Күз авырулары арасында иң еш очрый торганы - катаракта. Аннан кала макулодистрофия һәм глаукома авырулары.
- Әмма бу авырулар бик төрле. Глаукома еш очрамаса да, аны дәвалап булмый. Инвалидлык алу сәбәпләре арасында әлеге авыру икенче урында тора. Кызганыч, күп очракта ул бернинди дә билгеләрсез генә узарга мөмкин. Табибка мөрәҗәгать иткәч кенә авыруның бер күзе бөтенләй күрмәве ачыклана, - диде Казан дәүләт медицина университетының офтальмология кафедрасы мөдире Александр Самойлов журналистлар белән очрашу вакытында.
Республика клиник офтальмология хастаханәсенең баш табибы Айдар Әмиров әйтүенчә, биредә ел саен 30 мең операция ясала.
- Әлеге операцияләрнең күбесе түләүле. Бушлай операцияләрне күбрәк тә ясар идек, әлбәттә, әмма бу финанслау белән бәйле. Бездә зур чират дип тә кистереп әйтеп булмый. Кайбер төр операцияләр өчен, мәсәлән, катарактага бар. Чөнки ул планлы хирургиягә карый. Аңа операцияне бер, хәтта берничә елдан соң да ясарга мөмкин. Нәтиҗәсе барыбер яхшы булачак. Ә глаукома, челтәр катлавына зыян килгән кешеләргә тиз арада ярдәм күрсәтелә. Мондый операцияләр белән проблемалар юк, - ди ул.
Соңгы елларда күз авырулары «яшәрә». Табиблар әйтүенчә, барлык мөрәҗәгать итүчеләрнең якынча 30 проценты - яшьләр, дөрес, алар күп очракта күзлекләрен салыр, ягъни матурлык өчен операциягә килә. Тормышыбызга компьютер, һәр төрле гаджетлар күбрәк үтеп кергән саен, «коры күз» билгеләре дә шулкадәр ешрак очрый. Бу - күзнең кызаруы һәм кибүе дигәнне аңлатты. Әлеге авыру якынча ун еллар элек кенә барлыкка килде, ди табиблар.
- Экологиянең тәэсире бик зур. Моңа кадәр әлеге диагноз зурларга куелса, тиздән балаларда да ачыклана башлаячак. Уйлап карагыз әле, шәһәрдә яшәүче кайсыгызның соңгы тапкыр офык сызыгын күргәне бар? Ни өчен диңгезчеләр һәм биек йортларда яшәүчеләр яхшы күрә? Чөнки аларның еракка карау мөмкинлеге бар. Без бит гел якында торган әсбапларга гына карыйбыз. Гаджетлардан еш файдаланабыз, компьютер каршында күп утырабыз, хәтта урамга чыккач та, күзебез биналарга төшә. Офиска кергәч, караш дивар белән чикләнә. Нәтиҗәдә күзләребез якынга гына карарга ияләшә. Ә авыл җирләрендә яшәүчеләр кырларны, офыкны күзәтә ала, яшеллек эчендә яши, шуңа күрә дә алар яхшырак күрә, - ди Айдар Әмиров.
Хәер, журналистлар белән очрашуның җитди сәбәпләре дә бар иде. Казан офтальмология мәктәбе тарихы бу көннәрдә зур вакыйгаларны билгеләп үтә. Казан офтальмология хастаханәсе - 95, Казан дәүләт медицина университетының офтальмология кафедрасы - 150, Казан офтальмология җәмгыяте - 110, Казан дәүләт медицина академиясенең офтальмология кафедрасы 95 еллыгын каршылый. Шушы уңайдан Казанга Россия төбәкләреннән 1500 белгеч конференциягә җыелды.
- Мондый саллы даталар белән бик азлар гына мактана ала. Россиядә безнеке кебек клиникалар нибары дүртәү генә. Ел саен Казан медицина академиясе һәм медицина университеты 20 белгеч әзерләп чыгара, - ди Айдар Әмиров.
Казанда кадрлар кытлыгы булмаса да, Татарстан районнарында офтальмологлар җитми. Андый районнарда яшәүчеләр өчен дә Казан табиблары ярдәмгә килә. Алар айга бер мәртәбә барып, халыкка медицина ярдәме күрсәтә.
Фото: reiki1.ru
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Комментарийлар