16+

“Дару эчеп ябыгырга язмасын...”: бадлар бәласе

Күптән түгел инстаграмдагы дусларым арасына витаминнар, бадлар сата торган ислам кибете килеп кушылды. Составы хәләл, мөселманнарга ярый торган әйберләр сатыла икән монда. Рекламаларына караганда, Төркия, Канада, АКШ һәм башка күп кенә илләрдән турыдан-туры кайтартыла торган бадлар. Бик күп чирләрдән файда да вәгъдә итәләр: югары кан басымы, чәч коелу, зоб, балага уза алмау, җенси көчсезлек, тазару, ябыгу, түбән гемоглабин һәм башкалар.

“Дару эчеп ябыгырга язмасын...”: бадлар бәласе

Күптән түгел инстаграмдагы дусларым арасына витаминнар, бадлар сата торган ислам кибете килеп кушылды. Составы хәләл, мөселманнарга ярый торган әйберләр сатыла икән монда. Рекламаларына караганда, Төркия, Канада, АКШ һәм башка күп кенә илләрдән турыдан-туры кайтартыла торган бадлар. Бик күп чирләрдән файда да вәгъдә итәләр: югары кан басымы, чәч коелу, зоб, балага уза алмау, җенси көчсезлек, тазару, ябыгу, түбән гемоглабин һәм башкалар.

Ник икәнен аңламый идем әле
Күпчелек хатын-кызлар кебек, ябыгу мәсьәләсе минем өчен дә ят түгел. Уены-чыны бергә, “ябыгыр өчен нәрсә ашыйм икән” нәселеннән мин дә. Көннәрнең берсендә яңа кушылган инстаграм битендә шәп кенә реклама пәйда булды. Үләннәрдән генә, бер ай эчендә әллә тагын 12 килога кадәр ябыктыра торган, табигый составлы ике төрле бад тәкъдим ителгән иде анда. Иң җәлеп иткәне: бернинди көч куймыйча, диета тотмыйча, спорт белән шөгыльләнмичә генә ябыктыра диелгән! Кызыкмаган җиреңнән кызыгырсың! Әле тәндәге май катламы корсак, бот, култык асты кебек авыр ябыгыла торган урыннардан китәчәк, дип тә өстәгәннәр. Бәясен кызыксынып сораган идем, бер курс, ягъни 36 төймә өчен 2500 сум диде аккаунт хуҗасы. 

Дипломлы нутрицолог буларак ышандырып әйтә алам, үлеп терелсәң дә бер айда тәнгә җыелган майны 12 кило күләмендә киметеп булмый. Организмнан су, кирәкле элементлар китәргә мөмкин, ләкин ул күләмдә май берничек тә китә алмый. Нормада бер атнада 1-2 килодан артык (кешенең авырлыгына карап) ябыгырга киңәш ителми, чөнки  организм эшчәнлегенә зыян килә, еллар үтү белән ул күз күрмәгән, колак ишетмәгән чирләр, җитешсезлекләр китереп чыгарырга мөмкин. Шуларны белгән хәлдә тиз ябыгуга мин гомумән бик сак карыйм.

Интернет киңлекләрендә теге бадлар турында эзләнә башладым. Аның “Липотрим” дигәне, имеш Англиядә чыгарыла. Составында гарциния дигән үлән экстракты. Азия, Австралия, Африка илләрендә үсә торган мәңге яшел агач җимеше ул. Ашказаны эшчәнлегенә булыша, туклану хисен тизрәк сиздерә, дип яза “википедия” иптәш. Икенче бадның исеме “Фатзорб”. Анысын французлар уйлап чыгарган, диләр. Анысы да үләннәрдән генә тора, тышлыгында “Франциядә эшләнгән” дип язылган. Ул арада, бәлки бәясе белән кызыксынганга күрәдер, теге яңа аккаунттан хат килеп төште. “Бадларга акция башланды. Алырга теләмисезме?” – дип сорыйлар. Бәясе 1800 сумга төшкән. “Акция кайчанга хәтле барачак?” – дип кызыксынам. “Сатып бетергәнче”, – ди сатучы.

“Ябыккан кеше бармы соң, алалармы?” – дип төпченүемне дәвам итәм. “Алалар, бер алган кеше икенче тапкыр килеп ала, отзывлар бик күп. Бу ике бад бик “ходовой”. Гел бетеп тора”, – ди әңгәмәдәшем. Шуннан кибетләренә сатып алучылардан килгән җавапларның скриннарын җибәрә башлады. Кемдер 8 килога ябыккан, кемдер тагын да күбрәк. Гел су эчәсе килү, аппетит югалу, азрак баш әйләнү кебек тискәре якларын да күрсәткәннәр. Берникадәр вакыт узгач кереп карасам, теге реклама юкка чыккан, актуаль сторизларда да мәгълүмат сакланмаган. Кызыксынып язам инде боларга: “Ябыктыра торган бадларыгыз беттемени, алмакчы идем...” Әйе, аларны бик тиз алып бетерәләр, ди сатучы. Тагын кайчан булыр икән соң, дим. Бүтән булмаячак, дип җавап кайтардылар миңа. Әлеге җавап, никтер, шикләремне тагын да арттырып кына җибәрде. Ләкин нәрсәдән һәм ник шикләнгәнлегемне әлегә аңламый идем.

70тә әйбәт булган икән әле, хәзер менә 90га җиттем...
Икенче баланы тапканда бала тудыру йортында бергә яткан 7-8 хатын белән нык кына дуслашып киттек. Аралашу ватсапта ясалган төркемдә дәвам итте. Төркемдә ябыгу темасы әледән-әле кузгатылып тора. Кайчандыр 90 кило булган Алена эндокринолог, терапевт киңәше белән даруханәдән алынган дару ярдәмендә ябыкты. Аны рецептсыз бирмиләр, чөнки составында “сибутрамин” дигән наркотик матдә бар, шуңа күрә аны табиб күзәтчелегендә торып кына эчәргә ярый, ди. Үзәк нерв системасына тәэсир итеп, ашыйсы килү теләген баса икән. Алена сүзләренә караганда, ул даруны эчкәндә ашау бөтенләй онытыла. Гел су эчәсе килә. Йокы кача. Йөрәк сикерә, баш әйләнә, косасы килә, “җен котыра” башлый. Ябыгу курсын көчкә үтте. “Тиешле авырлыкка җитсәм, күп ашамас идем. Ябыгуы бигрәк авыр”, – дип зарлана иде.

Хәзерге вакытта ул тулысынча дөрес туклану рәвешен саклый. “Дару эчеп ябыгырга язмасын”, – ди. Аңа кызыгып икенче әниебез дә алып карады ул даруны, урау-урау юллар аша, рецептсыз гына. Алай да була икән! “Акылдан язам бугай, үземне үзем күрә алмыйм”, – дип, психикасына бәрә башлагач, эчеп бетермәгән килеш чыгарып ташлады. Аларга кызыгып, шул ук даруны эчкән өченче әниебез ике ел элек матур гына гәүдәле булса, хәзер 18 килога артты. Аппетитны тыя алмыйм, ди, тазаруын дәвам итә. “70 кило чагымда әйбәт булганмын икән. Менә хәзер 90га җиттем”, – дип елый. 

Мин – алыпсатар, миндә юк...
Шушы хәлләрне уйлыйм да, миңа тәкъдим ителгән бадлар турындагы скриннар искә төшә. Анда да күбесе су эчәсе килә, ашыйсы килми, дип язган бит. Бадларның составында төп кушылма – гарциния үләне. Аның үзлекләре арасында ашказаны эшчәнлеген җайга сала, токсиннарны, шлакларны чыгара, диелгән. Су эчәсе килү, баш авырту кебек тискәре күренешләрен беркайда да тапмадым. Бу бадлар составында шул ук сибутрамин булырга мөмкин, дигән уй сыздырып узды.

Инстаграмга кереп, янә эзләнә башладым. Баксаң, күрсәң, әлеге бадларны сату бүгенге көндә чәчәк атып ятучы бизнес икән бит. Бер кабын 1200 сумнан 3500 сумга кадәр саталар. Ләкин рәсми кибетләрдә һәм даруханәләрдә алар юк. Рекламада калын хәрефләр белән: “Мошенниклардан сакланыгыз! Оригинал бад кына ябыктыра һәм сәламәтлеккә зыян китерми! Арзанлыга кызыкмагыз!” – диелә. Төрле мәгълүматларга караганда, бу бадларга сорау күп булганлыктан, аларны ялганлап сатучылар күбәеп киткән. Әгәр кәефегез кырылып, үзегезне начар хис итсәгез, ябыга алмасагыз, ашыйсы килү теләге бетмәсә, димәк, сезгә ялган бад эләккән. Аларны бары тик интернет аша гына саталар. Казанда да сатучылар бар. Бад сатучылар үзләрен яшерә. Товарга алдан түләп, такси аша җибәрү ягын “каералар”. Шуларның берсенә язам: 
– Оригиналмы? – дим. Янәсе, мин – темада. 
– Әйе, – ди сатучы, – алган очракта сез моның шулай булуына үзегез дә инаначаксыз.
– Ә документлары бармы соң? Сертификат?
– Мин бит кибет түгел, алыпсатар, миндә андый документлар юк, – ди әңгәмәдәшем. 
–  Ә сез әлеге бадлар составында сибутрамин булмавын төгәл беләсезме? – дим. 
– Җитештерүче язмаган бит!
– Мин бу бадларны Россиядә сатыла торган бадлар исемлегендә тапмадым, – дим.
– Алар бит даруханә аша сатылмый, бәлки, шуңа тапмагансыздыр!
Бөтен дәлилләмә шул...

Оригинал – бары тик сайт аркылы!
Реклама бирүче видеоларда, гадәттә, әлеге бадларның тимер савытларын әйләндереп-әйләндереп күрсәтәләр. Штрих-коды, җитештерүченең рәсми сайт адресы, янәсе, күрсәтелгән. Гугл аша кереп карасаң, рус телендәге рәсми сайтлар (!) бик күбәеп китә. Һәркайсында билгеле бер форманы тутырырга, телефон номерын күрсәтергә кирәк. Шуннан соң компания менеджеры үзе элемтәгә чыгарга тиеш. Ялган бадка юлыкмас өчен фәкать рәсми сайт аша гына заказ бирәсе, диләр. Ләкин җитештерүченең телефоны да, адресы да, башка бернинди мәгълүмат та юк аларда, булган очракта да – ялган. Кайбер сайтларда русча белешмәлек (аннотация) тәкъдим итә. Ләкин аның машина тәрҗемә иткән текст булуы күренеп тора, җөмләләр, кушымчалар дөрес түгел. 

“Липотрим” тышлыгында инглизчә рәсми сайт адресы күрсәтелгән. Шул адрес буенча кереп карадым, ләкин бадка кагылышлы бер генә мәгълүмат та таба алмадым. Англиядәге “Lipotrim” компаниясе туклану программалары сата. Аларның бу капсулаларны сатуга бернинди дә катнашы юк! Шулай да анда күрсәтелгән электрон почта адресына язып, рекламада күрсәтелгән “Липотрим” фотоларын җибәрдем. “Бу бадларны сез чыгарасызмы, тышлыкта сезнең рәсми сайт адресы күрсәтелгән”, – дип сорадым. Миңа килгән җавап кыска һәм төгәл иде: “They are a fraud.  Nothing to do with us”, ягъни “Алар – мошенник. Безгә катнашы юк”. 

Икенче бадның да сайты күрсәтелгән. Чыннан да, сылтама аша узган очракта “Фатзорб” дигән язулы сайтка килеп чыгасың. Чыннан да, шундый ук исемле бадлар күрсәтелә анда. Ләкин бадларның тышлыгы бүтән. Алар капсулада да түгел. Имейл-адресларын табып, бездә сатыла торган “Фатзорб”ларның (алар берничә төрле) фотоларын теркәп, аларга да хат язып җибәрдем: “Бу бадлар сездә эшләнәме, аларның тышлыгында җитештерүче буларак сезнең адрес күрсәтелгән?” Алынган җавап шулай ук кыска иде: “Hello This is FAKE product. We don’t sell FAKE product (“Болар – ялган продукт. Без ялган продукт чыгармыйбыз”).
Шулай булгач, оригиналмы, юкмы, бу бадларның һәркайсы ялган булып чыга түгелме соң... 

“Мөселман” сүзе мөселманга билгеләмә бирми
Гадәттә, мөэмин мөселман, теләсә нинди, бигрәк тә капсуладагы даруны сатып алыр алдыннан, аның составын җентекләп тикшерә. Чөнки күп очракта капсулаларны ясаганда желатин кулланыла. Ул, билгеле булганча, хайван сөякләреннән дә ясала. Мөселман өчен аның хәләл булуы шарт! Составка әйләнеп кайтсак, анда капсула эчендәге үләннәр турында гына әйтелә, капсула турында бер сүз дә юк! Шунысы гына да шикләнер өчен зур җирлек бирә түгелме? Ни өчен инстаграммда ачылган мөселман кибетләрендә моңа игътибар итүче юк икән? Монысы да минем өчен бик сәер тоела. Хәер, аларның хуҗалары мөселман булмаска да мөмкин. Ислам продуктлары дип позицияләнгән бер аккаунтны озаклап карап утырдым. 90 меңнән артык кеше язылган аңа. Ышанычлы аккаунт булмаса, шул кадәр кеше языла алмас иде, дим. Ләкин постларны, алар астында язылганнары укый башлагач, тагын бер факт ачыкланды: кайсы гына постны ачсам да, фото астында бер үк кешеләр яза. Язган җөмләләрендә гел бер үк төрле сүзләр: “Сез әйбәт әйберләр сатасыз!” “Сезнең аккаунт бик яхшы, уңышлар сезгә!” “Бу бад яхшы продукт” һәм башкалар... “Накрутка” төшенчәсен белгәннәргә моның нәрсә икәнен аңлатып торырга кирәкми, әлбәттә. Аккаунтка язылган кешеләрне башка бер максат берләштерә булып чыга. Димәк, “мөселман”, “ислам” сүзләре генә дәлил була алмый бу очракта, ә бары тик ышандыру хисен арттыру өчен “маркетинг алымы” буларак кына кулланылган булып чыга. 

Гугл аша “липотрим”, “фатзорб” дип керсәң төгәл мәгълүмат табып булмый. Киресенчә, берсеннән-берсе уздырып реклама ясый торган ялган сайтлар гына ачыла башлый. Ә менә сибутраминлы ябыктыру бадлары дисәң, җинаять тематикасына багышланган бик күп мәкалә килеп чыга. Әйтик, узган ел Махачкалада яшәүче бер ханымны “Липотрим” капсулаларын сатып алганы һәм сатканы өчен суд хөкеменә тартканнар. Чөнки экспертиза “Липотрим” эчендә сибутрамин булуын күрсәткән. Шул ук елның августында Мәскәү өлкәсендә таможня хезмәткәрләре 38 яшьлек ир-атны посылка белән тоткарлаган. Посылкада “Фотзарб” тартмалары булган. РФ гражданины аларга Казахстаннан, интернет аша заказ биргән булган. Экспертлар капсулалар эчендә сибутрамин булуын раслаганнар. Мондый мисаллар бик күп, моңа бәйле җинаять очраклары көн саен диярлек ачыкланып тора икән ләбаса! 

Закон ни ди?
Сибутрамин – организмга бик нык тәсэир итә торган көчле психотроп матдә. Рроссия Хөкүмәтенең 964нче номерлы карары белән 2007 елда ул катгый исәптә тотыла торган көчле һәм агулы матдәләр исемлегенә кертелгән. Димәк, мондый матдә кушылган препаратлар, бадлар фәкать даруханә аша, рецепт буенча гына сатыла, табибның җитди контролендә генә кулланыла ала. Әгәр дә кеше чит ил аша бад кайтарта һәм аның составында шушы матдә булуы ачыклана икән, заказ бирүче дә, заказны җибәрүче дә җинаятьче булып чыга. Бу очракта РФ Җинаять кодексының 226.1 статьясы буенча 3 елдан 7 елга кадәр иректән мәхрүм ителү яный. Димәк, ябыгам дип, артык авырлыктан гына түгел, иркен тормыштан да колак кагарга мөмкин. Сак булыгыз, алданмагыз! Һәр ялтыраган нәрсә – алтын түгел, ди халык. Тикшерергә, төпченергә иренмәгез, сәламәтлек – тиңсез байлык!

Әлфия Закирова.

Фото: https://pixabay.com/ru

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X