16+

Бәйрәмнәрдә табиблар ничек эшли?

Казандагы стационарлар, бала тудыру йортлары 31 декабрьдән 10 гыйнварга кадәр тәүлек буе эшләячәк. Пациентларны яшәү урынына карап кабул итәләр.

Бәйрәмнәрдә табиблар ничек эшли?

Казандагы стационарлар, бала тудыру йортлары 31 декабрьдән 10 гыйнварга кадәр тәүлек буе эшләячәк. Пациентларны яшәү урынына карап кабул итәләр.

Зурлар сырхауханәләре 31 декабрь, 9 гыйнвар шимбә графигы буенча эшләячәк. 1-8 гыйнварга кадәр бәйрәм графигы нигезендә (9.00-17.00 сәгатьләр) эшләячәк. 1, 2, 3, 5, 7 гыйнварда терапевт бригадалары кизү торачак. 4, 6, 8 гыйнварда сырхауханәләр көчәйтелгән режимга күчә. Ягъни бу көннәрдә пациентларны тар белгечләр дә кабул итәчәк, рентген кабинетлары, лаборатория, кичектергесез ярдәм кабинетлары да эшләячәк.

Казанда травмотология пунктлары ялларда тәүлек буе эшли. Ярдәм кирәк кешеләр Казанның 7нче шәһәр клиник хастаханәсе (522-67-46), 12нче шәһәр клиник хастаханәсе (571-10-96), 7нче шәһәр сырхауханәсенең (293-13-67) травмпунктларына мөрәҗәгать итә ала.

Балалар сырхауханәләре 1, 3, 7, 10 гыйнварда 9.00-15.00 сәгатьтә кабул итәчәк. Участок педиатрларын өйгә чакырту мөмкинлеге дә бар. 31 декабрь, 2, 5, 9гыйнварда эш сәгате 9дан кичке 5кә кадәр. 4, 6, 8 гыйнварда көчәйтелгән режимда 9.00-17.00 сәгатькә кадәр эшләячәк.
Балалар имгәнгән очракта травмотология бүлекләре каралган.

1нче шәһәр балалар клиник хастаханәсе 2, 4, 5, 6, 8, 9 гыйнварда сәгать 9дан кичке 7гә кадәр, 31декабрь, 1, 7, 10 гыйнварда 9.00-15.00гә кадәр эшли.

Республика балалар клиник хастаханәсенең травмпункты ялларда тәүлек буе пациентларны кабул итә.

Олылар теш дәвалау сырхауханәләре 31 декабрь шимбә графигы буенча, 1- 9 гыйнварда сәгать 9.00-15.00 кадәр эшли.

Балалар теш дәвалау сырхауханәләре: 31 декабрь, 1, 2, 4, 5, 6, 7, 8, 9 гыйнварда 9.00дән 15.00гә кадәр кабул итә.

Шәһәр стоматологиясенең 4нче филиалы 3 гыйнвар көнне 9.00 -18.00гә кадәр, Авиатөзелеш районындагы консультатив диагностика үзәге 10 гыйнварда

9.00-18.00гә кадәр эшли. Теш сызлаганда Чернышевский урамы 10/6 йортында урнашкан кичектергесез ярдәм күрсәтү үзәгенә (291-01-03) тәүлекнең теләсә кайсы вакытында мөрәҗәгать итәргә була.

Анна Арахамия фотолары

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading