16+

Аллергияне ОРВИдан ничек аерырга?

Яз көне аллергикның тормышы көндәлек сынауга әверелә. Чөнки урамга чыгу белән төчкерә, йөткерә башлыйсың, күзләрнең кыруына түзәр хәл юк.

Аллергияне ОРВИдан ничек аерырга?

Яз көне аллергикның тормышы көндәлек сынауга әверелә. Чөнки урамга чыгу белән төчкерә, йөткерә башлыйсың, күзләрнең кыруына түзәр хәл юк.

Организмны үзгәртеп булмый, ләкин аллерген тәэсирен киметергә мөмкин. Агач чәчәк аткан чорда үз халәтеңне ничек җиңеләйтергә? Шул хакта сөйлибез.

Яз көне аллергияне нәрсә уята?
•    Агачлар тарата торган серкә аллергия сәбәпчесе булып тора. Мартның 20ләрендә, беренчеләрдән булып, зирек чәчәк ата башлый. Аның серкәсе иң көчле аллергеннарның берсе. Агач серкәсен апрель уртасына кадәр тарата.
•    Зирек белән бер тирәдә чикләвек куаклыгы чәчәк ата башлый. Бераз соңрак, апрельнең икенче яртысы һәм майда алар рәтенә өрәңге, тал, тирәк, корыч-агач, карама, каен өстәлә. Каен аллергиклар өчен аеруча зур кыенлыклар китерә. Ул бик вак һәм җиңел серкә бүлеп чыгара һәм ул ерак араларга тарала.
•    Һавадагы серкә күләме һава торышына карый: каты җил һәм яңгыр вакытында аллергеннар концентрациясе кояшлы коры һава торышы булгандагыга караганда кимрәк.

Аллергияне ОРВИдан ничек аерырга?
Аллергияне ОРВИ белән бутаучылар шактый. Чөнки сезонлы чәчәк атуга организмның “җавабы” вируслы инфекция йоктыру билгеләренә охшаш.
Шулай булгач, аллергияне ОРВИдан ничек аерырга соң?
•    Аллергия булганда тән температурасы күтәрелми.
•    Тән сызлаулары һәм авыртулары бары тик ОРВИга хас.
•    Гомуми хәлсезлекнең ике очракта да булуы ихтимал.
•    Томау ОРВИга да, аллергиягә дә хас. Әмма аллергия вакытында борыннан бары тик төссез сыекча гына ага. ОРВИ очрагында ул яшелле-сарылы куе була.
•    Йөткерү шулай ук икесенә дә хас булырга мөмкин. Әмма аллергия вакытында ул һәрвакыт коры булачак, буылып йөткерүләр дә еш кына аның билгесе.
•    ОРВИга тын бетүләр, буылулар хас түгел. Бу нәкъ менә аллергия билгесе.
•    Күз кычытуы һәм кызаруы шулай ук чәчәк атуга реакция.
•    Төчкерү ОРВИ вакытында сирәк булырга мөмкин. Ә менә аллергиянең бу төп билгеләреннән берсе.
•    Аллергиянең дәвамлылыгы атналарга һәм хәтта айларга сузылырга мөмкин.

Аллергеннардан үз-үзеңне ничек сакларга?
Үзеңне агач серкәсеннән тулысынча чикләп булмый. Әмма һәр аллергикның тормышын җиңеләйтә торган кагыйдәләр бар.
•    Урамга чыгу вакытын дөрес сайлагыз. Яңгырдан соң өйдән чыгу хәерлерәк: ул серкәләрне җиргә сеңдерә, сулавы җиңеләя. Кичен урамда йөрүләр, көндезгегә караганда, яхшырак. Ул вакытта һавадагы аллергеннар тупланышы азрак. Су тирәсендәге маршрутларны сайласагыз яхшы.
•    Өс киемегезгә игътибар итегез. Чәчләрегезне баш киеме белән каплагыз, бу рәвешле аларда серкә азрак тупланачак. Киң кояштан саклый торган күзлек киегез. Бу рәвешле аллергеннарга күзнең лайлалы тышчасына үтеп керүенә киртә куела.

•    Гигиена кагыйдәләрен үтәгез. Бит, муен, кулларны мөмкин кадәр ешрак юыгыз. Урамнан керүгә үк юыныгыз, аллергеннарга тиредә калырга мөмкинлек бирмәгез. Борынны тозлы су белән чайкатыгыз.
•    Киемне алмаштырып торыгыз. Урамнан керүгә өс киемнәрен өйнекенә алмаштырыгыз. Урамда йөргәннәрен юарга салыгыз. Керләрне балконда киптермәгез: анда аларга серкәләр кунуы бар.
•    Өйне җыештырыгыз. Тузанны мөмкин кадәр ешрак сөртеп торыгыз, һава дымландыргычы куегыз. Тузан җыя торган әйберләрне: келәм, йомшак уенчыклар, калын тәрәзә пәрдәләрен алып торыгыз. Бүлмәне кичләрен, аллергеннар азрак булган вакытта җилләтегез.

Аллергияне дәвалап буламы?
Әйе, аллергия билгеләрен киметә торган препаратлар бар. Аларны табиб-аллерголог билгели. 
Гадәттә, алар ике дәвалау төрен тәкъдим итә:
Хәлне җиңеләйтә торган препаратлар: антигистаминлы дарулар, спрейлар, күзгә тамыза торганнар, стероидлы һәм гормональ чаралар.
Имммун терапия үтү: терапия нәтиҗәсендә организм аллергия реакциясенә киртә булырдай антитәнчекләр бүлеп чыгара башлый.

Гүзәл Камалова әзерләде.
Фото: https://www.freepik.com/

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading