү авырлыгы:
1 урын – Динар Кәримуллин (Лаеш)
2 урын – Рафаэль Бильданов (Әлмәт)
3 урын – Мөнир Галләмов (Теләче), Илсаф Ишмөхәммәтов (Лаеш)

80 кг үлчәү авырлыгы:
1 урын – Рафаэль Кәлимуллин (Әлмәт)
2 урын – Марат Кәримуллин (Кукмара)
3 урын – Айнур Нургалиев (Мамадыш), Ринат Мингалиев (Чаллы)

85 кг үлчәү авырлыгы:
1 урын – Фаяз Зарипов (Арча)
2 урын – Алмаз Сәетов (Теләче)
3 урын – Рөстәм Сәлахов (Чаллы), Тамирлан Керефов (Чистай)

90 кг үлчәү авырлыгы:
1 урын – Айрат Сәмигуллин (Әлмәт)
2 урын – Раил Сәлахетдинов (Лаеш)
3 урын – Айдар Әхмәтов (Яшел Үзән), Руслан Зыятдинов (Чистай)

100 кг үлчәү авырлыгы:
1 урын – Илмир Төхвәтуллин (Лаеш)
2 урын – Илнар Галимов (Алабуга)
3 урын – Рөстәм Серазеев (Балтач), Рәсим Шириев (Әлмәт)

115 кг үлчәү авырлыгы:
1 урын – Раил Нургалиев (Теләче)
2 урын – Айнур Сыртаев (Чистай)
3 урын – Рамил Фәршатов (Зәй), Айдар Алтынбаев (Әлмәт)

130 кг үлчәү авырлыгы:
1 урын – Радик Сәлахов (Зәй)
2 урын – Ринат Дәүләтшин (Кукмара)
3 урын – Илмир Хәсәншин (Түбән Кама), Айназ Билалов (Лаеш)

130 кг нан югары үлчәү авырлыгы:
1 урын – Ранис Гыйләҗетдинов (Чаллы)
2 урын – Ильяс Газизуллин (Чаллы)
3 урын – Фирдүс Зәйнуллин (Яңа Савин), Газинур Шаһабиев (Кукмара)

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading