Безнең организм – бик акыллы система. Аны тыңлый белергә генә кирәк. Һәр авыруның нигезендә психологик проблемалар ятуын белә идегезме әле? Психолог Руфия Кашева фикеренчә, һәр авыруны да җиңеп була. Аның асылын гына табарга кирәк.
– Руфия, социаль челтәрдәге шәхси аккаунтыгызда кешенең психолог авыруларын, шул исәптән психологиягә бәйле килеп чыккан физиологик чирләрен дәвалау өчен диагностика үткәрү кирәк, дигәнсез. Моны ничек башкарасыз? Ул нәрсәләрне ачыкларга ярдәм итә?
– Диагностика – мини-консультация кебек 20 минутлык бушлай сессия. Аның төп максаты – физик авыруның психологик сәбәпләрен табу. Диагностика видео шалтырату форматында алып барыла. Клиент барлык зарлары, авыру билгеләре хакында сөйли, һәм мин, психолог буларак, аңа авыруның психологик сәбәпләрен аңларга булышам. Без клиент белән аны бу хәлгә китергән нәрсәне анализлыйбыз. Нәтиҗәдә, клиент психология күзлегеннән аны бу хәлгә китереп җиткергән сәбәпләрне аңлый башлый. Нинди вакыйгалар, тормышка һәм кешеләргә карашның ролен карыйбыз.
– Кеше үз организмын тыңлый белергә тиеш, диләр. Кайчан эшләргә, кайчан ял итәргә икәнен ул үзе әйтә. Психологик яктан карасак, моны ничек аңлатып була? Органнар баш миенә нинди дә булса сигнал җибәрәме? Әллә башкачамы?
– Безнең организм бик акыллы система, анда һәр күзәнәк кеше өчен эшли, ә аңа каршы түгел. Безнең тән һәм психика, акыл бер-берсе белән тыгыз бәйләнештә. Берәр нәрсә турында уйлауга, ул сигнал организмга җибәрелә. Яисә киресенчә, организм хәзер игътибарны кая юнәлтергә сигнал бирә ала. Кеше тик торганнан салкын тиеп кенә авырырга мөмкин. Тән арып, ял итәсе килсә, аның температурасы күтәрелүе бар. Моны тәннән баш миенә сигнал итеп кабул итәргә кирәк. Димәк, соңгы вакытта бик күп эш җыелган һәм тән тәнәфессез эшли башлаган дигән сүз.
– Аңлавымча, һәр авыруга психологик аңлатма биреп була. Кайберләре хакында аңлатыбрак сөйләсәгез иде. Мисал өчен: инсульт, инфаркт, диабет, рак, югары кан басымы, гастрит, буын авырулары нәрсәдән килеп чыга?
– Дөрес әйтәсез. Барлык физик авыруларның да диярлек психологик сәбәпләре бар. Мәсәлән, йөрәк өянәге һәм инсульт кешенең хис-кичерешләре эмоциональ мөмкинлекләреннән артып китүен күрсәтә. Кеше башкаларның мәхәббәтен яулап алу өчен бар көчен куя, ләкин үзен яратмый, үзенә тулы һәм шат тормыш белән яшәргә мөмкинлек бирми. Үзенең ихтыяҗларына һәм теләкләренә игътибар итүдән туктый.
Диабет эмоциональ проблемаларны күрсәтә. Хисләр, теләкләр һәм акыл арасында туры килмәүдән килеп чыгарга мөмкин. Кагыйдә буларак, андый кешеләр бик тәэсирле, тугры һәм тирә-яктагы кешеләр турында кайгыртырга тырыша.
Рак – кеше озак вакыт эчендә йөртә торган тискәре эмоцияләр нәтиҗәсе. Яман шеш еш кына дәваланмаган балачак травмасы сәбәпле дә була. Кире кагылган, ташланган, гаделсезлек һәм башкалар белән очрашкан кешеләрдә, мәсәлән.
Югары кан басымы бик тә җаваплы, якыннарын һәрвакыт бәхетле итәргә тырышучыларда була. Бу “авыр йөк” кешеләргә психологик яктан басым ясый һәм кан басым күтәрелә башлый.
Гастрит билгеле бер кешене яки ситуацияне кабул итә алмау белән бәйле. Бу бик кире кеше, ул кешеләргә яраклаша алмый. Андыйлар үзенә ошамаган кешене яки вакыйганы “йомып” кала белми.
Буыннар белән проблемалар карар кабул итә белмәүче, үзенә ышанмаучыларда була. Шулай ук арыганлык, гамәлләр кылырга теләмәү дә мондый проблемаларга китерә. Кеше үзенең теләкләрен блокка куя, шуңа күрә буыннар да блокланган.
– Мондый авыруларны психолог ярдәмендә җиңеп яисә җиңеләйтеп буламы?
– Психолог кешегә нинди вакыйгалар, яшәү рәвеше һәм карашлар аны авыруга китергәнен аңларга булыша. Бу сәбәпләрне белгәч, проблеманы чишәргә була. Авыруның сәбәбе – баланың анага карата кечкенәдән калган үпкәсендә булырга мөмкин. Классташларының даими кимсетелүе яки үзен корбан позициясенә кую һәм башка сәбәпләр булуы ихтимал. Сәбәпләр күп һәм алар барысы да индивидуаль. Кешенең фикер йөртүен үзгәртү һәм яңа мөнәсәбәтләр төзү – озак һәм катлаулы процесс. Психолог кешегә юл күрсәтергә һәм аңа авырлыкларны җиңәргә, кирәкле нәтиҗәгә килергә ярдәм итәр өчен кирәк.
Психологик яктан сәламәт булу өчен берничә киңәш
1. Эш һәм ял итү өчен вакытны дөрес бүлергә кирәк.
2. Тәүлегенә ким дигәндә, 6 сәгать йокларга (8 булса, тагын да яхшырак).
3. Витаминнар һәм минераллар кирәкле күләмдә булсын өчен дөрес тукланырга. Йөреп яисә хәрәкәт вакытында түгел, утырып ашагыз.
4. Спорт белән шөгыльләнегез.
5. Саф һавада ешрак йөрегез.
6. Йоклар алдыннан ким дигәндә бер сәгать алдан теләсә нинди экраннан баш тартыгыз. Шулай итеп баш мие тынычланырга һәм йокыга көйләнергә вакыт таба. Телефон һәм телевизор урынына китап уку яхшырак.
7. Кызыклы шөгыль яисә хобби табыгыз.
8. Ихтыяҗларыгызны һәм теләкләрегезне билгеләгез. Сез тормыштан нәрсә телисез? Нәрсәгә ирешергә телисез? Моның өчен хәзер нәрсә эшлисез? Моны ачыклау сезгә энергиягезне кирәкмәгәнгә тотмаска һәм вакытыгызны әрәм итмәскә ярдәм итәчәк.
Фото: https://pixabay.com/ru
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар