16+

ЯҢА ЕЛДА ике җиңү

Яңа елга аяк басканга санаулы гына көннәр, ә «Ак Барс» җанатарларын ике тапкыр шатландырып та өлгерде инде. Беренче уенда «Салават Юлаев»ны зур исәп белән тар-мар итсә, икенчесендә Көнбатыш конференциясенең лидеры - СКАны бер очкосыз кайтарып җибәрде.

Уфалыларның уенын карап ирексездән «кунак булсаң, тыйнак бул» дигән гыйбарә искә төште. Гомер бакый принципиаль көндәш булган «Салават»ның мондый хәлсез чагын күптән күргән юк иде инде. Өлкән тренер В.Сафинның эшеннән азат ителүе дә юкка гына түгеллеген спорт сөючеләр үз күзләре белән күреп инанды - ыгы-зыгы күп, нәтиҗә юк. Югыйсә Уфа командасында танылган уенчылар да җитәрлек, әмма алар «Ак Барс»ның тугыз алкасына өч тапкыр гына җавап бирә алды.
Ковальчук җитәкләгән СКАны казанлылар аеруча әзерлек белән каршы алды, бу хакта уеннан соң өлкән тренер В.Белов та уй-фикерләре белән бүлеште. Ни генә дисәң дә, СКА - Көнбатышның лидеры, абруйлы, оста уенчылардан тупланган. «Ак Барс» капкасын саклаган Барулинга бу уенда эш җитәрлек булды, әмма питерлылар уңышка ирешә алмады. Казанлылардан Зарипов - ике, соңрак Петров тагын бер алка кертеп, уен азагына хәтле исәп үзгәрмәде. Бары тик капкачыны алтынчы уенчыга алыштырып кына СКА бер алка кертә алды. Соңгы нәтиҗә - 3:1.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading