300 миллион кеше әлеге авыр халәттән интегә һәм шуларның нибары 8 миллины гына ярдәм ала…
Үзебезнең өр-яңа видео-проектыбызда без нәкъ менә әлеге четерекле теманы күтәрдек.
“Әйдә, сөйләшик!” дип аталган подкастыбызның берничә кызыклы һәм файдалы өзеген әлеге язмада тәкъдим итәбез. Көзге депрессия ничек барлыкка килә? Аның сәбәпләре һәм аннан чыгу юллары нинди? Бу һәм башка сорауларга җавапны психология фәннәре магистры, психолог, арт-терапевт Чулпан Нигъмәтҗанова-Гарәфиева табарга булышты!
Көзге күңел төшенкелеге белән көзге депрессия ничек аерыла?
Көзге күңел төшенкелеге – сезонлы, нормаль күренеш, һава торышы үзгәрү белән бәйле рәвештә без стресс кичерәбез. Күңел төшенкелеге вакытында укуда-эштән арыганлык барлыкка килә: берни эшлисе килми, кәеф юк һәм гадәти булган әйберләр шатландырмый башлый. Депрессия исә күпкә авыррак халәт, диагноз дип тә әйтер идем, чөнки ул озак вакыт дәвам итеп хроник авыруга да әверелергә мөмкин. Искәртеп узарга кирәк, әлеге авыр халәтне үзең генә җиңеп чыгып булмый, белгечләргә мөрәбәгать итү зарур. Депрессиянең симптомнарына килсәк, беренчедән, йокы режимы бозылу. Аннары кәеф төшү, көч-аппетит югалу яисә бөтенләй булмау, җәмгыятьтән читләшү... Күкрәктә авырлык хисе туа, баш авыртулар һәм башка соматик симптомнар да күзәтелергә мөмкин.
Көзге депрессиянең сәбәпләре
Көзге депрессиянең бер сәбәбе, мисал өчен, көн яктылыгы азаю, кояш нурлары җитмәү. Бу чорда баш миендә серотонин, норадреналин, дофамин, ягъни бәхет горомннары аз күләмдә эшләп чыгарыла башлый. Димәк, чиста бәхет гормоны организмда азая, чөнки мелатонин – йокы гормоны арта! Физик һәм психологик яктан активлык кими. Организм энергияне саклый торган режимга күчә. Кояш яктысы йокы, пульс, артериаль басым өчен җаваплы торган баш миендәге аерым өлкәсенә йогынты ясый.
Хатын-кызлар депрессиягә ешрак бирелә?!
Психологик яктан карасак, депрессиягә күбрәк хатын-кызлар бирелә, чөнки алар эмоциональ кешеләр, ир-атлар исә күпкә тыныч, сабыр. Хатын-кызлар, гомумән, күп энергиясен уйлап, тегендә-монда чабып бетерә. Бүгенге җәмгыятьтә һәр гүзәл зат ул – герой дип әйтәсем килә: кияүгә дә чыга, бала да таба, бизнес та алып бара, кайдадыр укый, белем ала, өстәмә тагын нәрсәдер эшли... Аның бик күп функцияләре бар, һәм моның өчен бихисап көч-энергия кирәк.
Ирләр ни өчен психологка мөрәҗәгать итми?
Ир-атларны кечкенәдән “Еларга ярамый” дип өйрәтә киләләр. Гомер буе алар шушы сүзләргә тугры калып яши бирә. Медицина ягыннан статистиканы карасак, ир кешеләр йөрәк авырулары белән ешрак авырыйлар һәм шул рәвешле якты дөньядан алданрак та китеп баралар. Эчтә барысын да җыялар-җыялар, ә йөрәк түзми һәм бер мәлдә ул туктый... Мондый аянычлы хәлләр булмасын өчен психологик яктан үз-үзеңә ярдәм итәргә, психологларга күренергә кирәк! Олы яшьтәге ир-атлар исә моны аңламый һәм аңламыячак та, ә менә яшь егетләр психология белән кызыксына. Минем практикада да клиентларым арасында ир-егетләр бик күп.
Балаларда көзге депрессиянең чагылышы
Еш кына балалар белән дэ эш алып барырга туры килә. 4 яшьтән алып 14 яшькә кадәрге балалар килә, гадәттә. Симптомнарга килгәндә, олыларныкы белән ниндидер аерма юк. Балалар көйсезләнә башлый, аппетитлары югала, хәлләре бетә, йокылары кача. Мәсәлән, аларның бит инде яраткан уенчыклары, шөгыльләре була, ә депрессия вакытында бу кызыксынулар, хәтта уенчыклар шатлык һәм рәхәтлек хисен бирми башлый. Балалар олылар кебек хис-кичерешләрен аңлатып бирә алмый. Хәтта үзләренең эмоциональ халәтен алар аңлап бетерми. Кечкенә балаларда депрессия күренешләре соматик симптомнар белән дә бәйле икәнен ассызыклап узарга кирәк: еш авырый башлау, хәл, энергия бетү, аллергия барлыкка килү.
Ни өчен эмоцияләрне вакытында кичерергә кирәк?
Хис-кичерешләрне вакытында уздырып җибәрергә кирәк! Әгәр берәр мөһим вакыйга дәвамында, әйләнә-тирәдә кешеләр күп икән, монда елап басып торып булмый, билгеле. “Җебеп төшкән. Елак”, - дип уйларга мөмкиннәр, шулай бит? Безнең исә үзебезне кимсетәсе килми! Шуңа күрә кайбер вакытта үзебезне контрольдә тотып калырга тиешбез: “Тынычлан, хәзер елап булмый. Үз-үзеңне кулга ал”, - дип баш миенә сигнал биергә кирәк. Бөтенләй бу кешеләр яныннан, әлеге мөһим чарадан яисә күңелгә тия торган темадан чыгып китү юлларын да эзләргә була (көлә). Аннары көн азагында, өйдә булганда исә әлеге хискә кире әйләне кайтырга рөхсәт бирәбез. Ни өчен шулай кирәк? Чыкмаган эмоцияләр җыелып, бер мәлдә психосоматик авыру китереп чыгарырга мөмкиннәр!
Көзге депрессиядән чыгу юллары
Беренчедән, булган кояшлы көннәрне күңел түребездә саклап куярга тиешбез. Матур һава торышы торган көннәр булса, урманга барырга киңәш итәм. Без – табигать балалары, саф һавада йөрү сәламәтлек өчен дә, психологик халәтебез өчен дә бик файдалы! Шулай ук спорт, физик активлык белән шөгыльләнергә кирәк. Дөрес туклануны да онытмыйк, кайчан һәм нәрсә ашаганыбызны контрольдә тоту мөһим. Өстәлебездә һәрвакыт витаминнарга бай җиләк-җимешләр, файдалы үләнле чәйләр булсын иде. Алар иммунитетны гына ныгытып калмый, психологик халәтне дә яхшырта! Массаж курсларын алуны да тәкъдим итәсем килә. Массаж кан әйләнешен яхшырта, баш миен кислород белән тукландыра, кан яхшырак йөрү сәбәпле баш мие активрак эшли башлый.
Көзге депрессиягә бирелмәс өчен шулай ук яңа һөнәр, кызыксынуларга да алынып карарга киңәш итәм! Тормышны яңа, якты төсләр белән бизәп җибәрү мөһим әйбер. Концерт-театрлар турында да онытмагыз!
Фото: ru.freepik.com
Комментарийлар