16+

Бала алып кайтырга ниятләгән парлар өч ай алдан әзерләнә башларга тиеш

Татарстанда репродуктив сәламәтлек мәсьәләләре бик кискен тора.

Бала алып кайтырга ниятләгән парлар өч ай алдан әзерләнә башларга тиеш

Татарстанда репродуктив сәламәтлек мәсьәләләре бик кискен тора.

Яшь парлар бәби алып кайтырга ашыкмый, инде әти-әни булырга карар кылганнар да, бу адымга әзерлексез бара. Балага узуда кыенлыклар кичергән парлар саны артуы шулай ук борчу тудыра. Аның каравы, кайберәүләр балага узып та, Аллаһы Тәгалә биргән бүләктән баш тартып, аборт ясата.

Бәбигә узганчы табибтан рөхсәт ал 
Республикада хатын-кызлар беренче нарасыен уртача 29 яшьтә таба, ди Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының репродуктив сәламәтлеге буенча баш белгеч Фирая Сабирова. Яшьләрнең бүген җенси тормышка шактый иртә аяк басуын исәпкә алсаң, бала табуны шушы яшькә кадәр кичектерү бер дә уңай нәтиҗәләр бирми.  Бу вакыт эчендә кичерелгән төрле инфекцияләр аркасында балага узып та, йөклелеген күтәрә алмаганнар яки булачак баланың сәламәтлегенә зыян килгән очраклар бик күп. Парларның 15-17 проценты исә бик тә сөенеп бала арбасы тирбәтер иде дә, авырга уза алмыйлар. Элек баласызлыкта күбрәк хатын-кызларны гына гаепле итсәләр, бүген “баласызлык” диагнозлы ир-атлар саны арта.  

30 яшькә якынлашканда әни булу карарын кабул итүчеләр инде уйлап эш итәргә тиеш кебек.  Әмма гүзәл затларның күпчелеге табибларга балага узгач кына мөрәҗәгать итә икән. Бу исә йөклелек вакытында шактый гына зур кыенлыкларга китерергә мөмкин. Исәпкә куйгач, булачак әнине төрле белгечләр тикшерергә тотына һәм бу этапта еш кына төрле чирләр ачыклана.  

Фирая Сабирова сүзләренчә, бала алып кайтырга ниятләгән парлар, бу җитди адымга кимендә өч ай алдан әзерләнә башларга тиеш. Бу очракта белгечләр булачак әнине һәм әтине тикшереп, йөклелеккә комачаулый алырдай факторларны ачыклый һәм тиешле дәвалау билгели ала. Әгәр барысы да тиешенчә эшләнгән булса, бала үсеш алмау, көмәннең төшүе яки тумыштан килгән патологияле сабый туу очракларын бермә-бер киметергә мөмкин. Чирләр инде хатын-кыз балага узгач ачыкланса, табиблар, күпчелектә, көчсез була. Шуңа күрә хәзерге вакытта республиканың берничә шәһәрендә яшь парларга ЗАГСта ук “Яшь пар сертификаты” тапшыра башлаганнар. Ул ир һәм хатынга шәхси клиникада бушлау тикшеренү узу мөмкинлеге бирә. Якындагы вакытта бала алып кайтырга теләүчеләргә йөклелеккә әзерлек буенча киңәшләр бирелә. Әле әти-әни вазыйфасына әзерлексезләргә котрацепция буенча консультация уздырыла. 

Диспансеризация генә димә
Быелдан бөтен Россия буенча диспансеризация программасына хатын-кызларның да, ир-атларның да репродуктив сәламәтлеген тикшерү кертелгән. Әйтик, 18-49 яшьләрдәге хатын-кызларны ике төркемгә бүлеп карыйлар. 18дән 29 яшькә кадәрге һәм 30дан 49 яшькә кадәрге гүзәл затларга каралган тикшерүләр берникадәр аерыла.

- Яшьрәк төркем беренче этапта гинеколог аша уза, микроскопия, онкоцитология үткәрелә һәм ПЦР методы ярдәмендә җенси юл белән күчә торган инфекцияләргә тикшерелә. Өлкәнрәк төркем инфекцияләрне ачыклаудан тыш, шул ук тикшеренүләрне уза. Әгәр дә кирәк икән, икенче этапта хатын-кызларга өстәмә тикшерүләр билгеләнә, - дип сөйләде Фирая Сабирова.

Ир-атларның репродуктив сәламәтлеген тикшерүгә исә сәламәтлек саклау системасы бөтенләй әзерлексез булып чыккан. Көчле затларны тикшерергә бөтенләй урын юк икән. Поликлиникаларда уролог кабинетлары булдыруга әле керешкәннәр, спермограмма үткәрүне дә гамәлгә кертү планлаштырыла. Алга таба бу эшкә тагын да җитдирәк карап, бу кабинетларны ир-ат сәламәтлеге үзәге итү планнары да бар.

Күңелнең нечкә кылларын тибрәтеп
Республикада абортлар тыелмаса да, табиблар бүген хатын-кызны бөтен мөмкин ысуллар белән бу адымнан баш тартырга күндерергә тырышалар. Узган елда Казанда бу максаттан Кризислы йөклелек үзәге булдырылды. Хәзерге вакытта бөтен Татарстан территориясен зоналарга бүлеп, тагын 8 шундый филиал ачылган. Аларда балага уза алмаган парлар белән эшләүдән тыш, йөклелеген төшерергә карар кылганнарны яхшылап уйларга өндиләр.   Абортка барырга теләгән хатын-кызларны иң алдан шундагы белгечләргә консультациягә юнәлтәләр. 

- Республикабызда абортлар тыелмаган, әмма бу адымга барыр алдыннан хатын-кыз яхшылап уйларга тиеш. Хатын-кызга тиешле игътибар бирсәң, аның хокукларын аңлатсаң, кайчак ирен дә җәлеп итсәң, югары нәтиҗәлелеккә ирешелә. Быел шул рәвешле 1500 йөклелекне саклап кала алдык. Беренче саннарны күргәч, үзебез дә шаккаттык, - ди Медицина университеты клиникасы баш табибы урынбасары Светлана Гобәйдуллина.

Хатын-кызны йөклелелеген саклап калырга үгетләү йомшак кына, күңелнең нечкә кылларын тибрәтү юлы белән башкарыла икән. Әйтик, кабинетларның берсен бала табу йорты каршында ачканнар.  Абортка барырга карар кылган гүзәл затны сабый тоткан бәхетле парлар чыккан вакытка билгелиләр. Коридорларда матур нарасыйлар портретлары урнаштырыла, булачак әнигә УЗИ ясаганда, нәнине күрсәтәләр, аның йөрәк тибешен ишеттерәләр. Акушер-гинеколог үз тәҗрибәсеннән бәхетле әниләр турында хәлләрне сөйли, психолог шулай ук әни булу бәхете хакында фикерли.  60 процент очракта бу үзенең уңай нәтиҗәсен бирә икән.

Фото: freepik.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading