16+

Барлык авыртулар да умыртка баганасыннан килә. Нишләргә?

Соңгы елларда умыртка баганасына зарар килеп мөрәҗәгать итүче пациентлар саны арткан. Элек, әйтик, умырткалыкта бүсер өлкәннәр авыруы дип саналса, хәзер хәл үзгәргән. Яшь балаларда да күзәтелә икән ул. Төп сәбәбе – организмга кальций җитмәү. Моңа өстәп, аз хәрәкәтләнәбез, дөрес утырмыйбыз. 

Соңгы елларда умыртка баганасына зарар килеп мөрәҗәгать итүче пациентлар саны арткан. Элек, әйтик, умырткалыкта бүсер өлкәннәр авыруы дип саналса, хәзер хәл үзгәргән. Яшь балаларда да күзәтелә икән ул. Төп сәбәбе – организмга кальций җитмәү. Моңа өстәп, аз хәрәкәтләнәбез, дөрес утырмыйбыз. 

Умыртка баганасын ничек сакларга һәм моның өчен нинди кисәтү чаралары бар, бу хакта табиб-травматолог, ортопед Илдар Ваһапов белән сөйләштек.
– Умыртка баганасы, күкрәк, бил авыртуына нәрсә сәбәпче була?
– Борынгы кытайлылар: “Барлык авыртулар да умыртка баганасыннан килә”, – дигән. Умыртка баганасына зыян килгән икән, баш әйләнү барлыкка килә, кан басымы күтәрелә. Моннан тыш, кул сызлый, ашказаны, йөрәк авырта башлый. Әйтик, умыртканың муен өлешендәге сөяге чыккан булса, кеше мигрень белән интегә, сулыш алуы авырлаша. Авырту кулларга да китә, бармаклар ойый башлый. Болар – умыртканың муен өлешендәге тайпылышлардан килеп чыккан авырулар.
Умыртка баганасына бәйле проблемалар башка төр авырулар белән тыгыз бәйләнгән булырга мөмкин. Әйтик, умыртка баганасында бүсер булса, кеше баш авырту һәм әйләнүдән зарланачак. Шулай ук мигрень барлыкка килә, сулыш алу авырлаша, артериаль кан басымы да артырга мөмкин. Безнең заманага хас чирләрнең берсе ул.
Умырткалыктагы 34 умыртканың һәрберсе организмның аерым бер органы белән тоташкан һәм аларның күчүе күп төрле чирләр барлыкка килүгә сәбәпче булып тора. Ә аларның кайсысы урыныннан күчүен табиблар, массаж ясаучылар яисә мануаль терапевтлар гына билгели ала.

– Остеопатка барыр алдыннан пациент үзе белән нинди төр документлар алып килергә һәм ничек әзерләнергә тиеш?
– Үзегез белән табиб бәяләмәләрен яки авыру тарихыннан өземтәләрне алыгыз. Бигрәк тә олы яшьтәге кешеләргә компьютер томографиясе, магнит-резонанс томографиясе һәм УЗИ үтәргә киңәш итәр идем. Шулай ук онкомаркерлар, ә ир-атларга ПСАга анализ тапшыру да киңәш ителә. Бизәнү әйберләре (колак алкалары, йөзек) өйдә калдырыгыз. Табибка барыр алдыннан бер сәгать кала ашап алыгыз, чөнки остеопат эчке органнарыгызны да тикшерергә мөмкин. Табибның барлык киңәшләрен үтәгез. Кайчак билгеле бер проблеманы бер сеанс эчендә дә хәл итеп була. Уртача остеопатик дәвалау курсы ай дәвамында өч тапкыр табибка күренүдән тора. 
Остеопат билгеләгән дәвалану курсы башка табибларны алмаштыра алмый. Әгәр остеопат сезне тар белгечкә (мәсәлән, кардиологка) җибәрә икән, димәк, сезнең проблема аның эшчәнлеге белән бәйле түгел.

– Умыртка баганасы белән бәйле авырулар күзәтелгәндә ничек тукланырга? 
– Бодай, арыш, карабодай, ясмык, көнбагыш шытымнары файдалы, аларны салатларга кушып ашагыз. Ризыклар фосфор, кальций, магний, калийга бай булсын. Әлеге матдәләр майлы эремчек, кәбестә, кишер, әстерхан чикләвеге, ногыт борчагы, дөге, борчак, чөгендер, урман чикләвегендә бар. Шулай ук сөт эчәргә, эремчек, сырлар ашарга киңәш итәм. 

Сәламәтлегебезнең торышы күп очракта үзебездән тора. Умыртка баганасын саклау өчен профилактик чаралар күрергә кирәк, ди табиб һәм сезгә кайбер файдалы күнегүләр тәкъдим итә.
Әлеге күнегүләр аркага яткан килеш ясала.
1. Кулларны өскә сузарга, бер үк вакытта ике кулны өскә һәм бер аякның үкчәсен аска тартырга кирәк. Җидегә кадәр санаганчы шулай тотарга. Шуннан соң икенче аяк үкчәсен тартырга.
2. “Алтын балык”. Башны башта бер якка, аннары икенче якка борырга. Аяк очларын баш белән бер үк вакытта уңга-сулга яткырырга. Әлеге күнегүне өч минут дәвамында ясарга. 
3. “Волейбол” күнегүе варикоздан саклый, кан йөрешен яхшырта, инсульт килеп чыгу куркынычын киметә һәм тромблар барлыкка килүне кисәтә. Яткан килеш аяк-кул белән волейбол уйнарга, ягъни туп сикерткән кебек хәрәкәтләр ясарга кирәк. Бу күнегүне ун минут ясарга. Ял иткәндә, сулыш күнегүләрен ясау файдалы. Моның өчен учларны кушып куярга, аяк табаннарын берләштерергә кирәк. Куллар белән өскә-аска хәрәкәтләр ясап, дөрес итеп суларга. Сулыш алганда эчне кабартырга, сулыш чыгарганда, эчеңне үзеңә тартырга.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading