16+

Татарстанда күпме балага симерү диагнозы куелган?

2023 елның 1 гыйнварына булган мәгълүматлар буенча, республикада 17 меңнән артык балада артык тән массасы күзәтелә.

Татарстанда күпме балага симерү диагнозы куелган?

2023 елның 1 гыйнварына булган мәгълүматлар буенча, республикада 17 меңнән артык балада артык тән массасы күзәтелә.

Шул ук вакытта медицина вәкилләре рәсми саннар реаль вазгыятьне чагылдырмый дип билгели. Тән авырлыгы белән проблемалары булганнар бермә-бер күбрәк.

Гомумән, Татарстанда эндокринолог күзәтүенә алынган балалар саны арта бара. Бигрәк тә мондый төр авырулар яшүсмерләр арасында күп булуы борчый. 14 яшькә кадәрге балаларның 6 процентында эндокрин система белән бәйле тайпылышлар күзәтелсә, үсмерләрнең 20 проценты, ягъни һәр бишенчесе белгечләр күзәтүенә алына. Калкансыман биз патологиясе һәм тазару – бу юнәлештәге иң төп проблемалар булып тора.

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш штаттан тыш балалар эндокринологы Мария Шәйдуллина сүзләренчә, симерү ул – косметик проблема гына түгел, ә пациентның яшәү сыйфатын һәм дәвамлылыгын киметә торган фактор да. Артык тән массасы шикәр авыруы барлыкка килүгә сәбәп булып тора, бавыр зыян күрә, кан басымы күтәрелеп, йөрәк-кан тамырлары авырулары барлыкка килә, торак-хәрәкәт системасы зур йөкләнешкә дучар була. Үсмерләрдә шулай ук бу репродуктив система өлгерү процессы бозылуга китерә. Алга таба бу репродуктив функцияләрдә тискәре чагылыш табарга мөмкин.

Фото: freepik.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading