16+

Юнысов мәйданы гөлбакчага әвереләчәк

Казанда быел 6-17 июльдә узачак Студентларның халыкара Универсиадасына кадәр Юнысов мәйданын төзекләндерү ниятләнелә.

Юнысов мәйданы гөлбакчага әвереләчәк

Казанда быел 6-17 июльдә узачак Студентларның халыкара Универсиадасына кадәр Юнысов мәйданын төзекләндерү ниятләнелә.

Юнысовлар нәселендә сәүдәгәрлек үзен Екатерина II патшалык иткән чорларда ук таныткан Мөхәммәтрәхим Исхак улыннан башлана. Россиядә 1785 елда сәүдәгәрләрне исәпкә алу Бәрхет китабына Мөхәммәтрәхим Исхак улы да теркәлгән. Данлыклы сәүдәгәр, Татар Ратушасы башлыгы буларак, Иске һәм Яңа Татар бистәләренең эшләрен алып барган. Мөхәммәтрәхим Юнысов үз акчасына хәзерге К.Насыйри урамында Казан ханлыгы дәвереннән соң тәүге таш мәчет төзеткән. Әлеге гыйбадәтханә баштарак Юнысов исемен йөрткән, бүген ул Шиһабетдин Мәрҗани атамасы белән мәгълүм. Г.Тукай белән Ф.Кәрим урамнары киселешендәге яшел җирлек 1917 елларга кадәр Юнысов мәйданы дип йөртелгән. Мәчетләр төзеткән, башка хәйрия чараларына да акча кызганмаган Юнысовларны халык нык хөрмәт иткән.
Иске Татар бистәсе ветераннары Нурания Биктимерова, Регина Латыйпова һәм Искәндәр Камал «Яшел рекорд» проекты кысаларында бистә урамнарына агачлар утыртканда: «Юнысов мәйданын һәм андагы бакчаларның искиткеч матур чакларын хәтерлибез әле», - дип, ул көннәрне юксынып сөйләделәр.
- Юнысов мәйданы «Гашыйклар», «Бию» һәм «Сагыш» бакчаларын берләштергән булган. Болар барысы да яңартылачак. Шулай ук фонтан да куелачак. Эшләргә алынырга теләүче инвесторлар бар, - диде «Иске шәһәр» префектурасы префекты Линар Закиров. Бакчаларның берсен «Ташпулат» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең төзүчеләре торгызачак. Ветераннар сөйләвенчә, Юнысов мәйданындагы бакчаларда алмагач, миләш һәм шомырт агачлары да үскән. «Бистә тарихи документларга нигезләнелеп яңартыла. Әлбәттә, монда электәге кебек җиләк-җимеш агачлары да утыртачакбыз», - диде Казан мэры Илсур Метшин.
Иске Татар бистәсендә җәяүлеләргә өстенлек бирү, транспорт хәрәкәтен үзгәртү турында да уйланыла. Әгәр Г.Тукай белән Ф.Кәрим урамнары киселешендә җир асты юл кичүе төзелсә, бу Юнысов мәйданындагы бакчаларга хәвефсез күчү мөмкинлеге тудырыр иде. Җир астындагы кичүгә сувенир киосклары, фотолаборатория дә урнаштырырга була.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading