16+

Иң авыр “кара” эш тә, төннәрен кизү торулар да куркытмый

25 ел үткәнгә кайтып, яңадан һөнәр сайларга туры килсә, һичшиксез, яңадан шәфкать туташы булыр идем, ди ул.

Иң авыр “кара” эш тә, төннәрен кизү торулар да куркытмый

25 ел үткәнгә кайтып, яңадан һөнәр сайларга туры килсә, һичшиксез, яңадан шәфкать туташы булыр идем, ди ул.

Альбина Хәлиуллина ике дистә елдан артык элек сайлаган юлына, тәүге тапкыр аяк баскан балалар хастаханәсенә тугры кала. Аның йомшак куллары, назлы карашы, җылы мөгалләмәсе ничәмә-ничә сырхау баланың хәлен җиңеләйтергә ярдәм иткән.   

Сәламәтлек саклау өлкәсе турында сөйли башласак, нигәдер, нигездә, табибларны югарыга чөябез. Шәфкать туташлары эше исә ышыктарак кала. Ә бит алар башкарган хезмәт иң җаваплыларның берсе, табиблар да үзенең уң кулы булган ярдәмчеләрдән башка эше дә ай-һай нишләр иде икән?! Чөнки хастаханәләрдә барлык бурычларның 80 проценты диярлек нәкъ менә кече медицина хезмәткәрләре җилкәсенә туры килә. Әмма әлеге авырлыклардан курыкмаган шәфкать ияләре арабызда бик күп. Альбина Хәлиуллина шуларның берсе.

Казанның Мирный бистәсендә туып үскән кыз кечкенәдән авыр эштән курыкмаган. Үз йортлары белән торгач, шәһәр кызы булса да, аңа мич ягып, өй җылытырга да, урамдагы колонкадан су ташырга да туры килгән. Үзеннән 7 яшькә кечерәк сеңлесе Алсуны балалар бакчасыннан алып кайту, әти-әнисе эштә чакта аны карап тору да Альбина вазыйфаларына кергән. Үзе дә бала гына булса да, кечкенәдән гаять җаваплы, тырыш кыз өчен бу эшләр бер дә кыен булып тоелмаган. Бигрәк тә нәни сеңлекәше белән мәш килүдән аеруча тәм тапкан ул. Балаларны ярату канына сеңгән булса кирәк.  “Табиблы” уены исә кечкенәдән аның өчен иң мавыктыргычлардан булган.

Сәгатьләр буе курчакларга укол салып, аларны дәвалап тәм тапкан ул. Нәселендә медицина хезмәткәрләре дә булмаган, югыйсә. Әтисе – төзүче, әнисе – пешекче. Әмма күңеле белән Альбина никтер һаман сәламәтлек саклау тармагына тартылган. Җәйге каникулларга дәү әни-дәү әтисе янына кайткач та, өй каршысындагы медпункт аның өчен тартым көченә ия булган. Ак халатлы фельдшер апа Марусядан башка балалар бераз шүрләсә дә, Альбина өчен ул бер дә куркыныч булып тоелмый. Көн дә аның янына кереп, дәү-әнисе кебек якын итеп сөйләшкән, ревит витаминнары белән сыйлаган, бушаган дару савытларын уйнарга биреп чыгарган Маруся апасы Альбинаның шәфкать туташы булу хыялын ныгыта.

Мәктәпне тәмамлагач, ике дә уйламыйча, документлары медицина көллиятенә илтеп тапшыра ул. Өч ел тырышып белем туплап, практикаларда беренче эш тәҗрибәләрен алганнан соң, кыз инде дүртенче курста ук кече шәфкать туташы булып эшкә урнаша. Казанның 18нче балалар хастаханәсе аның өчен бүгенгәчә беренче һәм бердәнбер эш урыны булып тора. Биредә ул нәниләргә карата булган назын да чагылдыра, авыруларга терелергә ярдәм итүдә үз өлешен дә кертә. Укудан соң тизрәк эшкә чабулар, кече шәфкать туташы җилкәсенә төшкән иң авыр “кара” эш тә, төннәрен кизү торулар, кечкенә хезмәт хакы да куркытмый Альбинаны. 

Тырыш кызны хастаханәдә дә күреп алалар. Иңде көллиятне тәмамлаганнан соң, ул пульманология бүлегендә шәфкать туташы булып эшли башлый. Параллель рәвештә Казан дәүләт педагогия университетында “педагог-психолог” юнәлеше буенча читтән торып югары белем ала. Авыру балалар белән эш итүдә, аларның күңеленә сукмак салуда бу белемнәр бик тә ярап куя. Шәфкать туташы эше бит дару өләшү, укол салудан гына тормый, җылы мөгалләмә, тәмле тел үзе үк савыктыруда зур урын алып тора дип юкка гына әйтмиләр. Балалар белән эш иткәндә, бу бигрәк тә мөһим. 

Холкы буенча сабыр, тыныч, эшенә гаять җаваплы караган шәфкать туташы хезмәттәшләре арасында да, җитәкчелек тарафыннан да хөрмәт казана. Тәҗрибәсе арткач, 2017 елда аңа гаять мөһим бурычны – балалар стационарының өлкән шәфкать туташы вазыйфасын ышанып тапшыралар. Бүгенге көнгә кадәр ул аны намуслы башкара.

Альбина эшеннән генә түгел, гаиләсеннән дә уңган.  Менә инде 15 ел ул иптәше Илнур белән бәхетле гомер кичерә, бергәләп өч бала тәрбияләп үстерәләр. Олы кызлары Диләрә 7 сыйныфта, Самира кызлары 4 сыйныфта укый, уллары Әмир әле балалар бакчасында гына. Альбина сүзләренчә, балалар авырмыйча тормый, медицина белеме аңа гаилә тормышында да бик ярдәм итә. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading