16+

Бөергә таш утырса

Күпләр, тикшеренгән вакытта бөерләрендә, сидек куыгында яки сидек юлында таш барлыгы ачыкланса, аптырашта кала: ничек барлыкка килгән ул, каян җыелган, болай сиздергәне дә булмады бит үзе?

Бөергә таш утырса

Күпләр, тикшеренгән вакытта бөерләрендә, сидек куыгында яки сидек юлында таш барлыгы ачыкланса, аптырашта кала: ничек барлыкка килгән ул, каян җыелган, болай сиздергәне дә булмады бит үзе?

Ләкин моннан әллә ни куркырга кирәкми, ди табиблар, чөнки хәзерге медицина ташларны алдырырга гына түгел, ә аларның кабат барлыкка килүен булдырмый калырга да мөмкинлек бирә.

Бөерләрдә таш барлыкка килүнең төп сәбәпләреннән берсе - матдәләр алмашы бозылу. Моның нәтиҗәсендә бөерләрдә эреми торган тозлар җыела. Башта алар кечкенә генә кристаллар - ком рәвешендә хасил була. Бу вакытта бөерләрдә ком җыелуын бары тик ультратавыш ярдәмендә генә ачыкларга мөмкин. Вакыт үтү белән, вак  - вак кристаллар берләшеп, эреми торган ташларга әверелә. Даими рәвештә тикшеренеп тормасаң, таш барлыгы ул зураеп беткәч кенә билгеле була. Матдәләр алмашының кайсы реакциясе бозылуга бәйле рәвештә, организмда күптөрле тозлар барлыкка килә: уратлар, фосфатлар, оксалатлар һ.б.

Бөерләрдә ташлар барлыкка килү нәселдәнлеккә дә нык бәйләнгән. Шулай ук аңа тагын башка бик күп факторлар да йогынты ясый: эссе климат, суның составы (кальций күп булган каты су), борычлы һәм әче ризыкларны күп ашау, витаминнарның азлыгы, ультрашәмәхә нурларның җитәрлек күләмдә булмавы, ашказаны һәм эчәклек хроник авырулары, организмдагы сыеклыкның кимүе һ.б. сәбәпләр. Ташлар белән көрәшне вакытында башламасаң, ул бөер һәм җенес органнары авыруларын китереп чыгарырга мөмкин: пиелонефрит, гидронефроз, нефроптоз һ.б.

Билме, бөерме? Күпләргә таныштыр бу халәт: кисәк кенә бил турысы авыртып китә дә, ни торып, ни атлап, ни утырып булмый. Бу көчле авыртуның сәбәбе исә күп очракта бөерләрдә таш барлыкка килү була. Авырту хәрәкәтләнгән, гәүдә торышын үзгәрткән вакытта аеруча көчәеп китә. Әгәр дә таш бөерләрдән сидек юлына эләксә, авырту эчнең аскы өлешенә, җенес органнарына, аякларга күчә. Таш сидек юлын тулысынча капласа, сидек бөерләрдә җыелып кала һәм нәтиҗәдә бөер чәнчүе барлыкка килә (почечная колика): билдә барлыкка килгән көчле авырту тиз арада эчкә тарала.

Беренче ярдәм: бөер чәнчүе вакытында беренче ярдәм буларак тиз арада җылы ванна керергә яки билгә җылыткыч куярга кирәк, аннан спазмаларга каршы һәм авыртуны баса торган дару эчеп, ашыгыч ярдәм чакырту зарур. Эретергәме, әллә вакларгамы? Хастаханәгә килгәч тә, авыруга беренче эш итеп гомуми кан анализы, УЗИ һәм сидек чыгу юлының рентгены ясала.

Ташның сидек куыгында булу мөмкинлегенә шик туса, цистоскопия үткәрелә. Таш әллә ни зур түгел икән, авыруга консерватив дәвалану ысулы ярдәмгә килә: ташларны эретер, комнарны чыгарыр өчен, махсус диета билгеләнә һәм препаратлар языла. Диета исә ташның төренә бәйле һәм аерым бер продуктларны чикләүдән гыйбарәт. Әйтик, урат ташлары барлыкка килгән очракта, бавыр, бөер, ми кебек ризыкларны, ит шулпасы, тәмләткечләр, ветчина, казылык ашау тыела.

Фосфат ташлары барлыкка килгән икән, рационда, киресенчә, ит ризыкларын арттырырга кирәк, ди табиблар, камыр ризыклары, үсемлек мае да файдага булыр, ә менә сөт продуктларын чикләргә киңәш ителә. Фосфат ташлары барлыкка килгәндә, җиләк-җимеш һәм яшелчә ашауны да бераз киметергә кушалар. Оксалат ташлары барлыкка килсә, салат, кузгалак, лимон, мүк җиләге, апельсин, бәрәңге һәм сөт ризыкларын ашау катгый тыела. Эндоскопик хирургия - зур ташларны алдыруның бердәнбер ысулы. Сидек юлындагы ташларны сидек куыгына төшерәләр һәм эндоскоп белән алалар.

Таш сидек куыгында булса, ташларны цистоскоп аша ваклыйлар. Бу операциянең нәтиҗәсе булмаса, сидек куыгына операция ясала. Ташларны электромагнит дулкыннар белән ваклау ысулын дистанцион литотрипсия дип атыйлар. Бу иң кулай ысуллардан санала. Бөердә җыелган ташларны эретергә үләннәрдән ясалган төнәтмә ярдәмгә килер, әмма табиб белән киңәшләшү мәҗбүри: 10 гр рәвәҗ тамырын, 25 гр меңъяфрак (ярмабаш, ак мәтрүшкә) үләнен, 15 гр үлмәс гөл чәчәген бергә болгатып, 1 аш кашыгы әлеге катнашманы 1 стакан кайнар суда төнәтергә. Суынгач, ашар алдыннан ярты сәгать кала ярты стакан эчәргә.

Игътибар! Бөерләрендә таш барлыкка килгән кешегә көнгә 8 - 10 стакан чиста су эчәргә киңәш ителә. Бу берьюлы шуның кадәр су эчәргә дигән сүз түгел, көн дәвамында шул күләмдә сыеклык кабул итү мөһим. Йоклар алдыннан да көн саен 1 стакан су эчеп ятыгыз, чөнки организмга 8-9 сәгатькә якын сусыз торырга туры киләчәк. Тагын шунысы әһәмиятле - грейпфрут согын эчү киңәш ителми.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading