16+

Гомер озынлыгы 72гә җитәрме? Үлемнәр саны бер төшәрме?

2021 ел нәтиҗәләре буенча, Казанда үлем-китем коэффициенты 1 мең кешегә 14,5не тәшкил иткән. Алдагы елда бу күрсәткеч 12,8не тәшкил иткән. Пандемиягә кадәр, ягъни 2019 да бөтенләй дә 11 генә булган.  Шуңа да карамастан, Мәскәү һәм Санкт-Петербург белән чагыштырганда, Казанда халык саны табигый юл белән акрынрак кими дигән нәтиҗәгә килгәннәр (коэффициент -2).

Гомер озынлыгы 72гә җитәрме? Үлемнәр саны бер төшәрме?

2021 ел нәтиҗәләре буенча, Казанда үлем-китем коэффициенты 1 мең кешегә 14,5не тәшкил иткән. Алдагы елда бу күрсәткеч 12,8не тәшкил иткән. Пандемиягә кадәр, ягъни 2019 да бөтенләй дә 11 генә булган.  Шуңа да карамастан, Мәскәү һәм Санкт-Петербург белән чагыштырганда, Казанда халык саны табигый юл белән акрынрак кими дигән нәтиҗәгә килгәннәр (коэффициент -2).

Бу – балаларның күпләп тууы бәрабәренә ирешелгән нәтиҗә. Чөнки 2021 елда башкалада 15 763 бала дөньяга аваз салган (2020 ел белән чагыштырганда 412гә күбрәк).
– Максатыбыз үлем санын киметеп, гомер озынлыгын 72 яшькә кадәр арттыру, ә гомуми үлемнәр буенча коэффицинтны 13кә кадәр төшерү. Кызганычка каршы коронавирус җитди үзгәрешләр кертте. Гәрчә Казан, Идел буе федераль округында моңа кагылышлы күрсәткечләр буенча иң түбән баскычта. Россия буенча чагыштырсак, анда бу сан 16,7не тәшкил итә, – диде Татарстан сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков Казан шәһәре сәламәтлек саклау идарәсе коллегиясе утырышында.

Балалар үлемен киметүгә аеруча зур игътибар бирелә. Моның өчен узган ел медицина оешмалары арасында перинаталь консилиум булдырылган. Анда Казан Дәүләт медицина академиясенең акушерлык һәм гинекология кафедрасы да катнаша. Шул дәвер эчендә 124 консилиум үткәрелгән һәм бу эшнең нәтиҗәләре дә бар. Балалар үлеме буенча коэффициент 3,6га төшкән. Әниләр арасында да гомерләре өзелгәннәр саны кимү күзәтелә. Хатын-кызлар консультацияләре хәзер көн саен йөкле хатын-кызларның хәлен контрольдә тотарга һәм мәгълүматларны ресурс үзәгенә тапшырырга тиеш.
– Бу вәзгыятьне үз кулыбызга алырга һәм аның тирәнәюенә юл куймаска мөмкинлек бирде, – диләр сәламәтлек саклау идарәсендә.

Ә менә онкология юнәлешендә Казан табиблары зур уңышларга ирештек дип мактана алмый әле. Медицина хезмәткәрләре бу өлкәдә күрсәткечләрнең тискәре булуына коронавирус аркасында диспанцеризациянең үткәрелмәве сәбәпче дип саный.

Сәламәтлек саклау министры урынбасары, Казан Башкарма комитетының Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Владимир Жаворонков, хәзергә авыруның башлангыч чорында ачыклый торган бердәнбер инструмент ул – диспанцеризация, ди.

Бу процесс, караудан алып, ачыкланган авыруларны дәвалауга кадәр булган берничә өлештән тора. Диспанцеризацияне 100 меңнән артык казанлы узган, шуларның 73 меңе икенче этапны үткән, – ди Жаворонков.

Ковид, әлбәттә, соңгы ике елда табибларның төп дошманына әйләнде. Узган ел республиканың һәм Казанның барлык медицина оешмалары көчәйтелгән режимда эшләде. Аеруча вакцина ясауга зур игътибар бирелде. Казанда моның өчен 42дән алып 57гә кадәр вакцина ясау пунктлары ачылды. Шул исәптән, мобиль пунктлар да эшләде. Кайбер вакцина пунктлары тәүлек дәвамында халыкка хезмәт күрсәтте. Бу эштә 650дән артык медицина хезмәткәре катнашкан һәм алар 1,5 миллионнан  артык инъекция ясаган.

Яңа шартларда пациентларга өйдә хезмәт күрсәтү күләме артты. Казан мэры Илсур Метшин тәкъдиме белән Башкарма комитет хезмәткәрләре үзләренең эш автомобильләрен поликлиникаларга тапшырды. Коронаврус белән көрәшкә өстәмә ярдәм буларак, “Яндекс.Такси”, “Сити-Мобил”, “КанАвто” һәм “ТрансТехСервис” автомобильләре дә эшкә җигелде, диделәр Сәламәтлек саклау идарәсендә.

24/7 режимында айлар дәвамында ковид белән көрәш табибларда да эз калдыра, әлбәттә. Күпләре саклагыч костюмнар эчендә физик яктан гына түгел, ә рухи яктан да “яна”. Шулай да кадрлар мәсьәләсе ул дәрәҗәдә кискен түгел, диләр. Казан хастаханәләрендә табиблар 83,5 процентка, ә урта медицина персоналы 82,5 процентка тупланган. Табибларның эштән китү очраклары да кимегән.

Табибларга рәхмәт йөзеннән Казанның Ершов һәм Чехов урамнары киселешендә сквер булдырылачак. Аның проекты инде эшләнелә башлады, – диде Жаворонков.

Моннан тыш, Дәрвишләр бистәсендә балалар өчен дәваханә, “Весна” торак комплексында балалар һәм олылар өчен дәваханә, “Салават күпере” торак комплексында хатын-кызлар консультациясе, травма үзәк, ашыгыч ярдәм станциясе белән дәваханә төзү планлаштырыла. Казанда шулай ук 480 урынлы балалар хастаханәсе төзеләчәк. Ә “Кояшлы шәһәр”дә, “Спорт станциясе”ндә яшәүчеләр озак көткән балалар һәм олылар дәваханәсе быелның икенче кварталында ачылыр дип вәгъдә бирәләр.  Ветераннар госпитале, 16нчы һәм 2нче номерлы шәһәр хастаханәләре капиталь төзекләндереләчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading