16+

Зур җиңүләр җиңелүләр аша килә?

Футбол. Чемпионатның язгы өлешендә «Рубин» сөендерми әле. Казан клубының соңгы 4 уен рәттән җиңә алганы юк. Узган ял көннәрендә үз тамашачысы алдында «Кубань»га каршы уздырган матчта безнең футболчылар бер генә туп та кертә алмады. Ә менә оборонадагы ике ялгышы «Рубин»ның үз капкасына ике гол белән тәмамланды. 25 турдан соң, 28...

Футбол. Чемпионатның язгы өлешендә «Рубин» сөендерми әле. Казан клубының соңгы 4 уен рәттән җиңә алганы юк. Узган ял көннәрендә үз тамашачысы алдында «Кубань»га каршы уздырган матчта безнең футболчылар бер генә туп та кертә алмады. Ә менә оборонадагы ике ялгышы «Рубин»ның үз капкасына ике гол белән тәмамланды. 25 турдан соң, 28 очко белән, Ренат Билалетдинов шәкертләре 10 нчы урында баруын дәвам итә. Ә алда казанлыларны тагын да җитдирәк сынау - «Спартак» һәм ЦСКА белән очрашулар көтә.
Хоккей. Еврочеллендж турнирында Олег Знарок җитәкчелегендә уздырган тәүге уенында Россия хоккейчылары Словакия командасын 3:1 исәбенә җиңгән булса, көндәшләрнең икенче очрашуында словаклар безнекеләрдән 4:3 исәбе белән реванш алды. Россия командасы, шушы ук турнир кысаларында, Братиславада 18-19 апрель көннәрендә Латвия командасы белән очраша.
Европа хоккей чакыруы матчлары командаларның дөнья чемпионатына әзерлек этабы санала. Биредә алган сабак, бәлки, безнең хоккейчыларга хаталарны хәлиткеч уеннарда кабатламаска ярдәм итәр.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading