16+

«Баланың акыл ягыннан зәгыйфь, даун булып туачагы билгеле була икән, анага йөклелекне өзәргә тәкъдим итә алалар»

Казан бала тудыру йортларының берсендә инвалид бала тапкан бер танышыма акушер: «Бәлки баладан баш тартырсыз?» - дигән. Медицина хезмәткәрләре мондый тәкъдим ясый аламы?

«Баланың акыл ягыннан зәгыйфь, даун булып туачагы билгеле була икән, анага йөклелекне өзәргә тәкъдим итә алалар»

Казан бала тудыру йортларының берсендә инвалид бала тапкан бер танышыма акушер: «Бәлки баладан баш тартырсыз?» - дигән. Медицина хезмәткәрләре мондый тәкъдим ясый аламы?

Исемем редакция өчен, Казан.


Татарстан сәламәтлек саклау министры Адел Вафин аңлатуынча, медицина хезмәткәрләренең әнисен аннан баш тартырга өндәве һөнәри җавапсызлыкны, профессиональ таләпләрне тиешенчә үтәмәүне күрсәтә.

- Бу - беренче чиратта, кеше факторы. Бер генә белгеч тә бала тууга аның инвалид, йә акыл ягыннан зәгыйфь булачагын ышандырып әйтә алмый. Ананың баласына булган мәхәббәте, тырышлыгы могҗиза тудырырга сәләтле икәнен беләбез. Дәвалану нәтиҗәсендә савыккан балалар да җитәрлек, - ди министр.

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының балаларга медицина ярдәме күрсәтүне һәм бала табу хезмәтен оештыру бүлеге башлыгы Елена Игнашина әйтүенчә, хәзер медицина туганчы ук баланың сәламәтлеген бәяләргә мөмкинлек бирә. Авырлы хатын-кыз йөклелек чорында табиб күзәтүе астында була. Яралгыга 14-17 атнада ук аның организмындагы тайпылышларны 95 процент төгәллек белән ачыкларга мөмкинлек биргән тикшерүләр бар.

- Әгәр баланың акыл ягыннан зәгыйфь, даун булып туачагы билгеле була икән, табиблар киңәшләшкәннән соң, анага йөклелекне өзәргә тәкъдим итә алалар. Бу бары әнинең үз ризалыгы белән башкарыла. Бала тудыру йортларында, хатын-кызлар консультацияләрендә аналар белән эшләүче психологлар да бар, - диде Елена Игнашина.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading