Министр әйтүенчә, еш кына кеше авырый, әмма ахыр чиккә кадәр табибка мөрәҗәгать итми, дәваланганнан соң да хастаханадә тикшеренеп тормаучылар бар. Әмма, ахырдан соң булуы бар. Шуңа да нәрсә борчый, барысын да табибка яшерми сөйләргә кирәк, үз белдеклегең белән дәвалану яман нәтиҗәләргә китерергә мөмкин.
Бүген республикада 20 юнәлеш буенча югары технологияле медицина ярдәме күрсәтә торган 15 учреждение санала. Казаннан тыш Чаллы, Әлмәт шәһәрендә йөрәк- кан тамырлары авыруларына уңышлы операцияләр ясала. Әле яңа ел алдыннан гына Әлмәттә «Татнефть» медицина санитар бүлегендә ачылган гибрид операция бүлеге кардиохирургия буенча тагын да күбрәк операцияләр ясарга мөмкинлек бирәчәк. Диспансеризация кысаларында онкологик авыруларны беренчел стадиядә ачыклау өчен бушлай анализлар алына. Медицина учреждениеләрен төзекләндерү, яңа объектларны кулланышка тапшыру өлкәсенә килгәндә, соңгы өч елда төзелеш өчен 10 миллиард сумнан артык акча тотылган. Быел сафка баскан Иннополис шәһәрендәге медицина үзәгендә терәк-хәрәкәтләнү аппараты авырулары белән бәйле 30 меңгә якын операция ясала. Авырулар операциядән соң сыйфатлы тернәкләнү курслары уза алсын өчен хастаханәнең ике каты шуның өчен каралган. Көн саен авыруларны махсус автобуста алып килеп, дәвалау сеанслары уздыралар. Ярты ел эчендә 350 гә якын кеше тернәкләнү узган. Республика клиник хастаханәсе каршында ачылган перинаталь үзәк тә - зур вакыйга. Йөклелекне саклап калу, сәламәт бала тудыруга юнәлдерелгән әлеге киң профильле үзәк 100 хатын-кызга исәпләнгән. Фельдшер акушерлык пунктлары салдыру да авыл җирендә медицина ярдәме күрсәтү дәрәҗәсен арттыра, халыкка беренчел ярдәм күрсәтүдә уңайлыклар тудыра.
Комментарийлар