16+

ЮЛ БИРЕГЕЗ, ЕВРО-2012 КИЛӘ!

Иртәгә Иске дөнья кыйтгасында зур футбол бәйрәме - Евро-2012нең финал этабы башлана. Аны берьюлы ике ил - Польша белән Украина кабул итә. Бүгенге чыгарылышны тулысынча дүрт елга бер килә торган әлеге футбол бәйрәме тарихына, бүгенгесенә багышларга булдык.

ЮЛ БИРЕГЕЗ, ЕВРО-2012 КИЛӘ!

Иртәгә Иске дөнья кыйтгасында зур футбол бәйрәме - Евро-2012нең финал этабы башлана. Аны берьюлы ике ил - Польша белән Украина кабул итә. Бүгенге чыгарылышны тулысынча дүрт елга бер килә торган әлеге футбол бәйрәме тарихына, бүгенгесенә багышларга булдык.

Гамәлдәге форматта соңгы тапкыр
Футбол буенча Европа чемпионаты УЕФА җитәкчелегендә дүрт елга бер тапкыр уздырыла торган турнир. Быелгысы 14 нче турнир санала. Европа чемпионаты бу юлы 8 июньдә старт алып, 1 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Евро-2012 - Европаның милли футбол турнирлары тарихында берьюлы ике ил кабул иткән инде өченче чемпионат. Евро-2000 Нидерланд корольлеге белән Бельгия стадионнарында узса, 2008 елгы Европа беренчелеген Швейцария белән Австрия кабул иткән иде.
Европа чемпионы исеменә бу турнирда узган еллардагы кебек 16 команда дәгъва итә. Алар катнашында барлыгы 31 матч узачак. Россия бу юлы уеннарның хуҗасы Польша, шулай ук Греция һәм Чехия белән А төркеменә эләкте. В төркемендә Алмания, Голландия, Португалия һәм Дания. С төркемендә Хорватия, Испания, Ирландия һәм Италия. D төркемендә Франция, Украина, Англия һәм Швеция.
8 июнь көнне Евро-2012 гә Польша - Греция матчы белән Варшавада старт биреләчәк. Россия җыелма командасы да Европа аренасында көрәшне шушы ук көнне Чехия командасына каршы башлый. Икенче көнне В төркемендә матчлар башлана. 10 июньдә С төркеме командалары көрәшкә ташлана. 11 июньдә, чемпионатның дүртенче көнендә, турнирның тагын бер хуҗасы - Украина җыелмасы үзенең D төркемендә көрәш башлый. Ул беренче матчын Киевта Швеция командасына каршы уздырачак. Ярышларның төркем этабы 19 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Бер көнлек тәнәфестән соң, футбол сөючеләр дүрт кич рәттән чирек финал уеннарын күзәтә алачак. Ярымфинал матчлары 29 һәм 30 июньдә Варшава һәм Донецк калаларында уза. Ә яңа Европа чемпионының исеме 1 июльдә Киевның «Олимпийский» стадионында узган финал уеныннан соң мәгълүм булачак.
Шунысы игътибарга лаек: Евро-2012 ярышларның финал этабында 16 команда катнашкан соңгы турнир булачак. Тагын дүрт елдан Франциядә узачак Евро-2016ның финал стадиясендә 24 илнең җыелма командасы катнашачак. Европаның күп кенә футбол ассоциацияләре тәкъдимнәрен исәпкә алып, УЕФАның башкарма комитеты шул хакта карар итте.
Быелгы Евроның билет бәяләренә килгәндә, алар, категориясенә карап, шактый аерыла. 8 июньдә узачак ачылыш матчына 1 категория өчен билетлар - 250 евро, 2 категория өчен - 140 евро, 3 категория өчен 45 евро тора. Төркем матчларына билетлар арзанрак. 1 категория өчен - 120 евро, 2 категория өчен - 70, 3 категория өчен 30 евро тора. Чирек финалга билетлар, категориягә карап, 150, 80, һәм 40 евро тәшкил итә. Ярымфинал матчларын стадионга барып караучыларга билет өчен, категориясенә карап, 270 евро, 150 һәм 45 евро түләргә туры киләчәк. Иң кыйммәтле билетлар, әлбәттә, финал матчына сатылган. Аның бәясе 600 еврога җитә.

Безнекеләрне дә бел!
Төп континент турнирына санаулы көннәр калганда, sportbox.ru порталы илнең Европа чемпионатларында танылган иң яхшы футболчылар бишлеген барлады. Аны «Шәһри Казан» укучылары игътибарына да тәкъдим итәбез.
Лев ЯШИН, 1960 елгы Европа чемпионатының алтын, 1964 елгы Европа беренчелегенең көмеш медале иясе
Лев Яшин совет футболының гына түгел, дөнья футболы легендасы да. Ул безнекеләр Европа чемпионатын откан 1960 елгы турнирның иң яхшы капкачысы дип табылып, чемпионатның символик җыелма командасы составына керә.
Виктор ПОНЕДЕЛЬНИК, 1960 елгы Европа чемпионатының алтын, 1964 елгы Европа беренчелегенең көмеш медале иясе
Виктор Понедельник беренче Европа чемпионаты тарихына «алтын» гол авторы булып кереп калды. Бу турнирда ул иң яхшы һөҗүмчеләрнең берсе булып таныла. Ул керткән туплар ярышларның иң хәлиткеч этабында - ярымфинал һәм финалда ил җыелма командасына җиңү яуларга ярдәм итә. 1964 елгы чемпионатта исә аның Швеция капкасына керткән ике тубы безнең команданы чирек финалдан турнирның алдагы стадиясенә чыгара.
Альберт ШЕСТЕРНЕВ, 1964 елгы Европа чемпионатының көмеш призеры, 1968 елгы чемпионатта - дүртенче урын
Совет футболында киң танылган сакчыларның берсе Альберт Шестернев Европа беренчелегенең финал турнирында ике тапкыр катнаша. 1968 елда Италиядә үткән Европа беренчелегенең ярымфиналы хакында әлегә кадәр төрле мифлар, легендалар яшәп килә. Трибуналарда күпсанлы җанатарларның көч биреп торуына карамастан, мәйдан хуҗалары капитаны Шестернов булган совет командасының оборонасын җимерә алмый. Төп һәм өстәмә вакыт голларсыз - 0:0 исәбенә тәмамлана. Ул вакытта хәзерге кебек җиңүчене ачыклау өчен пенальти тибү регламентта каралмаган була. Җиңүчене гади жирәбә ысулы белән ачыклыйлар. Нәтиҗәдә финалга юллама итальяннар өлешенә чыга. Шул рәвешле СССР җыелма командасы Европа чемпионатлары тарихына жирәбә нәтиҗәсендә җиңелгән беренче һәм соңгы команда булып кереп кала.
Ринат ДАСАЕВ, 1988 елгы Европа беренчелегенең көмеш призеры
Ул чакта легендар Валерий Лобановский җитәкләгән команданың континент беренчелегендә көмеш медальләр яулавында капкачы Ринат Дасаевның өлеше бик зур була. Төркем этабында ул Голландия командасыннан (турнирның чемпионы) бер туп та керттерми. Ирландия һәм Англия командалары белән матчларда да ышанычлы уен күрсәтә. Итальяннарга каршы уздырган ярымфиналда аның «йолдызлы» сәгате суга.
Андрей АРШАВИН, Евро-2008нең бронза медале иясе
Моннан дүрт ел элек Аршавинның Европа кырында күрсәткән батырлыклары җанатарларның хәтерләреннән җуелмагандыр әле. Төркем этабында шведларга каршы уздырган хәлиткеч уенда Аршавин көндәшләр капкасына мөһим туп кертүдә катнашты һәм үзе дә бер туп кертте. Аның нәтиҗәле уены Россия командасына, соңгы 20 елда беренче тапкыр, Европа беренчелегенең плей-офф өлешенә узарга ярдәм итте. Голландия белән узган һәм тарихка кереп калган чирек финалда да Аршавин иң яхшы уен күрсәтүчеләрнең берсе булды, Евро-2008нең символик җыелма командасы составына керде.

Россия командасы фаворитлар исемлегендә
Мөһим турнирга әзерлек кысаларында Россия командасының Италия җыелмасына каршы уздырган уңышлы уеныннан соң, Россиянең атказанган тренеры Александр Тарханов спорт басмаларының берсендә ил командасының Евро-2012дәге шанслары турында фикерләрен җиткерде.
- Италия командасын тар-мар итү эйфориягә бирелү өчен сәбәп булды дип уйлыйсызмы?
- Уңышлардан башны югалтырга да, төшенкелеккә бирелергә дә һич ярамый. Алайса бит бездә ничек: начар уйныйбыз икән, бөтенесе берьюлы бетте дип исәплибез, отабыз икән - шунда ук чемпионнарга әвереләбез. Андрей Аршавин дөрес әйтте, барлык нәтиҗәләрне дә онытып, уен турында гына уйларга кирәк.
- Команданы Еврога нинди хисләр белән озатасыз?
- Тыныч күңел белән. Дөрес, алда команданы уңайсыз көндәшләргә каршы уздырачак катлаулы уеннар көтә. Ләкин россиялеләр аларны отып, төркемдә беренче урыннан чирек финалга узарга тиеш.
- Еврода кайсы командаларны төп фаворитлар дип саныйсыз?
- Команда уенын тагын да яхшы итеп төзи һәм аны аерым уенчыларның индивидуаль башкару осталыгы белән үрә алганнар югарылыкта булачак дип исәплим. Минем фикеремчә, фаворитлар - Алмания, Испания, Голландия, Италия, Франция җыелма командалары. Россияне дә шушы исемлеккә кертер идем.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading