16+

Яралы сугышчыларны дәвалаудан – паралимпия хәрәкәтенә

2014 елгы ак Олимпиада башкаласы Сочи 7-16 март көннәрендә XI Паралимпия уеннарын да кабул итәчәк. Физик мөмкинлекләре чикләнгән спортчылар арасында уздырылучы әлеге уеннарның ярты гасырдан артык тарихы бар. Дөньяда паралимпия хәрәкәтенә мәшһүр алман нейрохирургы Людвиг Гуттман нигез сала.

Яралы сугышчыларны дәвалаудан – паралимпия хәрәкәтенә

2014 елгы ак Олимпиада башкаласы Сочи 7-16 март көннәрендә XI Паралимпия уеннарын да кабул итәчәк. Физик мөмкинлекләре чикләнгән спортчылар арасында уздырылучы әлеге уеннарның ярты гасырдан артык тарихы бар. Дөньяда паралимпия хәрәкәтенә мәшһүр алман нейрохирургы Людвиг Гуттман нигез сала.

Озак еллар буе Бреслау хастаханәсендә эшләгән табиб 1939 елда Англиягә күчеп китә. 1944 елда ул Бөекбритания Хөкүмәте кушуы буенча Сток-Мандевиль шәһәрчегендәге хастаханә каршында арка мие травмасы үзәген ача. Гуттман, үз дәвалау методикаларын кулланып, Икенче Бөтендөнья сугышында яраланган бик күп сугышчыларга гадәти тормышка кайтырга ярдәм итә. Аның авыр яралыларны дәвалау методикасында спортка мөһим урын бирелгән. Нәкъ менә әлеге табиб 1948 елда үз шәһәрчегендә коляскалы инвалидлар арасында җәядән ату буенча ярышлар оештыра. Бу вакытта Лондонда Олимпия уеннары бара торган була. 1952 елда, чираттагы Олимпия уеннарына туры китереп, табиб Англия белән Голландиядә 130 инвалид спортчы арасында тәүге тапкыр халыкара ярышлар оештыра. 1956 елда ул, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында спорт ярышлары оештыруы һәм Олимпия хәрәкәтенә саллы өлеш кертүе өчен, Халыкара Олимпия комитеты бүләгенә лаек була. Гуттманның башлангычы белән, 1960 елда Римда беренче җәйге Паралимпия уеннары уза. Ә кышкы Паралимпия уеннары 1976 елдан үткәрелә башлый.
Кышкы Паралимпия уеннары 6 спорт төренә нигезләнә
Биатлон
1988 елда Калгаридагы Паралимпия уеннарында биатлонны хәрәкәт итүдә проблемалары булган ир-ат спортчылар гына тәкъдим итә. Тагын 4 елдан Альбервильдәге ярышларда аларга күрүдә проблемалары булган биатлончылар да кушыла. Начар күрүче биатлончылар өчен диаметры 30 мм булган мишеньнар сайлана, ә терәк-хәрәкәт системасындагы тайпылышлары булган спортчылар 25 мм лы мишеньнардан файдалана. Мишеньга ядрәне тидерә алмаганда, һәр ялгышу өчен спортчыга берәр штраф минуты билгеләнә. Гадәти биатлончылардан аермалы буларак, паралимпиячеләр узыш вакытында винтовканы аркаларына асып йөгерми, алар мишеньга ату урынына куелган була. Инвалид спортчылар бары җиргә ятып кына ата, гадәти биатлондагы кебек басып ату позициясе каралмаган. Күрү белән проблемалары булган биатлончыларга мишеньга ату өчен дөрес позицияне сайларга һәм винтовканы көйләргә махсус ярдәмче булыша.
Чаңгы ярышлары
Паралимпия уеннарының әлеге дисциплинасында баштарак аяклары ампутацияләнгән яки күрү буенча инвалид саналган спортчылар гына катнаша. Беренчеләре махсус җайланмага таяна, икенчеләре исә дистанцияне махсус озатып йөрүчеләр ярдәмендә уза. Ә 1984 елдан чаңгы узышларында коляскалы инвалидлар да катнаша башлый. Алар утырып шуа торган махсус чаңгылардан файдалана, кулларына кыска таяклар ала.
Тау чаңгысы
Әлеге дисциплинада инвалид спортчылар өчен өч чаңгы файдаланыла торган слалом каралган: спортчылар таудан бер чаңгыда шуып төшәләр, чаңгы таягы очларына өстәмә ике чаңгы беркетелгән була. Ул коляскалы спортчылар өчен каралган һәм беркадәр сноубордингны хәтерләтә.
Коляскадагы керлинг
Монда спортчылар коляскада утырып ярыша. Ирләр һәм хатын-кыз спортчылардан катнаш командалар төзелә. Традицион керлингтан аермалы буларак, коляскадагы керлингта ташны яхшырак шудыру өчен паркетны «ышкып» йөрүчеләр юк. Ташларны күчә торган махсус таяклар белән этеп шудыралар.
Боздагы следж-узышлар
Тимераякта узышуның Паралимпия уеннарындагы аналогы әнә шулай атала. Ул коляскалы спортчылар арасында уздырыла. Спортчылар тимераяк урынына махсус чанадан файдалана.
Следж-хоккей
Гадәти хоккейның аналогы булган әлеге спорт төренә Швециянең коляскалы спортчылары нигез сала. Бу уенда да һәр яктан алтышар хоккейчы катнаша (капкачыны да кертеп). Бозда алар чанада хәрәкәтләнә, ә кулларына икешәр кәшәкә ала. Кәшәкәләрнең берсе спортчыга бозда этелү һәм маневрлар ясау өчен кирәк булса, икенчесе белән ул алкага суга. Мондый хоккей 15әр минутлы өч периодтан тора.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading